Пешкән җиләк өзеләсе,
Күрүчеләр булганда…
Өлгерүдән, бик кызарып,
«Өзегез» дип торганда.
Җәйләр саен пешә җиләк,
Коела йә, өзелә…
Пешкән җиләк җәен генә,
Кала алмый, көзенә.
Җиләк пешә, өлгерә дә,
Җәйләр өчен тәм кебек.
Пешкән җиләк татый алу,
Күңелләргә ямь кебек.
Вакыт шулай хәл иткәндәй,
Онытылганнар, югалганнар,
Сызылгандай хәтерләрдән,
Кайчан якын була алганнар.
Кемнәр кайда, кемнәр булып,
Ни хәрәкәтләрдә микән…
Бакыйлыкка күчкәннәре…
Кемнәр икән, әле исән…
Билгесезлек хәбәр юктан,
Шактый инде вакыт узган.
Тоташтыра торган күпер,
Төзәтмәслек булып тузган.
Кыска булып уртак язмыш,
Өзекләнгән тоташ юллар…
Аерылышулар, уйда булмый,
Күпме вакыт шундый булган.
Вакытлыча кебек хәзер,
Язмышларның кисәгедәй.
Узылганда, онытылган,
Тормыш юлы исәбедәй…
Кеше яши файда өчен,
Янәшәдә, хайван белән.
Үлчәнәдер ул вакытлар,
Еллар белән, айлар белән.
Эт, мәчеләр, өйдә бергә,
Сыерлары савар өчен.
Кош кортлары асыравы,
Ит, йомырка табар өчен.
Бергә яшәү хайван белән,
Үзгәртмиме кеше аңын…
Онытмыймы вакыт, вакыт,
Тирә якта кеше барын.
Гел булышып хайван белән,
Китермиме хайванлыкка.
Кеше яши алыр микән,
Яннарында хайван юкта.
Хайван кебек кенә караш,
Хисләренә калмый урын.
Файда көтеп бер береңнән.
Бөтен тормыш шулай узыр…
Таныш түгел юллар буйлап,
Гомер юлларында барабыз.
Тәүге тапкыр; инде булганыннан,
Үз юлларыбызны табабыз.
Яңа безгә, тормыш тану юлы,
Ничә буын аны үтсәдә.
Әзер калсын диеп, төзеп безгә,
Маңгай тирен күпме түксәдә.
Юл хисабы, гомер озынлыгы,
Һәр кешенең үэе сукмагы.
Юллар белән бергә аралашып,
Тәкъдир булып безгә кушканы.
Ашыкмыйча, алдашмыйча гына,
Иң кыены… аны үтүе.
Үкенече: Кыйбласыз килеш,
Вакытларның үтеп китүе.
Әзер юллар, без төзисе түгел,
Ул юллардан бары, узасы.
Саклый юлда әдәм балаларын,
Ихлас итеп кылган догасы.
…Яшәешнең шундый йоласы.
Кояш баеый ерак көнбатышта,
«Агыйдельнең аргы ягында».
Офыкларга кереп югала ул,
Күкләр алсуланган чагында.
Кояш сүнә кебек, баеганда,
Якты нурларын ул, яшерә.
Нурлар саны тиңләшә дә кебек,
Кояш гомеренең яшенә.
Караңгылык килә аңа алмашка,
Туктап тора күпме хәрәкәт.
Көн яктысы гына бирә кебек,
Яшәү өчен безгә барәкәт.
Төннәр үтә кайчак таңны көтеп,
Аерыла алмый яктыдан.
Шунан яшәп килә чагыштыру,
Төннәр шикле, көннәр яхшыдан.
Сөн сулары, чишмә башы,
Анда туып үскәнгә.
Сөн агымнарына карап,
Балачаклар үткәнгә
Җыелырга иде бергә,
Сөн буе малайлары.
Чәчләренә корау төшкән,
Замана агайлары.
Ярларында басып торып,
Күзәтеп агымнарын.
Сөн суыдай, гомерләрнең,
Агымда баруларын.
Сөн буеннан күпме язмыш,
Агымнарын башлаган.
Күпмеләре, таба алып,
Бәхет юлын ачмаган…
Сөн буйлары уйландыра,
Искә килеп төшкәндә.
Таллар белән, ярындагы…
Бергәләшеп үскәнгә.
Их, шул Сөн буйлары нигә,
Күңелдә калган микән.
Язмыш буе безне онытмый,
Озатып барган микән…
Кая бара дөнья, кая бара,
Аптырашта кайчак калабыз.
Дөнья түгел без үзебез ахыры,
«Икенчерәк» юллар табабыз.
Кая барсын… шөкер итми генә,
Биргәннәрнең барсын алабыз.
Югалына тормыш барәкәте,
Ерагая бара арабыз…
Бу дөньяның без тузаны гына,
Язмышларның ямен тапмасак.
Барыр юлның, ачык ишекләрен,
Үз кулыбыз белән япмасак.
Кая бара …җитә алырлыкмы,
Безнең акыл, аны аңларга.
Яшәргәме әллә, шөкер итеп,
Тезелешеп аткан таннарга.
Өмет булып, иртәләрең килеп,
Кояшлы көн булса бүгенең.
Язмышларың якты дөнья белән,
Икесе бер булып «үрелер…»
…Кая барылганы күренер.
Караңгылык, олы кара пәрдә,
Рухи яктан, була сукырлык.
Китап сүзен кабул итә алмый,
Вакыт булмый, аны укырлык.
Гыйлем сүзе, белү хикмәтедер,
Таныш булмаганны, яңаны.
Таба алу, җиңел үтә алу,
Бик ерактай булган араны.
Читать дальше