Хыял + Чынбарлык
Шигырь. Том 7. Стихи
Рузил Фазлыев
© Рузил Фазлыев, 2022
ISBN 978-5-0059-1523-8 (т. 7)
ISBN 978-5-0056-9347-1
Создано в интеллектуальной издательской системе Ridero
Бик беләсе килә иртәгәсен,
Ниләр безне көтеп торганын.
Көтмисеңдә кебек алай артык,
Хыялларда гына булганын.
Кайда ничек аның урыннары,
Өметләрең, хыял, чынбарлык…
Авыр сынаулары кайда көтә,
Көчең җитә алып, чыдарлык.
Искитәрлек, кеше язмышлары,
Барысыда аңа бирелгән…
Үзе сайлап барган юлларында,
Таба алу… туры киленгән…
Яхшы әкият кебек бөтен тормыш,
Кызыл сызыкларын тоя алсаң.
Аның чынбарлыгын, хыял белән,
Тоташтырып әгәр куя алсаң.
Үпкәләргә, күңел төшерергә,
Сәбәпләр юк җирдә торганда.
Язмышыңны алдамаска теләп,
Үзеңәдә, ихлас булганда…
Еракларга юллар алып китте,
Туып үсеп җиткән җирләрдән.
Ничә тапкыр хисләр яңаралды,
Шул юллардан кайтып килгәннән.
Каршы ала, озатып кала иде,
Басу капкалары булганда…
Чик сакчысы кебек, үткәннәрне,
Тыныч кына, карап торганда…
Яңгырлары күпме юлдаш булды,
Ул капкалар аша үткәндә…
Күпме кеше белә алмый калган,
Кайта алмаска чыгып киткәндә.
Язмышларны бүлеп урталайга,
Ул капканың ике ягына…
Кушыла алмый, нидер югалгандай,
Җитә алмый кеше җанына.
Сирәк кеше кире бара ала…
Киткән юллар алар, түгелдер.
Үткән юлын сагынып уйланучы,
Моң чолгаган ялгыз күңелдер…
Тарих булып кала балачаклар,
Һәр язмышның үзе тарихы.
Күпме алар сакланырлар икән;
Гомерләрнең үтеп барышы…
Ялан аяк йөрү, иң беренче,
Карлар эреп чирәм чыгуга.
Ачу килеп, үпкәләшеп китү,
Ялгыш кына этеп егуга…
Чиксез кебек колхоз басулары,
Чөгендерен кемнәр оныткан.
Олы кеше кебек караңгыда,
Тәүге тапкыр кайту клубтан…
Каникуллар, колхоз эшләрендә,
Яшьләренә карап эше бар.
Ул вакытны татып карамаган,
Балачакта, нинди кеше бар.
Күпләр белми тирес сугуларны,
«Утын» итеп кышын ягарга.
Буш вакытлар каян булды икән,
Урамнарда, тагы «чабарга»?
Булды микән ат җикмәгән кеше,
Кышын, көзен, җәен, язларын.
Хәтирәләр булып калсаларда,
Үтә алганбыз бит, язганын.
Җәйнең төне урамнарда,
Эселектә… бик тиз сүрелгән.
Караңгылык юрганына,
Бу мизгельдә ул төренгән.
Бөтен, җиhан йоклагандай,
Берән сәрән, төнге тормыш…
Мондый төндә кайберәүләр,
Кыргын эшен әле кылмыш.
Төннәр кыска булсаларда,
Алыштыра яңа көнне.
Төннәрдән соң көтәбез бит,
Таңнарын hәм яңа көнне.
Төннәр алар яллар өчен,
Бөтен җиhан яллар итә.
Көннәр төннәр алышынып,
Җирдә гомер дәвам итә.
Әрем исен кемнәр хәтерләми,
Авылларда туып үскәннәр…
Әрем исе кебек ачы диләр,
Кайвакытта инде үткәннәр.
Ачы әрем исе, ачымы соң…
Әрем исе ачы булалмый.
Башкалары… кеше күңеленә,
Әрем исе кебек тулалмый.
Әрем исе, җәйнең исе кебек,
Хәтерләрдә кала уелып…
Тарата ул җилдә хуш исен,
Көзләр җитми, бетми коелып…
Нәфес микән диеп шикләнәмдә…
Нидер җитмәгәнгә, бүгендә…
Кояшта бар, ае, йолдызларда,
Бер карасаң җиhан күгендә.
Борчылумы, әллә курыкумы,
Киләчәкне уйлап кайвакыт.
Онытыла тормыш асыллары,
Бу дөньяда артык кайнашып.
Бердәмлеге бик күп кешеләрнең
Язмышларын якын кыла ала.
Битараф hәм таркаулыкта калып,
Мохтажлыкка сәбәп була ала.
Онытыла, элек халык әйткән:
Бүленгәнне… аеырылганны сүзе.
Уртак тормыш бергә төзелә бит,
Сизмәсәдә кеше аны үзе.
Бергә яшәү, колхозларга кереп,
Аеырым хуҗалык кына булмыйча.
Күрше, туган, дуслар, фикердәшләр,
Бер берсеннән читтә тормыйча.
Башкагада телә, үзеңә теләгәнне,
Җавап булып кайтар үзеңә.
Уртак тормыш, уртак фикер белән,
Тыныч тормыш бары төзелә.
Үз байрагың бар чагында,
Чит әләмнәр күтәрмә.
Үз халыкың якын булса,
Хезмәт итмә бүтәнгә.
Читать дальше