Ихлас була алу, иң беренче…
Кешеләр hәм Аллаh алдында.
Кылган гөнах – утын учакларга,
Керләр җанда, безнең янгында.
Тәүбәләр бар олы пычырактан…
Җомгалар бар атналар саен.
Гыйбәдәтләр Аллаh карышында,
Вакытын тап син белеп җаен.
Барабызда барабыз…
Үзгәрәме арабыз.
Барыр юллар булмагандай,
Яңа юллар салабыз.
Кая таба, кемнәр белә,
Кемнәр күрә юлларын.
Уйламыйча, аңламыйча,
Дөрес, ялгыш булганын.
Барабызмы, чабабызмы,
Аргамактай узышта…
Безнең артта беркемдә юк,
Китүче юк узыпта…
Кемнәргә иярәбездә…
Юлдашларыбыз кемнәр…
Бер файдасыз булмаслармы,
Юлда үтелгән көннәр.
Барабыз әле барабыз,
Якынаймый арабыз…
Кушылмаган җирдә йөреп,
Аймыл булып калабыз…
Күңел никтер җырга тартыла,
Ул чишмәдән… сусау басыла.
Моңлы җырга кереп китә кеше,
Кайгы төшкән чакта башына…
Берәү җырлый, берәү тыңлый ала,
Кемгә ничек сәләт бирелгән.
Сагынуларга җавап, җырын суза,
Ерак чакта туган җиреннән.
Күңел дулкыннары очырышып,
Йөрәк тибешенә кушылыр.
Хисләр җебе белән тоташтыру,
Җыр булуга сәбәп шушыдыр.
Үзе көе, үзе дулкынында…
Һәркемнеңдә якын җырлары.
Кәеф ачкычыдай булып кала,
Кеше күңелендә җыр бары…
Кабатлана алар эчтәлектә…
Ләкин төрле – төрле моңнары.
Ишетелә алмый hәркемнеңдә,
Күңелендә туган җырлары…
Бер күңелдә, җырлап, тыңланып,
Бер күңелдә генә моңланып.
Җырлангандай гомер җыры кебек,
Ишетелә ала соңланып…
Тибә йөрәк, әле туктамыйча,
Эшләр эшем әле, димәк бар.
Кемдер өчен, бәлки үзем өчен,
Бу дөньяда әле кирәк бар…
Тибә йөрәк, арымаган кебек,
Көнен, төнен туктый алмый ул.
Аның тибүенә гомер бәйле,
Шулай икәнлеген аңлый ул.
Тибә йөрәк, тавыш бирми генә,
Нинди хәлдә, аны кем белә…
Ул тибүдән аны «коткара ала»,
Бары туктап калган көн генә.
Тибә йөрәк, туктамастай кебек,
Туктауларын теләү бик сирәк.,.
Ниләр генә җирдә кылсакта без,
Йөрәк тибүләре бит кирәк.
Тибә йөрәк, ә без онытабыз,
Кайвакытта аның типкәнен.
Аның тибүләре аркасында,
Гомерләрнең дәвам иткәнен…
Еракларда калган, әй еракта…
Балачагым булып бөдрә таллар.
Истәлеге, кебек яшьлегемнең,
Ә талларым, шунда көтеп калган.
Таллар нигә шулай истә кала,
Су буйлары… моңсу булганга…
Үткән вакыт бөдрә таллар кебек,
Күз алдына килеп торганга…
Хәтер яңаруы… башка җирдә,
Шундый таллар үсә алганга.
Ошаганнар алар, ошаганнар,
Сөн буенда үскән талларга.
Җәйләр җитә, таллар бөдрәләнә,
Балачактан сәләм биргәндәй.
Бөдрә таллар- балачаклар булып,
Кунак булып җәен килгәндәй.
Бөдрә таллар тагын матурлана,
Сайрар өчен кошлар кунганда.
Балачагым якын кебек әле,
Бөдрә таллар җирдә булганда.
Тамырлары була hәр әйбернең,
Агачларның, хәттә гөлләрнең.
Күл буенда үскән тонбыекта,
Тамыр җәя суда… күлләрнең.
Җан иясе, нәселендә таба,
Тамырларын, нәсел җебендә,
Тамырлары аны саклап килә,
Яшәгәндә җирнең йөзендә.
Тамырлары була гамәлеңнең,
Кыла алган бөтен эшеңнең.
Дәвам итә, исән – иминлектә,
Тамырлары, камил кешенең.
Тамыр бит ул бик тирәнгә китә,
Мең яшәрлек агач – имәннең.
Тамырлары саклый ала бары,
Яшәргә дип җиргә килгәннең.
Сиңа кадәр булганнарны сакла,
Синнән соңда калсын тамырлар.
Әдәп саклап әгәр яши алсак,
Тамырларда таза калырлар…
Камиллекнең чиге булмагандай,
Кимчелекләр, бик аз түгелдер…
Язмышларга тәэсир итүче,
Кимчелекле урын – күңелдер.
Синдә дә бар инде кимчелекләр,
Миндә дә бар, алар житәрлек.
Алар сиңа мәңге ияргәндәй,
Көч табыла алмый бизәрлек.
Кимчелекләр була тумыштанда,
Язмышлардан шулай язылып.
Сорап алганнарга охшаганы…
Үз теләгең белән… ялынып.
Кимчелекләр күзне ача кебек,
Төзәтергә теләк туганда.
Кабатлыйсы килми кайберләрен,
Күңел түрләреннән куганда.
Читать дальше