Йолкып алган кебек күңелемнән,
Бу жәйләрнең соңгы көннәрен.
Җәйнең яңалары якын кебек,
Булмагандай җәйләр күргәнем…
Җимешләре җәйнең акырынлап,
Агачлардан җиргә коела.
Язмышларда җәйләр кебек үтә,
Булмаганда кебек… тоела.
Эсселектә, салкын җиле исеп,
Ялган рәхәтлек булсада…
Шөкер итә алыр идек микән,
Еллар буе җәйләр торсада.
Шуңадырда сары яфраклар,
Яшел җәйнең төсен үзгәртә.
Беләбезме җәйнең кадерләрен,
Ничә тапкыр җәйләр күрсәктә.
Балачаклар ихлас чаклар була,
Ятып чирәмнәрдә аунарга…
Вакыт җитми әдәм баласына,
Яшәү рәхәтлеген аңларга…
Кемнәр белә язмыш көзе кайчан,
Картлык көне генә буламы…
Әллә инде күптән узып киткән…
…Сизелмичә бүген узамы…
Ниләр эшли алып язын – җәен,
Иң кыйммәтле матур чорларын.
Җыя алып күпме хисләреңне,
Хәтер йомгагына чорнадын…
Тоя алып кояш нурларыннан,
Яктылыклар, табып өметләр.
Исрафка үткән вакыт өчен,
Кемнәр микән килеп үгетләр.
Сүнмәс учак булып яшәү дәрте,
Кабына алып көчләр биргәндә.
Читтә калмый, сәләм бирделәрме,
Кайгы, шатлыкларың килгәндә.
Мактанулар яки макталулары,
Кеше өчен артык кыйммәтме.
Җирдәгесе, җирдә генә кала,
Төзәтәсе барысын килмәсме.
Тагын үттеп китә шулай җәйләр…
Быел менә тагын кайталмадым.
Җылы хисләр инде үткәннәрем,
Кайчан җае килеп, кайталганым.
Ике җирдә бергә булу кыен,
Ике юлның берсен сайлыйсың.
Кайвакытта сәбәп булмагандай…
Барыр җирләргәдә бармыйсың.
Кирәге бар… тиешләре бик күп,
Кайсын ташлап, кайсын башларга.
Күпмеләре үтәлмичә кала…
Теләкләрең баштан ашканда.
Кайту сүзе ниләр аңлата соң,
Булса синең торган җирләрең.
Ниләр бирә синең күңелеңә,
Туган якка кайтып килгәнең.
Берәү генә кебек кайту җире,
Кая тартса синең күңелең…
Аңлый алу, язмыш кайчан яза,
Кайтмый калу мөмкин түгелен.
Матур исем уйлап табалганнар,
Имансызга медаль – атеист…
Асылында ниләр ята икән,
Әллә артист, әллә аферист…
Ышанмаучы кеше булганына,
Ялган булган әйткән сүзләре.
Хезмәтчеләр булды тыңлаганнар,
Сизмичәдә калып үзләре…
Коммунизм әнә үтеп китте,
Атеистлар калды коелып.
Бердәм байлар өйе ясадылар
Бөтен буржуй бергә жыелып…
Кара төтен чыга торбалардан,
Кара болыт булып күкләргә.
Нефть акчалары кая ага,
Билгеледә түгел күпләргә.
Халык шул ук, алар кая барсын,
Үз өлеше аңа эләкте…
Ул тырышып олы йорт төзеде,
Буржуй аннан налог түләтте…
Яшь ялагай күптән бабай булды,
Ышануы буенча атеист…
Асылында ничек булды микән,
Әллә артист, әллә аферист.
Татарчасы гади булган икән:
«Ышанмаучы, ерак иманнан.
Коммунизм диеп алдаганнар,
Үзләренө байлык җыйганнар.
Халыкныкы – аларныкы булды,
Нефть вышкаларын бүлделәр.
Яңа хуҗалардан дөнья тулы,
Кешеләрдә аңа күнделәр…
Ыспай атлап яңа хуҗа килә..
Озатып йөри дуслар- куштаннар.
Машинада озак утырганнан,
Йомарланып беркән ыштаннар.
Кешеләргә табыну олы гөнах…
Озакламый булыр җимеше.
Байлык белән коллык җитәкләшеп,
Безгә кабат кайтып килеше…
Күңел ачкычлары диелә бит,
Теләк теләп дога кылганда.
Тәүге адымынны тоя алып,
Гыйбәдәткә теләк туганда.
Күңел ачкычлары бирде дибез,
Хикмәтләрне бераз аңласак.
Күңелләргә юлын таба ала,
Иман сүзен тирән санласак…
Ябык күңел берни кабул итми,
Нинди генә вагазь булсада.
Кеше күңеленә салып булмый,
Изге сүздән генә торсада…
Хикмәт сүзе – ул күңелгә ачкыч,
Таба алу андый сүзләрне…
Ә бүләкли Раббымыз бары,
Иман юлларында түзгәнне.
Ачкыч бирсен безнең күңелләргә,
Иман нурларына ачарга…
Тәүбәгә дә, гыйбәдәтләргә дә,
Юллар ачык була кайчанда…
Кичә генә килгән кебек җәйләр,
Бүген инде көзгә ялгана…
Эсселәре булды… ә җылысы,
Җиталмаган кебек җанга да.
Җәйләрне бит тотып карагандай,
Матурлыгын тоя алуың…
Ничә тапкыр гомер юлларыңда,
Җәйле еллар җыя алуың…
Читать дальше