Олы бәхет, бергә була алу,
Тою барын, туган, дусларны.
Тиеш сүзен читкә куеп торып,
Эшли алу күңел кушканны.
Ният булып, уйлар үсә алса,
Гамәлләргә алар әйләнеп.
Гомер озынлыгы сузылмый ул,
Беркемгә дә булмый «бәйләнеп».
Армиядә булып кайта егет,
Бик күпләрне күреп өйрәнеп.
Артык тырышудан микән инде.
Кайберәүләр кайта өйләнеп.
Бер мисалы булып бу тормышның
Кыска гына, булган арасы.
Якты дөнья, ул армиядә кебек,
Ә аннаң соң, күпме барасы.
Кыска гына тоелсада гомер,
Мәңгелеккә дәрес аласың.
Өлгерсәңдә күпне аңларга,
Җитешмичә, күпме каласың.
Белгәннәрең олы юлдаш кебек,
Белмәгәне, димәк язамаста.
Мәңгелеккә әзер булмаганга,
Юлдаш итеп беркем алмаста.
Ышанмасаң кичләр буласына,
Синең уен, синең эшләрең.
Кояш баеп, йокы кермәгәндә,
Ничек үтәр микән кичләрең…
Турылары, бормалысы була,
Була юлларның бит, кыегы.
Адашсаңда, адашмаган кебек,
Аңлар өчен авыр, кыены.
Такыр кебек юллар бүген өчен,
Еракларга уйлар салмасаң.
Барам әле, диеп уйлап кына,
Кая икәнен аңлый алмасаң.
Кыек юллар алар шуңа күрә,
Ялгыш уйлар, кыек гамәлләр.
Аерылу үзе өммәтеңнән,
Ишетелмәс булган сәләмнәр.
Ялгызлыка дучар итә алыр,
Андый юлда озак булганда.
Кисәтүче юлдашыңда булмас,
Үз үзеңә тозак корганда.
Кыек юллар адаштыралар да,
Корыр чишмә булып, акмаслык.
Үкенече булып язмышыңның,
Кыйблаңны җирдә тапмаслык.
Дога кылу, сорау ялварудыр,
Бер Аллаhтан мөмкин булганын.
Ничек итеп сорап була алыр,
Булмаганда тәүбә кылганың.
Намаз алды тәhәрәтең кебек,
Тәүбәләр ул, шулай пакълану.
Бу тормышта белеп яки белми,
Кылган гөнахлардан аклану.
Башны иеп, түбәнчелек белән,
«Ярлыка», дип әйтә алырга.
Дога өчен, юлын ачар өчен,
Хаталарның барсын танырга.
Ул бурычлар гомер җыелганда,
Буламы соң, нидер сорарга.
Язмышыңа бәйле халәтеңне,
Башкача бит булмый юрарга.
Гөнахларың, олы бурычларың,
Тәүбә бары, чыгу юллары.
Алар аша гына уза ала,
Догаларның кабул булганы.
Күрер өчен дөнья матурлыгын,
Карый белү кирәк, аңларга.
Кояш калыкканда офыкларда,
Иң беренче, карап таңнарга.
Башлануын сизеп көннең, елның,
Кадерләрен белеп гомернең.
Тояр өчен күңел күзе белән,
Дөнья hичтә ямьсез түгелнең.
Күңел, эзли, күрә теләгәнне,
Матурлыкны яки ямьсезне.
Карау җитә өскә, hаваларга,
Аяз күкләр әллә ямьсезме…
Дөнья ямьсез кебек була икән,
Алар бары ямьсез күңелгә.
Калебеңә карап алу кирәк,
Ямьсез булып дөнья күренсә.
Дөнья ямьсез, уйлар чолгаганда,
Шикле булып туса фикерләр.
Бер үк җиhан, төрле кеше өчен,
Ямьле яки ямьсез ителгән.
Син кайгырма авыр вакытларда,
Бирә алмый кайгы, җиңеллек.
Кайгырулар түгел, юанычың,
Сабырлык ул, аны җиңерлек.
Үзгәртәлми кайгы язмышыңны,
Юлдаш булмый сиңа юлыңда.
Сабыр гына узып китә ал син,
Кайгы калсын, булган урында.
Син кайгырма гади сынауарга,
Дөньялыкта килсә, көнеңдә.
Аллаhының ихтибары кебек,
Язылганы сиңа бүгенгә.
Синең кайгың бәлки уйландырыр,
Тәүбәләргә ачып юлларын.
Барәкәте, әйткән шөкерләргә,
Оныттырыр кайгы булганын.
Иманлыны кайгы җиңә алмый,
Сыенырга, чөнки Аллаh бар.
Сыналулар ул, җирдә яшәгәндә,
Барысыда, безгә Аллаhтан…
Тау астында дисәң, аңлашыла,
Олы болын, Кылыч башлары.
Тау башыннан, уч төбендә кебек,
Матурлыгы, чиктән ашканы.
Кочак җитә алмас, бу җиhанның,
Матурлардан, матур кисәге.
Сакланалар бердә үзгәрмичә,
Балачаклар «эзе», кичәге.
Үзе матурлыгы hәр урынның,
«Тау аслары», тагын бар әле…
Вакыт табып җәйге мизгельдә,
Берәр тапкыр күзләр сал әле.
Һич булмаса, фоталарга кара,
Хәтереңне «чайкап» алсыннар
Язмышыңның бер кисәге булып,
Күңел түрләреңдә калсыннар.
Җәйләр җитеп җиләк пешә,
Кызарып, алсуланып.
Китә кебек ул җиләктән,
Күңелләр ярсуланып.
Җиләкләр пешкән вакытлар,
Кабатлана ала микән.
Пешеп өзелгән җиләкне,
Кемнәр искә ала микән.
Читать дальше