Чемоданда үтә гомер…
Кайларга соң барырга.
Әллә аны ыргытырга…
Чемодансыз калырга…
Бәхет мизгелләре төрле була,
Кайвакытта диңгез ярлары.
Кайвакытта искә төшү җитә,
Хәтерләрдә мәңге калганы…
Кеше күңелен, кемнәр тоя ала,
Нинди хисләр кайчак кичерә…
Тыела алмый шундый минутларда,
Хисләренә әллә исерә…
Сихри тормыш кебек барысыда,
Күңелләрдә башка уйлар юк…
Бер кайгыда булмаганда кебек,
Моңлы чакны кабат уйларлык…
Бер кисәге генә… минутлары…
Нинди хисләр бирә кешегә.
Бәхетне бит тотып карап булмый,
Кереп булмый аның эченә…
Бәхет теләп. аны сораганда,
Белә алсак аның асылын…
Тоя алсаң аның булганнарын,
Бөтен кайгыларың басылыр
Чишмәләргә карап торасыңда,
Еракларга китә уйларың…
Чишмәләрдән сулар эчүчеләр,
Онытамы чишмә буйларын.
Чишмә суы салкын гына түгел,
Үтә күренмәле сулары…
Чишмә суларыдай чиста сулар,
Җир йөзендә башка юк әле.
Көмеш суы ага чишмәләрнең,
Күпме генә кеше эчә ала…
Күпме чишмә суы исраф кебек,
Еракларга китеп югала…
Чишмәләрдәй безнең гомерләрдә,
Агаларда, шулай агалар…
Елгаларга алар кушылсада,
Чишмә булып барыбер калалар.
Чишмә суы чиста булып кала,
Бигерәктә чыккан урында…
Чишмә башы диләр туган җирне,
Уйлаганда язмыш турында.
Никтер безгә соңлап кына килә,
Кылганнарны бераз фикерләү.
Кыйбыланы җирдә таба алу,
Бару тайпылмыйча – «сикермәү»…
Бик соң гына барып җитә безгә,
Яшәү кадерләрен аңларга…
Аңлап җитәбездә… ләкин,
Вакыт калмый аны санларга…
Беләбездә, ләкин күрәселәр,
Без белгәннән шактый еракта.
Ялгышларын кайчак аңлаганда,
Еламыйча тора елакта…
Ничә еллар гомер шулай үтә,
Гади эшкә вакыт табылмый…
Күңелеңә якын булганнарны,
Яшәп була мени сагынмый…
Үкенүле озын юллар кала…
Үткәннәребездә сузылып.
Битарафлык бөтен кушканнарга,
Күңел бетә шуңа бозылып…
Капка төбе шаhит бик күпләргә,
Күп язмышны теркәп барган ул.
Капка төбе – тәүге очрашулар,
Серен саклап кала алган ул.
Капка төбе күргән күз яшьләре,
Күпме булган тәүге сөюләр…
Анда әйтелү, хискә бирелгәндә,
«Мәңгелеккә бергә» – диюләр.
Анда булган, авыр аерылышулар,
Булган анда, карышы алулар.
Капка төпләреннәр башлана бит,
Ерак сәфәрләргә барулар.
Тарих китабыдай, капка төбе,
Үткәннәрне теркәп баручы.
Соңгы юлга кеше киткәндә дә,
Мәңгелеккә озатып калучы.
Нигә ерак аралар…
Еллар үтеп баралар.
Бергә үтелмәгән юллар,
Үкенечкә калалар.
Син әгәр якын икәнсең,
Аралар ерак түгел…
Син белми йөргәнгә генә,
Аралар ерак бүген…
Якын ара, ерак ара…
Үлчәп булмый юлларны.
Юллары истә саклана,
Үтеп барган елларның.
Кемнәр якын кемнәр ерак,
Аралары күренми…
Якын итеп йөргәннәрең,
Өметләре сүрелми…
Кешеләрне ниләр бәйли,
Күңел җепләре микән…
Әллә кеше ул җепләргә,
Үзе тотына микән..
Яшәү сере күп булсада,
Кануннары бик гади.
Тыелганнардан тыелып,
Яши белүгә карый…
Хыялларым минем барыр юлым,
Язмыш белән бергә үрелә.
Изге теләк таңның нурларыдай,
Ерак офыклардан күренә.
Язмышымда, минем теләгемдә,
Күңелемдә ихлас очраша,
Язмышыма мин буйсынып яшим,
Авыр мизгелләре очраса…
Тәңгәл килеп язмыш хыял белән,
Янәшәдә булсын hәр вакыт…
Изге юлын язмыш безгә биргән,
Үтә алсак иде шаулатып…
Иң изгесе иде теләгемнең,
Яши алу иде югалмый…
Язмыш, хыял ул синеке генә,
Шөкер итми яшәп булалмый.
Әллә язмыш, әллә хыял гына,
Кайсылары, барыр юлларым.
Мин сайладым инде үзем өчен,
Хыял, язмыш бергә булганын…
Җан җылысы каян киләдер ул,
Җан җылысы күңел җылыта.
Җылы сүздә аны алып килә,
Еракларда үзең булыпта…
Җан җылысы, олы учак кебек,
Кешеләргә җылы тарата…
Аз булсада җылы өләшүче,
Һәр кеше бит җылы ярата…
Читать дальше