Дин ирекле, намаз укучы юк,
Хәмер хәзер дару шикелле…
10 фермадан ике фермер калды,
Калганнары тармар ителде.
Ат сагынып яшәп булмый хәзер,
Кеше саен «100 ләп» аты бар…
Йортлар – клуб, анысыда аз булса,
Берәү түгел ике каты бар…
«Атсыз арба» белән урам тулы,
Киң юлларда, озын «бөке"ләр…
Килә икән акча хәкимлеге,
Киләчәккә ниләр көтүләр…
Без кем идек… шунда беленердә,
Киләчәккә салган бу юллар.
Аклануга охшаш нотыкларың…
Кемгә якын булыр, кем тыңлар?
Булсаларда төрле холыклылар,
Күп кешегә коллык мәсхәрә…
Күбәйсәләр башын иючеләр,
Халык өчен авыр мәсьәлә…
Ирек сүзен кеше аңламаса,
Булганында тотып сатмаса.
Көрәшүдән файда эзләмичә,
Үзенекен генә сакласа…
Күләгә я, җылы урын эзләп,
Тере булып… халык булмасак.
Берәм берәм безне манчыганда,
Читтән курыкып карап тормасак.
Ялагайлык, сатлык, битарафлык,
Чәчәк ата әллә яңадан…
Табигатьнең әнә, матурлыгы…
Урманнарда.. кинәт яналар…
Кеше белән кеше аерыла…
Җыйган малын дәүләт итмәкче.
Акылына күрә… хыяллары…
Үзе белән алып китмәкче..
Сугыш бетми нигә җир йөзендә,
Череп баеганнар бетмичә.
Үзе теләп алар китә белми,
Бергәләшеп «ярдәм итмичә»…
Уйландыра торган вакыт килә,
Көзләр белән алар парлашып.
Җәй көннәрен ничек утырасың,
Үзең белән үзең аңлашып…
Көз сүзләре үзе шулай микән,
Хис уйларны куа уята…
Гомер буе моңсу яшәгәнне,
Көзләр килеп бераз юата.
Кеше иярә инде, өйрәнгәнгә,
Уйлап тормый, соңгы булмаска.
Өметләнеп ышанудан бәлки,
Үз фикерен җыеп тормаска.
Көзләр килеп, сискәндерер әле,
Алда суык кышлар көткәнгә.
Ишек шакып гомер көзләредә,
Бушка кебек, җәйләр үткәнгә.
Гомер көзе диеп әйтелгәндә…
Кышлар ничек булыр, гомернең.
Суыклары, ачы бураннары…
Искә төшерер, көзен бүгеннең.
Исемнәре сары кое,
Чишмә булып ага ул.
Коеда ул, чишмәдә ул,
Агада ул… ага ул.
Тамчылары – чык бөртеге…
Бәллур кебек күренә.
Сары алтын түшәлгәндәй,
Ул чишмәнең төбенә.
Сулар алучы аннан юк,
Ерактарак ага ул…
Берәр тапкыр суын эчсәң,
Гел исләрдә кала ул.
Сары кое, төбе сары,
Салкын аның сулары.
Агуларын туктата алмый,
Кышның суык бураны.
Ялгыз була матур чишмәләрдә,
Тыныч кына алар агалар…
Сары кое кебек, моң-суланып,
Бер үзләре шулай калалар…
Яшибездә… гомер уза,
Түзсәңдә түзмәсәң-дә.
Барыбер, була алмый…
Күрсәңдә, күрмәсәң-дә.
Өйрәтә тормыш, сорамый,
Белсәң-дә, белмәсәң-дә.
Бер җиреңдә кими алмый,
Зарланып йөрмәсәң-дә.
Иманлы кеше була алмый,
(Аллаhым) димәгәндә…
Сәҗдә кылып карышында,
Башларын имәгәндә.
Ялварулар кирәк булмый,
Кайгылар килмәгәндә…
Иман юкка, оҗмах сорау,
Оялмый… җирләгәндә.
Күңелләрнең чуарлыгын,
Яшереп буламыни…
Урысчаны татарчалап…
Ул безгә йола мени…
Үзең инде, адашсаңда,
Башкаларны бутама…
Тәмугкада, җәннәткәдә,
Һәркем, үз юлын таба.
Берәү мактый, берәү хурлый,
Интернет туганнан соң.
Чыбыксыз телефон белән,
Кесәләр тулганнан соң…
Әнидә дә, әбидә дә,
Күзлекле бабайда да…
Урамда сәпиттә йөргән,
Биш яшьлек малайда да.
Интернет, дөнья инде ул,
Аермасы …онлайн.
Телефон аша үз ишен…
Эзләп тапмый калмай ул.
Китапта бар, хисапта бар,
Олы, олы, чүплекләр…
Ләкин эзләп йөремәсәк,
Җүнле әйбер чүплектән.
Дөнья чиксез булган икән,
Монда барсы «кесәдә»…
Бөтен байлыгың шикелле,
Комачаулап йөрсәдә.
Замананың бер нигъмәте,
Аңлап әгәр куллансак…
Андагы гaйбәтне сатып,
Гaйбәтчеләр булмасак.
Фикерләрнең туа төрлеләре,
Дөресләре белән ялгышлары.
Дөрес диеп уйлап, уйдырманы,
Кемнәр генә микән ялгышмады.
Белгәннәрең якын, дөрес кебек,
Белмәгәннәр ялгыш юллардай.
Андыйларга әле күңел тартмый,
Башкалары көтеп торгандай.
Читать дальше