Шул чактан калгандырда,
Язларга тартылулар.
Кышлар матур булганда да,
Яз! диеп, талпынулар.
Аңлый алам, җавап итеп,
Шул язларда туганны.
Сизеп каян килеп шулай,
Яз күнелле булганны.
Шатлык килә көтмәгәндә,
Шулчак күңел күтәрелә.
Ни кызганыч ул мизгелләр,
Килгән кебек китә генә…
Бер хикмәте язмышыңның,
Шатлык хисен тоя алу.
Калсын өчен күңелеңдә,
Булганнарын җыя бару.
Исеп киткән, җылы җилдәй,
Шифа булып күңелеңә.
Матурланып кала кебек
Ямь өстәлеп бүгенеңә.
Көндәлегем кебек итеп,
Күңелдә булганнарын.
Җыелып бара торган
Савытта тулганнарын.
Уйдан бердә чыгалмыйча,
Җафалый торганнарын.
Кайвакытта ашыгыпмы,
Күңелем тыйганнарын.
Булганнары гына инде,
Юкны, каян табасың.
Хәтердә сакланганнарны,
Искә төшерә аласың.
Чишмә диеп булмасада,
Сулары бетмәгәндә…
Онытылыпта китә бит ул,
Килгәндәй… көтмәгәндә.
Бүген тагын өстим әле,
Яңа гына уйланганны.
Онытырга теләмичә,
Әле hаман уйлар барны.
Югалган бәхеттәй,
Таралган хисләрең.
Гаепле булгандыр,
Акылсыз кичләрең.
Ак кәгазь шикеле,
Хыяллар очтылар.
Кемнәргә очырап,
Кемнәрне кочтылар.
Бетмәстәй тоелып,
Таралды, таралды.
Яктылык сүрелсә,
Була шул караңгы.
Саклана алсыннар,
Соңырак туганы…
Югалган хисләргә,
Алмашка булганы.
Җилләргә очамы,
Яшлекнең «әләме»…
Югалган хисләр ул,
Үткәннең сәләме.
Татарның бер сандугачы җырлый,
Туган яктан ерак җирләрдә.
Озаткандай өмет белән карап,
Ул якларга искән җилләргә.
Җиткерерләр әле җилләре дә,
Ишетерлек, туган җирләре.
Ашыр әле аның хыяллары.
Моңлы сәләм булып килгәне.
Күңелгә бит, ара ерак түгел,
Чакыргандай күңел талпына,
Җырлар аша, туган хисләр аша,
Туган җиргә барыбер тартыла.
Ерактагы бер чишмәдәй булып,
Чиста судай җыры агыла…
Җырлар калмас әле чишмә кебек,
Ага алмый туган ягына…
Ишетелер әле ераклардан,
Кайтаваздай җырлар бер заман.
Алкыш белән аны карышылар,
Татарстан белән зур Казан…
Бер татлы төш булып тоелып,
Әйтә алмаслык булып үтелде.
Киң елгалар кичә алулары,
Чыккан кебек кенә күперне.
Бөтен хикмәт әллә күпердәме,
Ничек итеп үтә алганың.
Ярдан ярга олы агым аша,
Кичү өчен үзең салганың.
Хаклык эзләп юкка йөрелгәнме,
Барысы әллә сүздә булганмы…
Җаваплары, бары көтеп торган,
Күпер аша гына узганны…
Күпер аша юллар туры була,
Ярлар белән ярлар арасын.
Табылмаса андый кичүләрең,
Урау юлдан озак барасы…
Бөтен гомер олы сынау гына,
Безнең язмышларга биргәне.
Белер өчен күңел ихласлыгын,
Сират күпередәй, җирдәге.
Борылып карыйм үткәнгә,
Күңел ышанмый күреп.
Теләсәмдә бушатырга,
Күңел бушанмый кебек.
Әйтә алып калганыма,
Күңелләрем үссәдә.
Кимемичә, киресенчә,
Яңалары өстәлә…
Агамы ул… коеламы,
Күңел кесәләреннән.
Күренмичә калганнары,
Артык үрсәләнерләр.
Бушатырга кирәк… кирәк,
Ник анда калдырырга.
Күңелдә туганнарны,
Яшереп ник яндырырга.
Тик булмый шул боерып,
Үзеңнең күңелеңә…
Ышанырга туры килә,
Мөмкиндә түгеленә…
Ышанам күңелемә.
Җәй, ашыкма әле китәм диеп,
Кызарып пешә генә алмалар.
Кемдер өчен соңгы җәйләредер,
Көзләр өчен вакыт калмаган…
Искә алып үткән язларыңны,
Көзгә таба юллар ашыга…
Җәйләре бит озатып кына кала,
Ә көзләре, чыга карышыга.
Көзгә кадәр саклап жәй жылысын,
Өмет hаман сине ташламый.
Җиhан синең теләгеңә карап,
Җәйләрдән соң язны башламый.
Үтеп киткәч җәйләр сагындырыр,
Үкенечкә калган чакларың…
Әллә ничә тапкыр кабатланган,
Үткән, җәйле балачакларың.
Ашыкмыйлар җәйләр, бер вакытта,
Шулай кебек кенә тоела.
Кабат кайтып үткән вакытларың,
Соңлап кына синең уеңа…
Маңгай күзе ботак тишеге дип,
Мәкаль булып әйтеп калынган.
Читать дальше