Галәм үлчәмендә, күк йолдызы,
Акыл җитми барыбер аңларлык.
Кешеләргә башка үлчәм җирдә,
Бер береңне шуңа санларлык.
Галәмнәрдә йолдыз борчак кадәр,
Тыныч яши алар… җемелдәп…
Галәм тыныч, төнен чыгып тыңла,
Таба алмаслык, дөрес сүз эзләп.
Сирәк мирәк йолдыз атылганга,
Азаямы күктә йолдызлар.
Кемнәр аны саный ала икән,
Күк йөзендә күпме йолдыз бар.
Йолдыз эзе калды әллә миндә…
Төнге йолдызларны күзәтеп.
Галәм көчен, кеше язмышында,
Берничектә булмый үзгәртеп.
Кеше саен аеырым дөнья булмый,
Бер үк була закон, кануннар.
Кеше белән кеше аермасы,
Язмышларга гына язылган…
Гаделсезлек сине борчый икән,
Уйлап кара килгән юлларын.
Үзе эзли, кеше сайлый ала,
Язмышына кирәк булганын.
Язмышларга җиңел караганда,
Өмет итеп әкият – дөньялар.
Ник сырларга булган хыялларны,
Бер генә бит җирдә… дөнья бар..
Хыял белән тормыш ерагая,
Кануннарны начар белгәндә.
Белгәннәрен начар үтәгәндә,
Кайвакытта аннан көлгәнгә.
Килмәс кебек вакыт, килә житә,
Җавап дигәннәре чорларның.
Үлчәүләргә салып карар өчен,
Җир йөзендә кылган… булганын.
Әй бу сүзләр, ниләр генә кылмый,
Күңелләрне ничек яралый…
Ачу белән бергә туган сүзне,
Уйламыйча әйтү ярамый…
Сүзләр генә дибез кай вакытта,
Ә алар бит, күңел карашы.
Шул карашың сиңа маяк булып,
Ул юллардан алга барасы.
Сүзләр алар, салган күперләрдә,
Җимерелгән йортлар гaйләләр.
Алар әле тормыш законнары,
Дөрес юлдан безне әйдәгән.
Буш сүзләргә вакыт исраф булса,
Авырлары, җанны яралый…
Яралы җан, ялгыз җафалана,
Бер эттә аны, килеп яламый.
Кеше булып калу кыенырак…
Ходай биргән безгә телләр бар.
Яра салмый, яра алмый калган,
Белмим, бу дөньяда кемнәр бар.
Сырхаулык килгәндә,
Бик кирәк шул табиб.
Беренче табибны…
Күңелдә без табыйк.
Ул hәрчак сиздерә,
Кирәктә… кисәтә…
Үз күңелең, ул табиб,
Ни генә дисәктә…
Өйрәнә алып без,
Күңелне тыңласак.
Үзеңә булсада…
Битараф булмасак.
Бердәмлектә була диләр көч…
Кемнәр белән кемнәр берләшә.
Ярышларда, олы байлык өчен,
Бересеннән берсе көнләшә.
Бердәм сайлаучылар, сайланучы,
Берсе халык, берсе көтүче.,,
Халык хезмәтчесе, ул халыкны,
Көтү диеп мыскыл итүче…
Кабат кабат, нигә сайларга соң,
Бер алдаган икән инде халыкны.
Алар хәтерләтә… шулай яшәп,
Бакчасында кергән тавыкны.
Нигә кирәк әгъзә булган өчен…
Сайлансыннар, кеше булганнар.
Член булып кына йөрмәгәннәр,
Кеше өчен эше булганнар.
Авыр шул ул сайлап ала белу,
Андый хокукларың булсада.
Җиңел юлда алданулар көтә,
Читтән матур булып торсада.
Гомерлеккә нигә сайлау кирәк,
Бөтен эше, ыштан туздыру.
Бердәмлек ул халык өчен кирәк,
Халык эше сайлап уздыру…
Үткәннәрне күпме уйласакта,
Алар кала барыбер искечә.
Үзгәрмичә кала тормышларда,
Киләчәккә, уйлар күчмичә.
Бүгенгесе мөhим иртәгә өчен,
Иртәгәгә… булып үткәннәр…
Үткән, бүген, алда киләчәкләр,
Тезелешеп шулай киткәннәр.
Киләчәк ул була; булмый калмый,
Ләкин менә… нинди була ул.
Гамәлеңдә булган теләк булып,
Күптән… сине көтеп тора ул.
Буш теләкләр үкенечле түгел,
Алардан соң… нинди файда бар.
Үзгәрешләр өчен иң уңайлы,
Бүгенгедәй вакыт кайда бар.
Бөре булса, ярып яфыракларын,
Орлыклардан уңар игеннәр.
Киләчәкләр безгә тоелырлар,
Кайткан кебек бәхет иленнән.
Үз кулыңда кебек язмышларың,
Ул сакланса күңел түрендә…
Киләчәккә хыялларың итеп…
Язылсалар әгәр бүгенгә.
Гомер буе, таллар якын никтер,
Туган якның әллә тамгасы…
Әллә шуннан юллар алгангамы
Безгә биргән тормыш арбасы.
Таллар белән хәттә сөйләшәбез,
Сәләм көтеп, юллап сәләмнәр.
Җәйге таллар башын иеп Сөнгә,
Көзне менә тагын сәләмнәр.
Талдан үреп салган күпер кебек,
Алар тора hаман юлларда.
Туган якның матурлыгы калыр,
Сөн буенда таллар булганда.
Читать дальше