Күңел күзе бәлки мөhимлеген,
Аңлатырга шулай язылган…
Бер минутка йомып кара әле,
Барганда, я гамәл кылганда.
Шул мизгельдә җитә, караңгыда
Яшәү авырлыгын аңларга…
Күз карашы күпме көчкә ия,
Сүзләр әйтми була аңлашып.
Күз карашы сиңа ирек бирми,
Күзгә карап кыен алдашу.
Күргән күзләр, якты юллар яча,
Барасында алга, барасың…
Күргәнеңне олы ядкарь итеп,
Күңел түрләренә саласың.
Аңлау килә нигъмәт икәнлеген,
Бераз гына …күрү кимесә…
Шөкер итү, бөтен биргәненә,
Һәр кешегә, шуңа килешә…
Олы сүзләр, матурлары күпме…
Иң зурысы нинди сүз микән?
Җавап эзләп шушы сорауга,
Уйлар белән мин ерак китәм.
Нидән башлана соң гомер башы,
Ничек килдек без бу җиhанга.
Нинди сүзне җиңә алмас иде,
Калган барсын бергә жыйсаңда.
Нинди сүзне иң беренче әйттең,
Кемнәр бирде йөрәк җылысын?
Догаларын кылып синең өчен,
Табар өчен юлның турысын.
Истән чыкмый торган сүзләр бармы,
Башка андый… тормыш юлында.
Кеше булсын диеп тырышучы,
Барлык килгәннәрдән кулыннан.
Бер вакытта алар синең өчен,
Үпкәләрлек сүзләр әйтмәйләр…
Күңелләрдә булсын hәрвакытта,
Изге җаннар, алар – Әңкәйләр!
Ишек шаку ишетелер кебек,
Уйга батып кайчак утырсаң.
Юл сандыгың авыр булыр микән,
Хәтирәләреңне тутырсаң…
Юлга чыгасылар була икән,
Йокы керми андый төннәрдә.
Юлсыз булмый, кеше гомерләре,
Шул юлларда үтә көннәрдә.
Юллар бетми җирдә яшәгәндә,
Чарасызлык, юлсыз калулар.
Кайчагында бәлки кирәктердә,
Тәрәзә hәм ишек кагулар…
Язмыш кызык, читтән караганда,
Картлык килә, күңел карыша.
Сәләм биреп, тәрәз шакысада,
Күрмәмешкә аны сабыша.
Сабыйлыкка кайчак бирелепме,
«Мәм мәм» ашыйм диеп аклана.
Көзләреннән шулай качмак булып
Ялгышулар әллә… башлана.
Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул…
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кагамы ул.
Нигә яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна …туктамый…
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учактарда алай ут янмый.
Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган…
Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә туктамый.
Ул кояшы кебек зур галәмнең,
Җан дигәннең булу халәте.
Аллаhының олы бер хикмәте,
Җан иясе булу сәләте…
Җирдә тормыш, аның туфрагында,
Аерылмыйча… кеше гомере…
Күккә никтер hаман омтылабыз,
Аңласакта мөмкин түгелен.
Җирдә байлык- кеше кызыкканы,
Күктә ниләр табып була соң…
Әллә өмет итеп күберәкне,
Кулларыңны сузып торасың…
Әллә кызыксынып, уйланулар,
Шунда тарта микән күңелне.
Буш hавада… коры бушлык кына,
Кеше өчен …анда түгелме.
Буй житәрлек берәр әйбер бармы,
Канатларың бармы очарлык…
Күтәрелеп җирдән чакырымнар,
Болытларга җитеп… кочарлык.
Җирдә безгә урын, жирдә генә,
Җир өстендә барсы бирелгән.
Кунуннарын шуның үти алып,
Яшәү өчен җиргә киленгән.
Җир анада диләр кайвакытта,
Аналардай аннан туенгач…
Аңлауларда бәлки кирәк булмас,
Куенына аның сыенгач…
Берсен сайлау кирәк… берсен,
Кайсы килә ала кулыңнан…
Язганыңны кабат укыйсыңда,
Язасыңда килми соңыннан.
Акыл сатучылар дөнья тулы,
Күп сөйләүче, үзе тыңламый.
Җырчыларны хурлап яшәүчеләр,
Ялгыз чакта хәттә җырламый.
Остаз сүзе кайчак туры килми,
Эшкә өйрәтүче, эшли белми.
Кеше дәвалаучы табибларда,
Юктан гына, кинәт каты чирли.
Хата ясый кеше гомер буе,
Шикле эшне, эшләп алыйм дип.
Эзләгәнен кеше таба алмый,
Язмыш юлын күреп калыйм дип.
Кабатлаулар кирәк, яхшылыкны,
Асылларын әгәр аңласак…
Үзең өчен закон язып булмый,
Булганнарын үти алмасак…
Кышлар җитә, вакыт табып булмый,
Җәен әзерләргә чананы…
Яшибездә кебек… исраф күп,
Белмәгәнгә ахры чаманы.
Үткән гомер сүнәр учак түгел,
Кеше җирдә янган йолдыздай.
Якты юлы шуңа сызылып кала,
Бер гомердә, тик бушка узмай.
Читать дальше