Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сезгә, туташ, хәзер ничә яшь? – дип сорап куйды.

Бу аның тарафыннан тәрбиясезлек күрсәтү иде. Моны ул үзе дә сизенде. Әмма соң иде инде.

– Миңамы?.. – дип сорап куйган булды тегесе.

– Әйе.

Кыз, бу тәти егетне бераз чеметеп алыйм микән әллә дигәндәй, як-ягына каранып алды. Аннары әйтте:

– Сезне, чибәр егет, бер дә башкаладан килгән димәссең…

Сәет, кинәт кенә фаш ителгән кеше сыман, бер мәлгә каушап калды. Битенә ут капты. Шулай да югалып калырга ярамый иде.

– Ник алай дисез?..

– Ир-ат һичкайчан хатын-кызның яшен сорарга тиеш түгел. Бигрәк тә яшь егетләргә килешми ул… Шулай да мин әдәп йөзеннән генә булса да әйтермен. Чөнки сез, яхшымы-яманмы, минем иң якын дустымның кунак кешесе. Белегез, алайса, миңа хәзер төп-төгәл уналты яшь. – Шунда ук чытлыкланып, күзләрен ниндидер хәйләкәр шуклык белән яктыртып өстәп тә куйды. – Билгеле, бер-ике яшькә киметте дип уйларга да хакыгыз бар…

Бу юлы инде рәхәтләнеп көлешкән кызларга Чулпания дә кушылды. Ул да үзенең энҗе кебек ак тешләрен күрсәтеп елмаеп куйды. Янәсе, Мәрьям белән сөйләшә белсәң генә сүз, юк икән, аннары инде түз…

Чулпаниянең шул сүрән-сүлпән бер генә тапкыр елмаюы да әллә нишләтеп җибәрде Сәетне. Ул, кинәт кыюланып, үзенең шагыйрь икәнлеген әйтеп, бер селтәнүдә бу телчән Мәрьямнең авызын томаларга булды.

– Әллә ни гаҗәпләнмәгез… – дип өстәп тә куйды. – Безнең халыкның сәеррәк, хәтта бераз тиле-милерәк булып күренүе дә бик ихтимал…

Әмма шунысы гаҗәп: аның бу сүзләре беркемне дә шаккатырмады. Киресенчә, Мәрьям, хәтта аңа әйтеп бетерергә дә ирек бирмичә:

– Үзегез болай диагнозны дөрес куйдыгыз… – диде.

Ахирәтенең бу сүзләре Чулпаниягә ошап бетмәде, әлбәттә. Бәхәскә шунда ук чик куярга теләп, ахирәтенең сүзен бүлде, тыелырга кушты. Башка кызлар да:

– Җитте. Кунакның хәтерен калдыруың бар, – диештеләр.

Әмма Мәрьям дигәннәре тиз генә кайтып төшә торганнардан түгел икән.

– Бәй!.. – дип сузган булды ул, янә кулын чапылдатып. – Исламбикә карчык әйтмешли, әйттем исә кайттым… Хәтерен калдыруың бар, имеш!.. Нәрсә белән? Аның үз сүзен раславым беләнме?..

Барысы да сүзне икенчегә борып җибәрделәр. Сәет тә инде теленә тилчә чыккыры белән бәйләнмәү яхшырак булыр дигән карарга килгән иде. Һәм сүз, кискен борылыш ясап, әдәбият дөньясы, яңа әсәрләр, өметле яшь әдипләр турында башланды.

Кызлар өчен әдәби дөнья чит түгел, яшь әдипләр арасында якын танышлары, хәтта дуслары барлыгы беленде. Һәм алар шушы арада ук Сәетне яшь әдипләр белән таныштырырга булдылар. Кызлар, берсен берсе уздырырга теләгәндәй, иң әүвәл кемнәр белән таныштыру турында гәп саттылар.

– Ә мин, – диде кызларның берсе. – «Сөембикә» журналы мөхәррире Якуб абый Хәлили белән сөйләшеп карыйм…

Кыяк телле Мәрьям дә сүзгә катышты. «Аң» журналы мөхәррире белән сөйләшеп карарга булды.

– Яшьләр, ни хикмәттер, шул журнал тирәсенә тупланалар, – диде Мәрьям бик тә белдекле кыяфәт белән.

Кыскасы, кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә җиң сызганып торучылар да күп булды.

Чулпания исә очрашу көнен дә билгеләде.

– Анда инде дәү әни дә өйдә булыр… – дип өстәп куйды ул.

Сәет бу кичне чиксез бәхетле иде.

Юк, кызларның булышырга, ярдәм итәргә дип атлыгып торулары коры вәгъдә генә булмаган икән. Төрле нәширләрдә булдылар, күптөрле кешеләрне күрделәр, таныштылар.

Күп тә үтмәде, «Сөембикә» журналында Сәетнең өч кенә дүртьюллыктан торган «Әнием кабере» дип исемләнгән шигыре дөнья күрде.

Яшь шагыйрь үзен дөньяны яулап алган кеше сыман хис итте. Журналны кулыннан төшермәде. Кая гына барса да, үзеннән калдырмады, кесәдә йөртелгән журнал таушалып тәмам эштән чыкты, карарлыгы калмады.

Әнә урамны тутырып, башны горур тотып, шагыйрь Сәет Нуркай килә. Адымнары җиңел, күңел күтәренке, җаны җыр белән тулы аның. Ниһаять, ул да үз максатына иреште, Тукаебызның кайнар эзләре калган ташларга басып йөри. Ул хәзер мәшһүр Казан өчен чит-ят кеше түгел. Иҗат белән кызыксынган, шигърияттә көчләрен сынап караган яшь талантлар белән якыннан торып аралаша. Көннәрнең берендә ул, яшьләргә ияреп, Шәрык клубына барып керде. Андагы хикмәтләрне күреп, йөрәге урыныннан купты, күкрәк читлегеннән атылып чыгардай булып ярсыды. Сәнгатькә һәвәс яшьләр сәхнәгә күтәреләләр. Җыр, музыка, бию, шигърият… Аны да сәхнәгә чакырдылар. Бер-ике шигырен укыды. Әмма икенче яшь шагыйрь өлешенә уңышның аеруча зуры тиде. Алкышлар шактый ук җилле булды.

Концерт дәвам итте. Алкышлар да торган саен көчәя төште. Ниһаять, сәхнә кинәт кенә тулып китте. Кыллы оркестр чыгып урнашты. Һәм тамашачылар залын әсир итеп, тыңлаучыларны тетрәндереп, борынгы татар көйләре агыла башлады…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x