Хәмиткә бары: «Синең белән шаярып сөйләшергә дә ярамый икән!» – дип, көч-хәл белән бу тәмсезләнүне йомарга, сүзне икенчегә борырга гына калган иде.
Дөресен әйтергә кирәк, Хәмитнең үзе әйтмешли, ир-ат якасы иснәмәгән берәр яшькә өйләнеп, тыныч кына тормыш итәсе килә. Әмма бу хыялның каршылыкка очраячагын да яхшы белә. Иң элек аңа эш урыны белән саубуллашырга туры киләчәк… Ә мондый җылы урын һәркемгә дә тәтеми. Хәмит бу турыда да яхшы белә.
Ни әйтсәң дә, әле ул бит бу йортта аягына нык басып, зур ышаныч белән яши. Хәер, моның төп сәбәбен, асылын башкалар да сизенә кебек. Андый нәрсәне яшереп булмый бит аны.
Баштарак бу хәл белән Хәмит хәтта горурлана да иде. Усаллыгы белән теләсә кемне дер селкетеп торган байбикә белән якын мөнәсәбәткә кереп кара әле син!.. Димәк, ул да төшеп калганнардан түгел. Теләгән тәкъдирдә сөя дә, сөелә дә ала… Хәер, күңелең бакага төшсә, күл буеннан китмәссең. Димәк, ул да хатын-кызларга кирәк сыйфатлардан мәхрүм ителмәгән… Әнә бит кемне, Әби патшаны, үзенә каратты.
Дөресен әйтергә кирәк, моның белән мактанасы килгән чаклары да булды Хәмитнең. Әмма байбикә аңа бары тик ике авыз сүз әйтте. «Яманатым гына чыксын… Телеңне өзеп кенә калмам…» – дигән иде ул, каты кисәтеп.
…Ул вакытта булган вакыйганы гомере буена да онытасы юк Хәмитнең… Искиткеч матур җәй көне иде. Барысы да шәһәр читенә, ачык һавада чәй эчәргә чыгудан башланды.
Андый сәйранга чыгулар элегрәк тә булгалый иде. Хәтта берьюлы икешәр-өчәр ат җигеп чыккан чаклары да булды. Үзләре белән мул итеп азык-төлек алырлар иде дә берәр болынлыкта яки урман аланлыгында туктап, чирәм өстенә паласлар җәеп, табын әзерләп, көннең көн буе ачык һавада ял итеп ятарлар иде.
Әмма бу чакта башкачарак булды. Иң элек баскыч өстендә, күз чагылырлык аллы-гөлле атлас күлмәк киеп, башына эре энҗеле калфак утыртып, Мәрхәмбикә күренде. (Ул вакытта байбикә яшьрәк тә, гәүдәгә дә җыйнаграк иде.) Ишегалдында Хәмит ялгыз. Нәрсәдер эшләп маташа. Гомердә булмаган хәл: Мәрхәмбикә, күзләрен кыса төшеп, беркавым Хәмиткә карап торды, аннары, елмайгандай итеп, көннең матурлыгын мактап куйды.
Бу кадәр ягымлылыкны һичкайчан да күрмәгән Хәмиткә җитә калды, шунда ук элеп тә алды:
– Әйе, байбикә… Көн матур булырга охшый. Бер генә болыт әсәре дә күренми… Халыкта нәкъ менә шушы вакытны инде, җәйнең иң тулышкан, иң матур чагы, диләр.
Байбикә аскы баскычка төште.
– Әллә, мин әйтәм, кая булса да чыгып чәйләп кайтырга микән? Күптән инде беркая да чыкканыбыз юк.
– Бик һәйбәт булыр, кем, байбикә. Туры бияне җигә башлыйм, алайса…
Шулвакыт Мәрхәмбикә:
– Бар, үзеңә берәр штоф ал… – дип, каяндыр чыгарып, Хәмитнең учына илле тиенлек көмеш салды.
Әллә нишләп китте Хәмит. Йөрәге дә нидер буласын сизенгәндәй кысылып куйды, аннары шашынып еш-еш тибә башлады.
Ул арада байбикә:
– Тапшырдык, булмаса… – диде дә җыена башларга кушты.
Хәмит иң элек байбикә йөри торган япмалы җиңел тарантасны лапас эченнән өстерәп чыгарды. Аннары эш югында эш булсын дигән кыяфәт белән тәҗләрне күчәр башына тарттырды, чәкүшкәләрне төшеп калмаслык итеп беркетте. Бары тик шуннан соң гына, камыт, дуга, нукта, дилбегә, аркалыкларны күтәреп чыгып, атны җигәргә кереште. Күп тә үтмәде, тәңкәле сбруйлар белән җигелгән чаптар баскыч төбенә китереп туктатылган иде. Рәхим ит, чык та утыр!
Соңгы эш тә башкарылды. Озын эскәмия өстенә кояшка чыгарып салынган ястыкларның берсен алып тарантаска түшәде, өстенә җәймә япты. Аннары алып куйган бер кызылбашны тарантастагы печәнгә батырды.
Нәкъ шул вакытта аскы өйдән Гайникамал чыкты. Кулында – өсте шакмаклы ашъяулык белән ябылган әрҗә.
– Мә тот, Хәмит. Әрҗәне һәйбәтләп кенә тарантас башына урнаштыр… Савыт-саба, чәйнек-чынаяк шунда, аста булыр. Өске өлешендә – гөбәдия… Бераз алма ләвәше дә тыктым. Саф һавада карыныгыз ачар. Чәй-шикәр тартмасы да шунда, өстә генә…
Бераздан байбикә дә күренде. Ул, үзенең шулай искәрмәстән, капылт кына чәйләүгә чыгып китәргә җыенганы өчен акланырга теләгәндәй:
– Чупай Хәернисалары да, теге Гимай Гарифәләре дә чыгарбыз дигәннәр иде… – диде.
– Кеше табылыр, – диде Гайникамал, самавыр белән су савытын да шунда, тарантас башына урнаштырып. – Әнә көне нинди! Анда бүген җыен кебек булыр әле…
Байбикә, җиңел тарантасны бер якка янтайтып, ашыкмыйча гына түшәк өстенә менеп утырды. Капканы төбенә кадәр ачып куйдылар. Хәмит тә, дилбегәне кулына алып, тарантас башына менеп кунаклады…
Олы урамга чыгып, сулга каерылу белән, ат күңелле генә юырта башлады. Ат көр, тамагы тук. Юыртканда, карыны голт-голт килеп тора. Шулчак байбикә Хәмитнең терсәгенә кагылып туктарга кушты.
Читать дальше