Сәет исә, якыннан күрү белән, Чулпаниянең гүзәллегеннән телсез калды.
Кыз юкарак йөзле, төз борынлы, киң маңгайлы. Алсу хәрәкәтчел иреннәр. Йөзеннән үзенә бертөрле пакьлек, яктылык сирпеп, ә коңгырт-кара күзләреннән моңсу-уйчанлык, ягымлы-мөлаемлык балкып тора. Ятим үскәнлеге эз калдыргандыр, дип уйлап куйды Сәет. Беренче күргәндәге кебек баштанаяк актан киенгән.
Сәет дөньясын онытып торган арада, Чулпания үзе:
– Сезгә кем кирәк иде?.. – дип сорады.
Ниһаять, Сәет бу изге җанның тавышын ишетү бәхетенә дә иреште.
– Сез кирәк идегез… – Егетебез үз тавышын үзе танымады.
Ул арада кызлар да килеп җитте. Аларга Исламбикә карчык та ияргән иде.
Чулпания һаман да әле бернәрсә дә төшенмичә әйтә салды:
– Алайса, рәхим итегез! Тик менә дәү әни өйдә юк иде шул…
Арага Исламбикә керде. Чулпаниянең соңгы сүзләрен ишетү белән, монда килеп бик зур югалтуга тарыган кеше сыман элеп тә алды.
– Әлгаязе билләһи!.. Мәрхәмбикә өйдә юк идемени? Ник аны башта ук шулай дип әйтмәдең. Миңа да ул кирәк иде ләбаса!.. – дип, чәбәләнеп, яшьләр яныннан таю ягын карады. Чыгып китешли Сәетне тагын бер тапкыр баштанаяк күздән кичерергә дә онытмады.
Өзелеп калган әңгәмәне яңадан ялгап җибәрергә кирәк иде. Сәет, бүтән җай таба алмаудан гаҗиз булып, яңадан баягы сүзләрен кабатлады:
– Миңа сез кирәк идегез… – Кызның сәерсенеп калуын күреп, тиз генә өстәп куйды: – Мин Петербургтан…
Чыннан да, бу сүзләрне ишетү белән, Чулпания кинәт үзгәрде. Һәм бик куанычлы хәбәр ишеткән кеше сыман:
– Шулаймыни!.. Ник аны баштан ук әйтмәдегез? – диде.
– Менә абыегыз Чыңгыздан кечкенә генә күчтәнәч… бүләк сезгә.
– Рәхмәт! Зур рәхмәт сезгә… – Чулпания, төргәкне кабул итеп алганда, кабат чак кына сагаеп калгандай булды. – Әйдәгез, өйгә рәхим итегез! – диде.
– Юк, рәхмәт…
– Алайса, әйдәгез, бакчага гына булса да кереп утырыйк. Шунда сөйләрсез…
Шау-гөр килеп бергәләшеп бакчадагы беседкага кереп утырдылар.
Чулпания сорау артыннан сорау биреп кенә торды:
– Хат-фәлән бирмәдеме?
– Бирмәде…
– Бәлки, төргәк эчендәдер, – дип куйды кызларның берсе.
– Белмәдем… – диде Сәет.
Кызларның тәкатьләре җитмәде, Чулпаниянең каршы килүенә дә карамастан, шундук төргәкне сүттерделәр. Аннан берсеннән-берсе затлы әйберләр чыккач, кызлар аһ-ваһ килеп, яңадан шаулашып алдылар. Чулпаниягә дә бүләкләр бик ошады.
– Әле дә ярый Казан каласында бертуган сеңлесе барлыгын онытмаган… Игелексез җан. Хаты да онытылганда бер килә. Кайту белән күрегез дә минем үпкәләвемне җиткерегез үзенә…
– Мин бүтән анда кайтмаячакмын… Казанга бөтенләйгә килдем мин…
Сәетнең сүзен бүлеп диярлек, тиктормас Мәрьям килеп кысылды:
– Алайса, калабызда тагын бер чибәр егет арта икән…
Ахирәтен бөтенләй ишетмәгән кыяфәт белән Чулпания яңадан:
– Кайтам дип әйтмәдеме? – дип сорады.
– Юк. Ул турыда сүз булмады…
– Берничә тапкыр вәгъдә итеп тә кайта алмады…
– Бушый алмый торгандыр…
Мәрьям Чулпанияне сак кына кочып тезә башлады:
– Ахирәтем, җаным!.. Зинһар дип сорыйм… Чакырып бүген үк хат яза күр үзенә. Исламбикә карчык әйтмешли, әлгаязе билләһи дип әйтәм, башын-күзен әйләндереп, үземә каратачакмын… Ичмаса, син – абыйлы, мин кияүле булыр идем…
Кызлар көлешсәләр дә, Мәрьямнең чит-ят кеше барында шулай узынуын Чулпания бик үк ошатып бетермәде. Ахирәтенең кочагыннан ычкынып, яңадан абыйсы турында сораштыра башлады:
– Һаман да укыймы әле?
Сәет тә, җавап эзләп, кесәсенә кереп тормады.
– Укый… Һаман да укый.
– Бик ябыкмаганмы?
– Юк…
– Өйләнмәдеме әле? – Бу сорауны тыелып торырга тәкате җитмәгән Мәрьям бирде.
– Ул кадәресен белмәдем, – диде Сәет.
Мәрьям дәвам итте:
– Үзегезне дә әйтер идем… Иң әһәмиятле нәрсәне белешмәгәнсез.
Кызлар бөтен дикъкатьләрен Сәеткә юнәлдерделәр. Аның кайчанрак килүен, ничек урнашуын һәм, ниһаять, ниндирәк эш белән килүен сораша башладылар.
Сәетнең дә теле ачылды. Уй-максатлары турында да сөйләнеп алды. Аттестатка әзерләнеп, университетта укуын дәвам итәргә җыенуы турында әйтте. Билгеле инде, чит җирнең читен яклары күп булыр әле дип, үзен чак кына кызгандырып алырга да онытмады. Кыскасы, һәр сорауга бик җентекләп җавап бирде ул. Чөнки бу минутта аңардан да бәхетлерәк кеше юк иде дөньяда. Ниһаять, ул ничәмә-ничә көннәр буе шашып хыялланган максатын тормышка ашырды: Чулпанияне күрде. Кеше исә, бәхете баштан ашса, бераз акылсызлана башлый… Сәет беләндә шундыйрак хәл булды. Нинди шайтан вәсвәсәсенә бирелептер, теле авызына сыймаган Мәрьямнән:
Читать дальше