Сәет тә извозчигына туктарга кушты. Бу йортның кемнеке булуын сорады. Аның бәхетенә, мыеклы агай шактый белдекле, хәбәрдар кеше булып чыкты.
– Бу йорт Мирзахан байныкы… Заманында бик атаклы бай иде. Үзе күптән вафат инде. Хәзер монда аның кече улы яши. – Чак кына икеләнгән кеше сыман дәшми торды да өстәп куйды: – Моннан берничә ел элек хатын алды…
Сәетнең йөрәге жу итеп китте. Әллә, Ходаем, бу күктән иңгән фәрештә шул байның бичәкәеме икән? Алай дияр иде, туташ бик яшь күренде. Бу сорауны ул извозчикка биргәнен сизмичә дә калды.
– Юк, – диде тегесе. – Әле генә атта кайтканы – байның өлкән улының кызы.
Бу хәбәр Сәетнең күңеленә бик хуш килде. Сәет яңадан сорау арты сорау яудыра башлады. Үзенең ихлас күңелдән кызыксынганын аңлату нияте белән бер көмеш тәңкә өстәгәч, агай-эненең теле тагын да ачыла төште, хәтта:
– Чулпания, – дип, сылу туташның исемен дә әйтте.
Исеменең җисеменә туры килеп торуын гына күр инде син!
Чул-па-ния!..
Исеме генә дә шигырь кебек яңгырап тора.
Агай-энедән бөтен белгәннәрен сөйләтеп бетергәч (кызның ятим булуын, Питерда абыйсы барлыгын да белгәч), Сәет төшеп калды. Тын урам буенча йөренә башлады.
Чул-па-ния!..
Күр инде: урамнары да башка урамнарга караганда тынычрак та, матуррак та, яшелрәк тә: ят та ауна… Бу урамда аның күңел кошы Чулпания яши.
Сәет бәхетле иде. Чиксез бәхетле. Чөнки гашыйк… Хәзер аның табынып, күңеленнән сәҗдә кылырлык кешесе бар. Ә сөя, ярата, тылсымлы хыялларга чума белмәгән кеше күп нәрсәләрдән мәхрүм ителгән бер бәхетсез мәхлук җан була.
Ә Сәет гади кеше түгел. Ул – шагыйрь. Шагыйрь һәрвакытта гашыйк булырга, мәхәббәт утында дөрләп янарга тиеш. Һәр шагыйрьнең илһам биреп торучы, йөрәген ешрак тибәргә мәҗбүр итүчесе булырга тиеш. Югыйсә нинди шагыйрь ди ул! Петрарканың, мәсәлән, Лаурасы булган, Дантеның – Беатричесы, Гётеның Фредерика Брионы булган. Гейне, Пушкин турында әйтеп торасы да юк. Нишләп соң әле аның гына өзелеп сөйгәне булмаска тиеш ди?..
* * *
Чуар шәльяулыгы өстеннән каз оясы кадәрле бүреген батырып кигән Исламбикә карчык килеп керде. Капкадан керүгә, үткер күзләре белән бөтен ишегалдын айкап чыкты.
Өстендә – эре бизәкле, киң балитәкле озын күлмәк. Кара-кучкыл камзулының изүеннән тәңкә катыш ука белән чигелгән күкрәкчәсе күренеп тора.
Карт булса да, үзе җитез хәрәкәтле, нык әле… Чандыр гәүдәле, сары йөзле, кылыч борынлы. Кыяфәте кырыс, килеш-килбәтеннән астыртын зәһәрлеге сизелеп тора.
Яучылык белән көн күрә ул. Хак булса, күрәзәлек тә итә, сихер, им-том, кеше бозу кебек эшләр белән дә шөгыльләнә, дип сөйлиләр.
Казан бистәләрендә аны бик күпләр белә. Төрле йортларның ярым ачык капкаларыннан күләгә кебек тавыш-тынсыз шуып кына кереп китүен еш күрергә мөмкин.
Мирзахан байларга да тикмәгә генә йөрми ул. Өлкән байбикә Мәрхәмбикә белән аларны күптөрле четерекле эшләр бәйли. Алар – дуслар. Серләре дә бик килешә.
Капкадан килеп кергән Исламбикә карчыкны беренче булып Чулпаниянең сабакташы, сердәше Мәрьямбикә күреп алды. Алар берничә кыз бакчадагы ачык беседкада утыралар иде.
Күреп тә алды, шул якка ым кагып, пырхылдап әйтә салды:
– Әнә Исламбикә карчык килгән… И мөртәт! И шөкәтсез… Пәри кияүләгән нәмәстә. Сихерче…
Шундый чая, түзә алмаслык ачы, үткен телле кыз инде ул Мәрьям. Дуслары аның сүзләреннән тыела алмыйча көлеп җибәрделәр.
Исламбикә карчык та аларны ишетте, җитез-җитез атлап түргә узды,
– И-и, менә кайда икән ул хур кызлары. Хәзинәләр! Менә кайда икән бәрәкәт!.. – дип, күгәрчендәй гөрләп, бакчага ук килеп керде.
Теләсә кем белән уртак тел таба, теләсә кемгә әйтер сүзе, йомышы бар аның. Хәзер дә Исламбикә карчыкның тикмәгә генә килмәгәнлеге әллә каян күренеп тора иде.
– Хәзинәләр!.. Хур кызлары дисең, алайса?.. Кайсыбызга булса да берәрсенең күзе төшкәнме әллә? Син бит бушны юкка аударып йөрүчеләрдән түгел. Йә, әйт, тагын кайсыбызның башын ашарга телисең инде?.. – диде әлеге үткен телле Мәрьям.
Исламбикә ачуланмады, буялган кара тешле авызын учы белән чак кына каплангандай итеп, кеткелдәп көләргә кереште.
– Тәүбә, әстәгъфирулла!.. Әлгаязе билләһи, әйттем исә кайттым. Берүк, андый көфер сүзләрне авызыңнан җил алсын. Бу ни дигән сүз тагын?
– Соң, шуның белән дөнья көтәсең ич…
Бу юлы инде карчык, ачы гайбәткә тарыган кеше сыман, чак кына үпкәләгәндәй итте. Җитдиләнде. Башындагы тубал бүреген батырыбрак киде. Яулыгын рәтләгәндәй итте. Тавышына кадәр үзгәрде аның.
Читать дальше