«Фәрүзә кыз» бәетеннән
«Кавказ һәм Меркурий» ширкәтенең «Юрий Долгорукий» исемле ике катлы зур пароходы Казанга якынлашып килә иде.
Өске палубада Әстерханнан килүче яшь кенә бер егет басып тора… Сәет бу. Тулы исеме Сәетмөхәммәт. Күзләре алга төбәлгән аның.
Сызылып таң атып килгән вакыт. Идел киңәеп киткәндәй булды. Пароход, мәгърур чал Иделнең дегет кебек кара-кучкыл суын ярып, шау-гөр килеп, агымга каршы күтәрелә…
Әкренләп яктыра башлады. Сул якта – текә таулар тезмәсе. Шул ярларның кара-кучкыл күләгәсендә – сүндерелергә өлгермәгән маяклар. Ара-тирә сөзәк тау итәкләрендә, ял итәргә яткан мал-туарны хәтерләтеп, чәчелеп утырган авыллар күренеп кала.
Алда, Идел киңлегендә, гаять зур балык түшкәсенә охшаган озын сал күренде. Якыная төшкәч, ул өстендә ап-ак такта түбәле бердәнбер өй торган тәбәнәк ком утравын хәтерләтә башлады.
Сәетне сискәндереп, пароход гудок биреп куйды. Һәм саллар кәрваныннан курыккандай, уңга каерылып, куе урман күләгәсендә посып утырган кечкенә генә бер пристаньга таба борылды…
Бераздан пароход, әле генә чабыштан килгән ат кебек пошкырынып, күч-күч итеп дебаркадер кырыена асып куелган чыбык бәйләмнәрен шатыр-шотыр китереп изгәләп килеп туктады. Ул да булмады, авыр сулыш алгандай, каяндыр аскы яктан шаулап, тирә-юньне каплап пар бөркелде.
Озак тормады пароход. Бераздан яңадан кузгалып, Идел киңлегенә чыкты…
Сәетнең туган-үскән яклары күптән инде артта калды. Күңел чак кына әрнеп, сызлап куя. Хәер, гаҗәп тә түгел. Ни әйтсәң дә, туган як бит ул. Тикмәгә генә аны тудырган ана белән чагыштырмый торганнардыр. Ана да бит, нәкъ туган як кебек, дөньяда бер генә була. Шуңа күрә якын да, кадерле дә, газиз дә ул.
Йөрәге күкрәгеннән сикереп чыгардай ашкынып тибә Сәетнең. Яшь шагыйрь ул. Гаять зур хыяллар, бөек максатлар белән килә Казанга…
Яз аенда гына яман хәбәр таралды: Тукай вафат… Россия халкы Тукайсыз калды. Ятим калды…
Көтмәгәндә кайгы салды безгә
бу көндә фәләк:
Әй сөекле яшь шагыйрькәй!
Син югалдың иртәрәк…
Шагыйрьнең якын дусты, каләмдәше Мәҗит Гафуриның «Тукай вафатыннан соң» шигырен ул көннәрдә укымаган, күңелдән ятламаган кеше булдымы икән!
Югалуың бик зур авырлык,
һәммәбезгә син әрәм,
Бар кешеләрдән дә артык мин җылыйм,
хәсрәтләнәм…
Сәет тә елады. Елап кына да калмады. Менә ул Казанга бара… Данлыклы, мәгъруранә Казан урамнарында эзе дә суынып бетмәгән Тукайны алмаштыру максаты белән бара ул анда…
Аны зур өметләр баглап озатып калдылар. Бигрәк тә әтисе ягыннан туган тиешле Кави абзасы ышана иде аңа. Кави абзасы Әстерханның иң белемле, иң укымышлы кешеләреннән санала. Уфадагы Галия мәдрәсәсеннән күчеп килеп, Казанның атаклы икенче гимназиясендә белем алган. Хәтта заманында «университет исемле олы мәдрәсәгә» керергә дә хыялланган. Әмма хыялын тормышка ашыра алмаган. Яшьрәк чагында ул үзе дә шигырь язу белән мавыккан булган. Тик тормышның җитмеш җиде япьле юлында буталып, вакланып, үз кыйбласын таба алмыйча калган.
Менә шул Кави абзасы Сәетнең иҗаты белән якыннан кызыксынды. Кулыннан килгән кадәр ярдәм дә итте. Бер-ике шигырен газетада бастырып та чыгарды. Кайбер шигырьләрен Казанга, Уфага җибәрде. Ул яклардан килгән хәбәрләр тагын да канатландырды, тагын да җилкендерде аларны.
Үзендә дөньяларны биләп алырдай биниһая көч барлыгын сизә башлаган Сәет язды да язды. Соңгы шигырьләре Кави абзасына тагын да ныграк ошады. Ахыр чиктә өлкән туганы әйтте:
– Сәет энем! Бу шигырьләреңнән син язуга кабилиятле, истигъдатлы күренәсең. – Кави абзасы әйттеме инде, димәк хак, ышанмаска мөмкин түгел, чөнки ул шигърият «җене» кагылган, заманында үзе дә иҗат утында янып караган кеше бит. Кави абзасы тезде дә тезде: – Хәзер сиңа мәйдан кирәк… Зур корабка йөзәр өчен зур диңгез, ди. Күп күргән күп белер, ди мәкальләр. Инде үзең теләп шундый бөек һәм дә шөһрәтле язмыш сайларга җыенгансың икән, тормыш дигән катлаулы юлда төрле хәлләргә, югалту-табышларга, җиңү-егылуларга әзер булырга кирәк. Алда нинди язмыш көтәдер бит әле, билгесез. Ә язмыш дигәнең ифрат та катлаулы, ул кемнәргәдер таудай бәхет китерә, кайберәүләргә, кыйблаларын үз вакытында таба алмаганнарга – фаҗига… Синең хәзер көндезен дә йолдызлар күрә торган чагың, дип әйтүем… Аннары тыңла: нәфис гөлгә, гөрләп чәчәк атар өчен, туфрак вә дым кирәк булган кебек, әдипкә дә (бигрәк тә яшь әдипкә) каләмдәш дуслары белән аралашу, үзара фикер уртаклашу беренче шарт, һава кебек кирәк нәрсә, сиңа күкрәп торган яшьлек дөньясы мәйданына чыгарга кирәк… Калаларның каласы, татар мәдәнияте Мәккәсе Казанга бар. Казанга!.. Шуны бел: әгәр дә узган гасырларда бөтен дөнья халкы өчен мәдәният вә мәгърифәт башкаласы, «дөнья шәһәре» булып мәгърур Париж саналган булса, бөтен Шәрык, Кавказ вә Кара диңгез буйларындагы тугандаш халыкларыбызның күзләре зур өмет белән Казанга төбәлгән… Кемнәргә генә илһам-куәт бирмәгән ул мәшһүр Казан!
Читать дальше