– Әйдә, сеңлем, уз… – Аннары бу вакытлы-вакытсыз йөргән кыз баланың кем булуын иптәшләренә аңлатып бирде. – Иптәшләр!.. Бу – безнең Пролетар Камилнең туган тиешлесе. Үзенең соңгы хәбәрендә шушы туганын эшкә урнаштырырга ярдәм итүне үтенгән…
Гөлбануны каршы алган Сәгыйть абзый, почмак ягын бүлеп торган чаршау читен күтәреп, кемгәдер дәште.
– Әнисе!.. Әнисе, дим. Менә кунак бар. Бик туңган. Эченә җылы кертерлек берәр нәрсәң юкмы шунда? Пролетарның сеңлесе бу…
Чаршау эченә кергәч, озынчарак буйлы, аксыл чырайлы бер хатын якты йөз белән Гөлбануга:
– Менә,сеңлем, шушында утыр, – дип, ларга охшатып ясалган бер кечкенә әрҗә өстендә урын күрсәтте.
Гөлбану утыру белән, хуҗа хатын, җылы бөркеп торган плитәдәге чуенның өстен ачып, аш бүлә башлады.
– Өстеңне салып утыр, сеңлем. Һич югында, төймәләрең чишеп җибәр…
– Рәхмәт, апа… – Гөлбану уңайсызланып кына бишмәтенең төймәләрен ычкындырды, шәлен иңбашына төшерде.
Хуҗа хатын:
– Син ашый тор… Мин теге якка чыгып керим әле. Кунаклар янына… Получкадан соң шулай җыелгалыйлар инде. Ир-ат бит… Хезмәтләре дә бик авыр, – дип, кабат елмайгандай итте дә түр якка чыгып китте. Анда аның кунакларга чәй ясавы, тагын берәрне генә эчегез инде дип, хуҗаларча кыстаганы ишетелеп торды.
Гөлбану, чаршау кырыена иелә төшеп, түр якка карап алды. Гаҗәп хәл! Табын түрендә утырганнарның берсен, ак якалысын, таныгандай булды ул. Әйе, бу кешене күргәне бар Гөлбануның. Теге вакытта, моннан күп еллар элек, Камил абыйсы белән аларның чормасына менеп качкан кеше ич бу. Шул ич! Димәк, Сәгыйть абзыйсы да, тимер сандыкны сорап килгәч, тикмәгә генә кара сакалны телгә алмаган. Билгеле, шул! Әнә бит табындагылар да аңа, нәкъ теге вакытта Камил абыйсы кебек, Пётр Семёнович, дип дәшәләр. Тик ул вакытта Пётр Семёнович дигәннәре чегән кебек кап-кара иде. Хәзер исә чигәләре, тузгып торган сакаллары шактый ук чаларган.
Гомумән, монда җыелган кешеләр сәерсендерде Гөлбануны. Юк, хуҗа хатын әйткәнчә, получка алганнан соң кәеф-сафа кылып утыручыларга охшамаган алар. Аннары барак ишеге төбендә үк туктатулары да, бүлмәгә кереп сорап чыкканнан соң гына керергә рөхсәт итүләре дә сәер булды.
Гөлбану кабат түрге якка күз салды. Хуҗа хатын каядыр чыгып киткән. Өстәл тирәли утырышкан ир-атлар сөйләшеп чәй эчәләр. Берьюлы берничә кеше сөйләгәнлектән, сүзләрен аңлавы кыен. Аерым сүзләр генә ишетелеп кала. Шулвакыт кайсыдыр тагын кемнеңдер кулга алынуы турында хәбәр итте.
Берничә кеше берьюлы: «Эх, харап иткәннәр икән! Шәп иптәш иде… Иң кирәк чакта…» – дип куйдылар.
Гөлбану да эченнән уйланып алды. Нишләп соң гел яхшы кешеләрне генә кулга алалар? Әнә Камил абыйсын кулга алганнар… Аннары, әтисе эшсез йөргәндә, бер бик шәфкатьле, бик әйбәт кеше очратуы турында сөйләгән иде. Соңыннан әтисе ул кешене дә кулга алулары турында кайтып әйтте…
Бүлмәдәгеләр бер-берсенә зарлана башладылар:
– Күпме дәвам итәр бу?..
– Тагын нәрсә телиләр икән инде? Түгелгән кан, коелган күз яше генә җитмәде микәнни әле?..
– Әнә авылдан да берсеннән-берсе авыр хәбәрләр явып тора. Җәзалау отрядларының башбаштаклыклары турында ишеткәндә, чәчләр үрә тора…
– Илне кабер тынлыгы басты…
Асылмалы лампа кырыенда ук утырган әлеге ак якалы кеше соңгы сүзләрне әйтүчегә каршы төште.
– Юк, ялгышасың!.. – диде ул, үзенә бик нык ышанган кешегә хас кырыслык белән. – Тынлык юк ул хәзер… Шулай булып тоела гына. Шуңа охшашлы бернәрсә бу… Кая ул тынычлану! Менә газеталарга гына күз салыгыз сез. Татар газеталарына гына… – Пиджагының тышкы кесәсеннән бер төргәк газеталар чыгарып өстәл өстенә салды: – Менә «Вакыт» мондыйрак хәбәрләр урнаштырган… «Казанда Крестовников заводында революционерларның боевая дружинасы кулга алынган һәм татарча типография табылган». Шунда ук менә тагын бер белдерү: «Үткән ел августта Казанда яшерен типография белән тотылган Моратов Судебная палата тарафыннан алты айга крепостька хөкем ителгән». – Пётр Семёнович дигәннәре икенче бер газетаны кулына алды. – Менә «Йолдыз» да да нәкъ шуңа охшашлы хәбәрләр: «Бу көннәрдә Казанда Ягодный бистәсендә Мамадыш өязенең Риза Рахманов исемле кешенең фатирында татарча хәрефләр, өч данә хәреф кассасы, бер типография станогы, басарга әзерләнгән прокламацияләр һәм бик күп кәгазь табылмыш, фатир иясе кулга алынмыш…»
Ак якалы кеше, менә күрдегезме инде дигәндәй, укуыннан туктап, газетаны өстәл өстенә ташлады. Бер мәлгә тынып калдылар.
Читать дальше