– Юк, иптәшләр, – дип дәвам итте ул. – Кабер тынлыгы юк ул хәзер… Киресенчә, халык хәзер чын хакыйкатьне аңлый, күзе ачылып уяна бара. Столыпинның дар агачлары да, ату-кисүләре дә куркыта алмый хәзер аны… Юк, куркыта алмый! Хәзерге стройга да, патшага да ышанычы бетте аның хәзер. «Ирекнең какшамас нигезләре, шәхеснең чын-чыннан кагылгысызлыгы, вөҗдан, сүз, җыелышлар һәм союзлар иреге» дигән нәрсәләрнең чеп-чи ялган, бары тик тозак, күз буяу гына булуын халык үз җилкәсендә татыды… Халык хәзер үзе өчен нибары ике юл гына барын ачык төшенде. Берсе аның – буйсыну, кол булу, коралыңны кан дошманыңның аягы астына салу; икенчесе – көрәш! Ә вакыт дигән нәрсә безнең файдага эшли… Безнең хәзер көрәш тәҗрибәбез бар: кан һәм корал белән яулап алынган хөррият Казанда өч кенә көн булса да яшәп калды… Хәзерге көндә партия алдында бер максат тора: царизмны бәреп төшерү, кораллы восстание юлы белән демократик республика урнаштыру… – Ак якалы кеше кабат бер мәлгә тынып торды. Аннары, бик зур сер яки бик әһәмиятле сүз әйтергә җыенган кеше сыман, якынрак килергә әмер биргәндәй кулын селтәп куйды да яңадан сөйли башлады: – Иптәшләр!.. Беркемгә дә сер түгел, бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Ленин эмиграциядә…
Гөлбану бу ак якалы кешенең күп сүзләрен аңламады. Ниндидер Парижда ниндидер конференция булган. Шунда яңарак кына телгә алынган Ленин дигән кеше ниндидер меньшевикларга, тагын ниндидер фракциягә каршы мәрхәмәтсез рәвештә көрәшкән, ди.
Ак якалы һаман сөйли дә сөйли:
– …Әйе! Реакция ярсып котырына… Әмма полиция терроры, төрле провокацияләр, капиталистларның репрессияләре генә безнең ихтыярны какшата алмас. Көрәш киметелергә тиеш түгел, иптәшләр. Киресенчә, партия бездән хәзер икеләтә энергия белән эшләүне таләп итә. Завод-фабрикалардагы, күбрәк эшчеләр тупланган предприятиеләрдәге «Согласительные (килештерү) комиссияләрен» эшчеләрнең революцион комитетларына әверелдерергә кирәк. Эшчеләрне дәртләндереп, күтәреп калдырырга гына ярамый, шул комитетлар аша тәрбияләргә кирәк. Иптәшләр, партия безгә тагын бик әһәмиятле бер эш йөкли. Тиздән төрмәләрдән, сөргеннәрдән иптәшләр кайта башлар… Кайткан иптәшләрне эшкә чиратсыз урнаштыру чараларын хәзердән үк күрә башларга кирәк…
Ак якалы кеше кинәт кенә күтәренке-дәртле тавыш белән өстәп куйды:
– Җиткәндер, ниһаять! Оятларын җуйган предпринимательләр «Хәзер безнең заман килде һәм бөтенесенә дә без хуҗа» дип масаймасыннар әле. Без инде аларга 1905 елда көчебез бар икәнлекне күрсәтеп карадык… Шуның өстенә әле тагын ниндидер хокукларыбыз барлыкны да белдерә башларга бик вакыт…
Гөлбану, бөтен дикъкатен туплап, сөйләгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә тырышып тыңлый. Билгеле, аның инде «царизм», «кораллы восстание», «революция», «республика» кебек сүзләрне Камил абыйсыннан да ишеткәне бар иде. Шунысы кызык: бу кеше сүзләре белән генә түгел, тагын нәрсәсе беләндер аның Камил абыйсын хәтерләтә кебек.
Бу ак якалы кешедән ул, үз гомерендә беренче тапкыр, тагын бер яңа сүз: «Ленин» дигән сүзне ишетте.
Сәгыйть агай дигәннәре аны яңадан бер-ике көннән килеп чыгарга кушып озатып калды. Бу кешеләрне күрү, күрүдән дә бигрәк сүзләрен ишетү бик нык тәэсир итте Гөлбануга. Ул үзен күп еллар буе сукыр булып та кинәт кенә күзе ачылып киткән кеше сыман хис итте. Бик күп нәрсәне төшенгән кебек булды ул. Бу кешеләр арасында кабат булу һәм күбрәк белү, күбрәк ишетү теләге аның бөтен барлыгын яулап алды.
Икенче тапкыр килгәндә инде аны теге таныш барактагы бүлмәдә чандыр гәүдәле, елаудан күзләре кызарып беткән урта яшьләрдәге хатын-кыз каршы алды.
– Сәгыйть абзыегыз өйдә юк… – диде хатын, Гөлбануны баштанаяк күздән кичергәч. Аннары, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, бераз икеләнеп торды да өстәде: – Аны кулга алдылар… Заводтан чыгып килгәндә… Шунда ук пролёткага утыртып алып киткәннәр. Хәзер кайдалыгын белгән кеше дә юк…
Ансыз да ямьсез, ансыз да күңел кайтаргыч булып тоелган буранлы төн тагын да шыксызрак булып күренде Гөлбануга.
Тагын кулга алулар…
Тагын асу-кисүләр…
Җитмәсә, иң яхшы кешеләр харап булалар…
Юк, бу ачы буранлы төн Гөлбану өчен гади генә төн түгел иде инде. Авыр булса да, чын кайгы-хәсрәтне, иза-михнәтне ул кадәр үк әрнеп, җан ачысы белән сызланып кабул итми торган чак кына ваемсыз балалыгы белән бөтенләйгә саубуллашу көне иде.
Нигә тудым дөньяга кыз булып,
Нигә акмадым дәрьяга боз булып?..
Читать дальше