Дулкынлануы йөзенә чыккан хатынга шул җитә калды.
– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә… – дип кабатлады ул бер үк сүзләрне. – Тик кабат сорыйм сездән… зинһар, дип үтенәм.
Баш врач, биргән вәгъдәсен шул ук минутта тормышка ашырырга җыенган сыман, җәһәт кенә халатының өске төймәсен каптырды. Нәкъ шулвакыт ишек артында яңадан җил-җил атлап килүче Газиның аяк тавышлары ишетелде. Шуны гына көтеп торган кебек, баш врач та бик илтифатлы кыяфәт белән бездән гафу үтенде дә ишеккә таба юнәлде. Булачак сөйләшүне чит кешеләргә ишеттерергә теләмичә булса кирәк, үзе артыннан ишекне япты. Әмма буйсынмас ишек бу юлы да тавыш-тынсыз гына яртылаш ачылып китте.
– Керешәбез, Булат Хәнипович! – диде Гази. Тавышы тигез, нык иде аның. Әйтерсең лә баягы кырыс сөйләшү бөтенләй булмаган. Һәм вакытның бер генә минутын да әрәм итәргә ярамаганлыкны аңлатырга теләгән кебек өстәп куйды: – Бар да әзер.
– Анысы өчен рәхмәт, – диде баш врач, сабыр-тынычлык белән. – Әмма, Гази Хаҗиевич… операцияне сез ясамыйсыз.
Бу көтелмәгән хәбәр Газины аптырашта калдырды, күрәсең.
– Ничек инде?..
– Минемчә, аңларлык итеп, ачык әйттем кебек, бу операцияне сез ясамыйсыз.
– Аңламыйм… Ничек инде алай, кинәт кенә?.. – Хәзер инде Газиның тавышы баягы кебек үк көчле түгел, әйтерсең лә ул бу минутта зиһенен җыя алмыйча азаплана иде. – Ничек инде?.. Авыруны мин әзерләдем. Мин ясамыйча, кем ясасын ди тагын. Мин – хирург. Анда, операция өстәлендә, кеше ята. Хәле җитди… Кичекмәстән операция кирәк. Бераздан операциянең дә ярдәм итмәве бар…
– Искә төшереп, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт, әлбәттә…
Баш врачның һаман да шулай тыныч кына, берни дә булмагандай сүзен дәвам итүе Газины чыгырыннан чыгарды, ахрысы.
– Ю-юк!.. – диде ул, кинәт тавышын күтәреп. – Мин ясарга тиеш… Мин!
Бу – Газиның чын-чыннан саксызлык күрсәтүе иде.
Галина Николаевна минем якка борылды, торыш-кыяфәтендә, күз карашларында бердәнбер сорау: «Сез нәрсә булса да аңлыйсызмы?» Минем дә җавабым бер – җилкәмне сикертү: һични аңламыйм, янәсе.
Хәлем әдәплелек кагыйдәләре белән санашып торудан узган иде инде. Ишек янына килдем, аны тагын да ача төштем. Бөтен вестибюль уч төбендәге кебек. Газиның тавышына булса кирәк, баягы олы алкалы апа белән сылу ханым да чыктылар. Соңгысының авыз-борыны марля-маска белән томаланган.
Килеп туган хәлдән баш врач та, Гази да чак кына уңайсызландылар булса кирәк. (Әле дә ярый, ярым ачык ишек аша минем дә күзәтеп торганны күрмиләр.) Әмма хуҗа кеше әллә ни үзгәрмәде, баягы кебек сабыр-тыйнак кына итеп, соңгы сүзен әйтте.
– Аңлагансыңдыр дип уйлыйм, – диде ул, кешеләрнең тынычлыгын бозганга чын-чыннан уңайсызланган кебек. – Ә инде аңламаган булсагыз, соңрак, кешеләр юктарак сөйләшербез…
Гази да бу әмергә буйсынгандай булды. Шулай да кисәтеп, хәлне аңлатып куюны үзенең бурычы итеп санады, ахрысы:
– Мин ясамыйм икән, әнә Дисә Зиннәтовна ясасын. Авыру операциягә әзер…
Бәхәс тәмамланмаган иде әле.
– Кабат әйтәм, кисәтеп куюыгыз өчен рәхмәт. Калганы турында үзебез кайгыртырбыз.
– Ләкин тиз кирәк…
– Тиз ясалыр да.
– Тиз булса ярар… Тик шулай да… миннән ясатмавыгызның, һич югы, сәбәбен әйтегез.
– Сәбәбенме? Әйтергә була. Мин тагын, бәлки, үзегез үк төшенерсезме дип уйлаган идем…
– Сәбәбе узган атнада бораулау мастеры белән булган күңелсезлек түгелдер ич?
– Күңелсезлек дидегезме? Сез дә әйттегез сүз! Безгә исеме бөтен илгә билгеле булган атаклы, депутат мастерның гомерен ышанып тапшырдылар… Бөтен чараны күрегез, әмма саклап калыгыз, диделәр. Ә без?.. – Булат Хәнипович, бу мәгънәсез бәхәскә чик куярга теләгәндәй, соңгы сүзен әйтте: – Озын сүзнең кыскасы, баш врач буларак, авыруга операция ясауны мин сезгә… ышанып тапшыра алмыйм.
– Менә хәзер… хәзер азрак төшендем кебек. Чөнки минем үткәнем күләгәле… – Гази кинәт кенә шиңеп калгандай булды, авыз эченнән генә мыгырданып куйды. – Ә анда Мәскәү кадәр Мәскәүдән килгән комиссия члены… Зур кеше. Әмма чир алдында бар кеше дә бер…
Баш врач аңар әйтеп бетерергә дә ирек бирмәде:
– Аның каравы дәвалаучылар бер түгел. Монда фәлсәфә сатып торасы юк, аңлагансыздыр дип уйлыйм.
Булат Хәнипович бүтән бер сүз дә әйтмәде. Бары тик, «Синең белән эш бетте», дигән кебек итеп, Газига яны белән басты да, бер-ике адым алга таба хәрәкәт ясап, баядан бирле дәшми-тынмый гына басып торган хатын-кызларга мөрәҗәгать итте:
– Дисә Зиннәтовна, тиз генә минем янга керегез…
Сылу хатын, шунда ук җитез-җәһәт атлап китәргә җыенган сыман, алга таба өмсенеп куйды.
Читать дальше