Больницаның һаман да элекке урында икәнлеген көндез үк сорашып белгән идем. Каманың текә яры өстендә, урман булып куерып үскән карт тупыллар, йөзәр яшьлек тирәкләр ышыгында утыра ул.
Урамга чыгу белән күңелне: «Әллә кире борылыйммы?» – дигән уй телеп үтте. Аяктан егардай булып, зәһәр җил ыргый. Көне буе тоташтан сибәләгән явым-төшем үзенекен эшләгән – адәм аяклана алмаслык пычрак. Үч иткәндәй аякларны «тышаулап» ләпек урала. Туфлиләр шулкадәр авырайды, йолкып алыр хәл юк үзләрен. Иртәнге якта, машиналарга төялеп сәяхәткә чыгып китәр алдыннан гына, теләгән кешеләргә резина итекләр тәкъдим иткәннәр иде, алмавыма хәзер үкенәм.
Ыргып-ыргып җил бәрә. Вак яңгыр сибәли. Үзе караңгы. Бары тик өйләрнең тәрәзәләреннән төшкән тонык яктылык кына аяк асларын яктырткандай итә.
Башымда: «Әллә кире борылыйммы икән?» – дигән уй яңарды. Һәм шунда ук: «Гомумән дә, кирәкме соң әле бу очрашу?.. Чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң күрешү аны шатландырырмы? Йөрәк ярасын яңарту гына булмасмы?..» – кебек уй-тойгылар биләп алды. Җитмәсә, соңгы елларда Гази турында җыен тузга язмаган имеш-мимеш сүзләр дә шактый күп ишетелгәләде.
Ниһаять, якты тәрәзәле өйләр дә артта калдылар. Бушлыкка килеп чыктым. Монда җил тагын да яманрак булып котырына. Чак кына сулдарак, текә яр астында, язгы ташуның шашкан гөрелтесенә охшап, Каманың уфтанулы сулкылдавы ишетелә.
Чиксез зур дулкынлану белән атлап кердем мин больница бусагасын. Якты вестибюль. Ишек катында мине берьюлы ике хатын-кыз каршылады. Берсе мөлаем гына карчык. Йөзен җыерчыклар баскан. Авыз тирәләре дә бөрешеп килгән, җыерчыклар бизәгән иреннәре кысылганнар, җөйләнгән яраны хәтерләтеп торалар. Чал кунган кашлары астыннан карап торган ярым тонык күзләре дә шактый чепиләнгәннәр. Аның каравы дага кадәрле зур көмеш алкалары елык-елык килеп тора.
Ә икенчесе – бер карауда өнсез итәрлеге – яшь, күп дигәндә, егерме җиде яшьләр тирәседер. Әйе, табигать юмартланса юмартлана белә, кочагы белән бирә. Минем каршыда басып торган сылу да шундый бәхетлеләрнең берсе иде. Килеш-килбәте горур, буй-сыны зифа. Йөзгә-биткә әйткән дә юк. Ул озын керфекле зур коңгырт-кара күзләр, ул кыйгачланып киткән нечкә кашлар. Килешле төз борын һәм чак кына кабарынкы алсу иреннәр. Татар хатын-кызларына хас чак кына киңрәк яңаклар. Урталай ярылып торган, түгәрәкләнеп килгән ияге бу күркәм йөзне тагын да тулыландырып, бизәп тора иде. Ирексездән: «Шушындый караңгы почмакларга каян килеп чыга бу сылулар?» – дигән уй бәргәләнде башымда. Нишләмәк кирәк, гүзәллек һәрвакытта да шулай күзгә ташланучан була инде.
Минем татарча исәнләшүем икесенә дә берьюлы җан өргәндәй итте.
Сәламемне сылу алды:
– Исәнмесез! – диде ул, миңа таба бер-ике адым ясап.
«Әй-йе, тавышы да нәкъ үзе кебек үк мөлаем, күңелгә ятышлы икән», – дип уйлап куйдым мин. Һәм сүзне дәвам итү нияте белән:
– Безнең бер иптәшне сезгә китергәннәр икән, – дидем.
– Әйе, бездә, – диде чибәребез.
Ул арада әби кеше дә сүзгә кушылды.
– Сезнең кешеләр менә монда… Баш врачыбыз бүлмәсендә, – диде ул, каршы яктагы зур гына ишеккә күрсәтеп.
Мине бүлмә буенча әрле-бирле йөреп торган Галина Николаевна каршы алды. Аның халәте йөзенә чыккан иде. Мине күрү белән, эчен бушатырлык кеше табылуына куанган сыман, тәкрарлый да башлады:
– Көтелмәгән бәла бездә… Трассада булдык. Кая карама канау, траншея, чокыр-чакыр. Эчләребез төшә икән дип торабыз. Инде кайту ягына борылган идек, кинәт Анатолий Степановичка приступ булды…
– Зинһар, шулкадәр хафаланмагыз! Бар да яхшы булыр… – Бу сүзләрне зур гына язу өстәле янында басып торган ак халатлы ир-ат әйтте.
– Гафу итә күрегез… – дип, Галина Николаевна елмаерга тырышты. – Сез бит әле танышмадыгыз. Рәхим итегез!..
Район больницасының баш врачы үзен Булат Хәнипович дип таныштырды. Фамилиясе Хәмзин икән.
Шунысы кызык, аның ап-ак һәм песи баласы кебек йомшак кулын кысканда, әле монда кергәндә генә вестибюльдә очраткан, беренче сулышта ук үзенә әсир итәрлек сылу ханымның ире-фәләнедер дигән уй килде башыма. Чөнки алар, бер төптә өлгергәндәй, бик тә инде пар килгәннәр иде. Баш врач та ачык чырайлы, гаять мөлаем кеше. Аның шул ачык йөзеннән, саф күңеллелеге чагылып, ничектер пакьлек бөркелеп тора кебек. Шулай да күз карашлары үткер. Чем-кара чәче һәйбәтләп таралган, түшәмдәге люстрадан төшкән яктылыкта майлап куелганга охшап елкылдап тора. Өстендәге ак халатына кадәр килешә үзенә. Шулай да хәрәкәтләрендәме, әллә үз-үзен тотышындамы, педантларча төгәл-пөхтәлек кебек нәрсә дә күзгә чагыла.
Читать дальше