Һәм менә, чирек гасырга якын вакыт үткәннән соң, бөтенләй уйламаганда-юрамаганда, балачак дустым, классташым Гази белән очрашу мөмкинлеге чыгып тора бит, егетләр!
Иртә таңнан, беренче рейс самолёты белән мин, өлкә газетасының махсус корреспонденты буларак, Мәскәүдән һәм өлкә комитетыннан килгән бик вәкаләтле комиссия составында мәшһүр Чулман буена командировкага чыгып китәргә тиеш. Бөгелмәдән, «Татнефть» берләшмәсеннән килгән иптәшләр безне Чаллы аэропортында каршы алачаклар. Шулай сөйләшенгән.
Ул вакытта даны бөтен җир шарына яңгыраган гигант корылма КамАЗ да, Түбән Кама территориаль-җитештерү комплексы да юк иде әле. Аның каравы, «Икенче Баку» үзәге дип, республикабызның даны күкләргә ашкан, борынгы Кама-дәрья буйларында да берсеннән-берсе бай нефть ятмалары ачылган көннәр иде. Әлеге комиссия дә нәкъ менә шул яңа нефть ятмаларының перспективасын билгеләү, матди базасын тикшерү, Кама буенда нефть һәм газ чыгару идарәсе төзү мәсьәләсен хәл итәргә дип килгән иде. Нефтьчеләр телендә «Бондюг ятмалары» дип аталган бай нефть чыганаклары, әлеге комиссиядән соң, «Прикамнефть» идарәсе дип йөртелә башлады.
Командировкамның бер атна чамасы сузыласын белгәч, чынга ашмас хыялларга бирелгән балачак дустым-яшьтием Газины ничек тә булса күрергә тырышачакмын дип, күңелемә беркетеп тә куйдым. Вакыт сыйдыра-нитә калса, Чаллы пристаненнан унике генә чакрым ераклыктагы туган авылым Салаязга да сугылып чыгарга булыр.
Гаҗәп хәл! Сабый чакта үлгән баланың нурланып елмаюын гына хәтергә сеңдергән кебек, без, гадәттә, кайчандыр аерылып киткән туган җирләребезнең дә иң гүзәл якларын гына хәтеребездә калдырабыз. Мин дә туган авылыбызның хәтфә яшел каз үләне каплаган урамнарын, шау чәчәкле болыннарын, көмеш чабаклы күлләрен, кылган чәчле, чал башлы тау итәкләрен генә күз алдыма китерәм…
Әмма бу баруымда, күңелемдә мәңге саклана торган гаҗәеп сихри дөнья – балачагым белән генә түгел, тәкъдир тарафыннан бик нык кагылган-сугылган Гази белән дә очрашасы барлыгы турында уйлагач, дустымның әтисе, авылыбызның беренче большевигы Хаҗи абый белән булган коточкыч фаҗигале хәл, бөтен тулылыгы белән, күз алдыма килде дә басты…
Ай-һай хәвефле булган иде дә соң ул иртә! Кешеләрнең җанына шик-шөбһә салып, иң элек каравыл өе янындагы каланча чаңын суктылар. Авыл халкы, чак кына аңга килеп: «Ут-күз чыккандыр, бүтән берни дә түгелдер!» – диешеп, өйләреннән атылышып чыкканда, кайберәүләр инде түбән очка, каравыл өенә таба чатыр-чотыр килеп чаба да башлаганнар иде. Кешеләр, ни булды, нәрсә бар, диебрәк аңгы-миңге торган арада, урам уртасыннан йөгергән бер хатынның, ачыргаланып: «Хараплар гына иткәннәр ич… Кәмитит Хаҗиен үтергәннәр!..» – дип сөрән салуы барысын да өнсез итте.
Авылда мәхшәр купты. Хаҗи абый, орынып торган күршебез булуы белән бергә, җан дустым Газиның әтисе дә бит әле. Шулай булгач, ничек инде мин генә ул хикмәтле хәлләрне күрмичә калырга тиеш ди. Әмма әни: «Җук, җук! Җөрисе җук… Аның карарлыгын калдырмаганнар, – ди. – Югыйсә төнлә күз алларыңнан китмәс, төшләреңә кереп газаплар…» – дип, юлыма аркылы төште. Шундук: Ходаем ла! Андый фаҗигале үлемнәр җакыныңа түгел, дошманыңа да язмасын, берүк!» – дип, авыз эченнән генә дога укыган сыман итеп сөйләнеп куйды.
Аның әлеге шомлы сүзләре кызыксынуымны арттырды гына. Мин өй артына гына чыккандай иттем дә, як-ягын яшь кычыткан сара башлаган иске читән аша сикереп, әйдә, элдерт кенә Совет йорты ягына. Мин барып җиткәндә, каравыл өе каршында мәхшәр иде инде.
Баскыч болдыры янына килеп туктаган җигүле ат янына ерып кермәле түгел: халык, халык! Һәркем аһ та ваһ итә, һәркемнең йөзендә аптырау галәмәтләре. Бер якта карчык-корчыклар, хатын-кызлар җыелган. Авызларын каплый төшеп, сүз саен диярлек: «И-и Ходаем!» – дип, үзара мыдыр-мыдыр сөйләнәләр, гәп саталар. Мин, халык төркемен ера-ера, ир-ат җыелган якка юл тоттым. Анда югары оч Байтимере авылдашларыбыз арасына кереп алган да, кулын болгый-болгый нидер сөйли:
– …Ишетәм, ат кешни. Бер кешни бу, ике кешни. Чыгып карасам, күрәм: бикләнгән басу капкасы артында җигүле ат тора. Хуҗасы күренми. Тукта, мин әйтәм, һич югында, капканы ачып, малкайны кертим. Килеп җитеп, арбага күз салуым булды, аягым астында җир убылды да китте…
Колагыма: «Кеше кадәр кешене дә шул хәлгә төшерерләр икән!.. Йа-а Ходаем! Нинди кансызлык… Вәхшилекнең дә вәхшилеге бит бу!..» – дигән сүзләр чагылса да, берни күрә алмадым. Мин, терсәкләрем белән этенгәләп-төртенгәләп, алгарак үттем. Кемдер, Совет өе кыегында эленеп торган кызыл әләмне алып, Хаҗи абый өстенә ябып куйган иде инде.
Читать дальше