Мин үзем җыен килде-китте ырым-шырымга, төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем күңел түрендә кара шом булып утырды да калды. Аҗаганның яз көннәрендә булмавын яхшы беләм. Ул, гадәттә, җәй сынып, көзгә авышкач, игеннәр җитлегә башлагач була. Халыкта аҗаганны «арыш камчысы» дип тә йөртәләр. Бу турыда җыр да бар:
Арыш башак кыскан чакта
Уйный, диләр, аҗаган…
Ул еллардан бирле күп гомерләр үтте. Әмма аҗаганның, ялт-йолт килеп, күңел күген камчылаган шыксыз-салкын балкышы, күзләремне чытырдатып йомганда да, керфекләрем аша үтеп керә… Теләсәм-теләмәсәм дә, андый чакларда: «Бичара дустым Гази ниләр кичерде икән?» – дигән уй камчылый башлый иде.
Һәм менә чирек гасыр буе йөрәк түремдә йөрткән әлеге сорауга җавап алу вакыты да җитә кебек. Бүген йә иртәгә җан дустым – хыялый балачак дустым Гази белән очрашачакмын…
Өйдә юраган юлда ярамый, дигән сүз хак булып чыкты. Бернәрсә дә мин дигәнчә булмады: Гази эшләгән больницада да булдым, җан дустымны да күрдем, әмма: «Саумы, газиз дустым! Син дә бармыни әле бу фани дөньяда?!» – дип, кочагыма алып кысарга язмаган икән шул…
Комиссия әгъзалары белән Казан аэропортында очраштык. Монда партия өлкә комитетының промышленность бүлеге мөдире һәм, СССР Нефть промышленносте министрлыгыннан килгән иптәштән тыш, Дәүләт план комитетыннан килгән кеше дә бар иде. Комиссия җитәкчесен Анатолий Степанович дип таныштырдылар. Фамилиясе Кремнев. Ул шактый өлкән яшьтә күренә. Сизелерлек юанайган, эре сөякле, салмак хәрәкәтле, әмма гаять дәрәҗәдә ачык йөзле, шат чырайлы бер кеше иде.
Арабызда хатын-кыз да бар: Галина Николаевна Горцева. Аны, КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Үзәк Статистика идарәсеннән, диделәр. Ул да инде яшь түгел. Әмма килеш-килбәтенә, буй-сынына караганда, аңар бер дә үз яшен бирерлек түгел. Акыллы, үткен телле. Анатолий Степановичның күптәнге танышы булса кирәк. Чын гашыйк кешеләр сыман инде үзләре: бер-берсенең һәр адымын, һәр хәрәкәтен күздән яздырмыйлар, берсе икенчесе өчен үләргә әзер кебек торалар. Ләкин алар моны уен-көлкегә әверелдереп, ярым шаярып эшлиләр. Тик ничек кенә булмасын, бу ике кешене бик күп уртак хәлләр, уртак язмышлар һәм күп елларга сузылган дуслык җепләре бәйләгәнлеген сиземләве әллә ни кыен түгел иде.
Мәскәүдән тагын ике иптәш бар. Болары урта яшьләрдә. Алар, сүзгә кушылмыйча, Анатолий Степанович белән Галина Николаевна ягына карап: «Ярар, ярар… Теләгән кадәр юаныгыз, безнең эшебез юк», – дигәндәй, мөлаем гына елмаешып, читтән генә карап торалар.
Безгә унике генә урынлы махсус самолёт бирделәр. Көннең рәте-чираты юк. Барыбер очтык. Шактый вакыт болытлар арасында чайкалырга туры килде. Бары тик җиргә төшәр алдыннан гына, язгы авыр болытларны ерткалап, яктылыкка чыктык. Аста иң әүвәл болганчык-кызгылт сулы Кама-дәрья күренде. Сирәк-мирәк кенә баркаслар, баржалар, кечерәк пароходлар чалынып калдылар.
Бераздан безнең самолёт, өй түбәләренә тиярдәй булып астан гына очып үтте дә, тип-тигез мәйдан буйлап, җил уйнатып йөгереп узды.
Кунакханәгә урнаштырганнан соң, безне башта төркемнәргә бүлделәр, аннары «вездеходлар» га утыртып, объектларга алып чыгып киттеләр.
Мин, күптәнге танышым – «Татнефть» берләшмәсе начальнигы иптәш Галиханов җитәкчелек иткән төркемгә ияреп, ярымутрауда урнашкан разведка буровоена барырга булдым. Көнозын сәяхәт иттек. Нинди юллар гына үтәргә туры килмәде. Җитмәсә тагын, көн дә бозылды. Күк йөзен авыр, салмак болытлар каплап алды, бераздан инде пыскып кына, бик вәземләп, бик сеңдереп кенә яңгыр сибәләргә кереште. Җилләп-җилләп, бик тырышып яуды ул.
Караңгы төшеп, ут алгач, якты, җылы кунакханәбезгә кайтып егылдык. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп кайтуыбызга карамастан, безгә иркенләп, рәхәтләнеп ял итәргә язмаган икән. Комиссия җитәкчесе Анатолий Степановичның Чаллы белән Түбән Кама арасында корыла торган үзәк нефтьүткәргечне карарга барган җирендә кинәт кенә чирләп китүе һәм больницага салынуы мәгълүм булды.
Без шундук больницага шалтыраттык. Галина Николаевна анда иде инде. Ул безгә борчылмаска, әллә ни хафаланмаска кушты. Анатолий Степановичка нибары сукыр эчәк өянәге генә булган. «Әгәр дә хәле җиңеләймәсә, операция ясаячаклар», – дип өстәп тә куйды.
Больница дигән сүзне ишетү белән, кылт итеп, «Гази да шунда бит… Сыныкка сылтау булсын, менә очрашу өчен сәбәп тә булды…» дигән уй туды. Иптәшләрнең икеләнеп торуларына карамыйча, киенә дә башладым.
Читать дальше