Ул арада баш врач үз кабинетына таба борылды. Шулвакыт яңадан Газиның тавышы ишетелде. Ләкин бу юлы инде аның тавышы гади сөйләшүдән бигрәк күтәрелеп бәрелүгә, ачыргаланып кычкыруга, хәтта протест белдерүгә охшаган иде:
– Җитте!.. Һич югында, әйтегезче, зинһар… Нәрсә дип шулкадәр каныктыгыз әле миңа? Нинди зыяным тиде соң минем сезгә? Нинди гаебем бар? Кайчандыр булган гөнаһым өчен мин инде күптән җәзамны алдым. Җиттеме сезгә, юкмы, ниһаять!.. – Гази, агулы ук яки үткен хәнҗәр кадалгандай кискен хәрәкәтләнеп, ике куллап йөрәк турысын каплады. Аннары, башын тагын да ия төшеп, алга таба сөрлегеп куйды. Әмма аягында басып калды. Әкрен генә башын калкытып, тонган күз карашын баш врачка текәде. Яман иде аның бу карашы, тетрәндергеч иде. Беравык, зиһенен җыя алмаган кеше сыман, сүзсез торды Гази. Аннары, «Шауламагыз, операция бара!» дип кисәткән кызыл утка күрсәтеп әйтте: – Сез оныттыгыз, ахры… Анда… авыру ята. Хәле авыр. Мин исә хәзер, теләгән тәкъдирдә дә… кулыма скальпель ала алмаячакмын. Мин үзем ярдәмгә мохтаҗ хәзер… – Гази, исерек кеше сыман чайкалып-сөрлегеп, уң яктагы ишекләрнең берсенә кереп юк булды.
Киеренке тынлыкны, беренче булып, олы алкалы апа бозды:
– Һай, Булат улым… – диде ул, еларга җыенган сыман итеп. – Туры сүзгә җан корбан дигәндәй, әйтми түзәр чамам юк. Кирәкмәс иде… Һай, кирәкмәс иде! Һич кенә дә башыма сыйдыра алмыйм, нәрсә булды соң сезгә?.. Йөрәк тавышы белән кычкырды бит, бичаракай. Яман нәрсә ул… Бәлки, кабинетыгызга чакырып алып, үзенә генә аңлатырга кирәк булгандыр…
Баш врачның ярсуы, ниһаять, тышка бәреп чыкты:
– Ю-юк, Гайния түти!.. Әгәр дә кодрәтемнән килсә, андыйларны… кабинетыма түгел, больница ишеге аша да аяк атлатмас идем…
Шулвакыт бая Булат Хәнипович мөрәҗәгать иткән сылу ханым кызу-кызу атлап баш врач алдына килеп басты да, кискен хәрәкәт белән, үзенең марля-битлеген йолкып алды. Зәһәр иде бу минутта аның кыяфәте. Каш астыннан өздереп караган күзләре ут чәчә, борын яфраклары хәрәкәтләнә.
– Эх-х, сез!.. – диде ул, кирәкле сүз таба алмыйча гаҗиз калган кеше сыман. – Хирург Гази Хаҗиевичның сүзләрен мин дә кабатларга мәҗбүрмен. Анда… операция өстәлендә – авыру! Сез аның турында оныттыгыз, ахрысы. Бу кадәресен көтмәгән идем сездән. Эх-х, сез!..
Сылу хатын кинәт кенә борылды да әле яңа гына Гази артыннан ябылган ишеккә таба юнәлде. Булат Хәнипович кинәт әмер биргән тонда кычкырып җибәрде:
– Дисә!.. Дисә Зиннәтовна!.. Иптәш Әнәсова!
Сылу туктады. Баш врач, аңа таба бер-ике адым атлап, өстәде:
– Операцияне сез ясыйсыз. Хәзер үк керешегез!..
– Юк! – диде сылу хатын, күзен дә йоммыйча. – Ассистентсыз алынмаячакмын. Уйламагыз да! Теләсәгез нишләтегез… Сүзем сүз, әмма Гази Хаҗиевичтан башка операционныйга аяк басмаячакмын…
– Җүләрләнмә, Дисә! Нишләвең бу?..
– Гомумән, мин сезнең белән бүтән эшләмәячәкмен…
– Дисә, ни диюең бу?..
Күз камаштырырлык сылу баш врачның соңгы сүзләрен колагына да элмәде, яңарак кына Гази кереп киткән ишек артында юк булды.
Баш врач, өлкән яшьтәге апага таба борылып, туктатыгыз шуны, кире борыгыз дигән сыман, куллары белән кискен хәрәкәтләр ясады. Алай гына эшне җайга сала алуына өметен өзде булса кирәк, җил-җил атлап, әлеге ишеккә таба юнәлде.
Бары тик шунда гына, мәгънәсез, ямьсез җәнҗалдан соң гына, мин бу кешеләр арасында гаять катлаулы, яман да четерекле мөнәсәбәтләр барлыгына төшенгәндәй булдым.
Гази больница баскычыннан, исерек кеше кебек, чайкала-чайкала төште. Җиргә аяк басу белән, кинәт авып китә язды. Таш җәелгән киң сукмак буйлап бераз сөрлегеп барды да карт тирәккә килеп сөялде.
Зиһенендә бөтерелгән өермәле уйлар, күңелен айкаган ачы хисләр тәмам кешелектән чыгарды аны. Саф һавада да сулышы буыла, йөрәге кага, чигәсе суга, тәне кызыша, күкрәген ниндидер биниһая авыр нәрсә басып тора, иркенләп сулыш алырга бирми…
Әле генә операция тәмамланды. Аны Газиның беренче ярдәмчесе Дисә Зиннәтовна ясады. Яхшы ясады. Дисәнең төгәл, җитез хәрәкәтләрен күреп, хирург канәгать калды, хәтта эченнән генә мактап та куйды.
Ишектә Газины өенә кадәр озатып куярга тиешле шофёр Өлфәт күренде.
– Әйдәгез, Гази абый, – диде ул, докторны култыклап.
Берничә адымда гына торган машинага кадәр күтәреп диярлек алып барды Газины.
…Операция алдыннан гына Дисә белән Гази арасында четерекле сөйләшү булып алды. Гази, тәмам туктап калу дәрәҗәсенә җиткән йөрәгенә чак кына ял бирү өчен, ординатура бүлмәсенә кергән иде. Изүләрен чишеп, башын артка ташлап күн креслога утыруы булды, ишектә Дисә күренде.
Читать дальше