Көндез сәгать ярымнарга бер инеш буенда туктап, ялгыз агач күләгәсендә ял итәләр, инде җылынып беткән кое суын эчеп, тамак ялгыйлар. «Кич ботка пешерербез, – ди энесенә Азат. – Көлгә бәрәңге күмәрбез. Чәй эчәрбез. Ә хәзер корсакны бик тутырмыйк, гәүдә җиңелрәк булыр, ярыймы?»
Роберт, абыйсының күзләренә мөлдерәтеп карап, ияген кага…
Бераз хәл җыйгач, инештән бер котелок су чумырып алалар да тагын юлга кузгалалар.
Бәхетләренә каршы, юлда табак хәтле салынкы башлары караеп торган көнбагыш басуына тап булалар. Кеше-кара күрмәсен өчен эчкәрәк кереп, шактый көнбагыш уалар, туйганчы ашыйлар, кесәләренә тутыралар. Яшь бәдәннәре кирәклесен алгач, малайларның кәефе күтәрелә: их, дөньялар гел шушылай гына булып торсачы!
Тузанлы юлда үзләреннән-үзләре барлыкка килеп биешә, тузгый башлаган нәни җен өермәләре генә ничектер күңелгә тәшвиш сала. Беләсе иде, нинди җанлы көч, нинди әкәмәт хәрәкәт тудыра икән аларны?
Азат офыкта күкселләнеп күренгән урманда төн үткәрербез, шунда ут ягарбыз дип ниятли. Әмма язмыш балаларга мәрхәмәтлерәк караган: урман авызында ук алар «Спорт базасы» дип язылган ике такта йорт янына килеп чыгалар. Ишекләре шәрран ачык, хәтта бер тәрәзәсен дә кубарып алып киткәннәр. Илдә каты куллы хуҗа калмагач, халык, гадәттәгечә, иясез нәрсәләрне барыбер әрәм булалар дигән сылтау белән өенә ташыган…
Әнә сыңар чаңгы таягы аунап ята, сынык боҗрасы да янында гына. Әнә ике алюмин граната. Робертны да елмаерга мәҗбүр иткән җип-җиңел агач мылтыклар, янәсе, винтовкалар өелгән… Дошманга каршы сугышу өчен, Рәсәй кадәр Рәсәй шушылар белән уйнап әзерләнгән икән.
Агач мылтыклар һәм чыра штыклар учакта бик әйбәт яналар, кызу. Ботка да пешә, бер иске чиләктә чәй дә кайнаталар, аннары көленә алты бәрәңге күмәләр. Азатның: «Ах ул кайнар бәрәңгеләр! Кулларны, иреннәрне пешерә-пешерә ашадык без аларны, минем корымланып беткән битемә карап, Робертым тавыш-тынсыз гына көлде, ә мин аның адәм рәтле көлә дә алмавын күреп елый яздым», – дигән сүзләре хәтеремдә.
База тапчаннары каты булса да, малайлар ышыкта, куркынычсыз җирдә рәхәтләнеп йоклыйлар. Шулай да Азат энесенең вакыт-вакыт ыңгырашканын ишетеп ята. Шуңа да куана ул: ыңгыраша икән, димәк, дөньяны тоя, хәтерли, аңлый, сызлана, борчыла, тавыш бирә… Ихтимал, киләчәктә теле дә ачылыр әле.
Бу төн балаларның әти-әниләреннән башка үткәргән өч йөз дә алтмыш бишенче төннәре була.
Ә мин – Азатның дусты, Робертның да бертугандай күргән күрше абыйсы – бу төнне ничек йокладым, нинди төшләр күрдем икән? Саташмадыммы икән?
Мин, әлбәттә, боларны белмим. Йокым тыныч булмагандыр дип кенә уйлыйм.
* * *
Азат белән еш очрашып тордык. Ул айга икешәр тапкыр килеп миндә куна кала иде. Татар драмтеатрында өч-дүрт тапкыр булдык. Русныкын да чит итмәдек, хәтта курчак театры белән дә таныштык. Опералардан Азат «Алтынчәч»не ошатты шикелле, тик анда да ул аның тарихи нигезе – Җик Мәргән турындагы риваять белән күбрәк кызыксынды, ахры. Казан циркына Кио килеп чыккан вакыт иде, әлбәттә, анда да бардык. Кио картайган, бирешкән, номерлары кызыклы булса да, үзе артист буларак тамашачыларны җәлеп итә алмый иде инде. Бераздан аны аренада ике улы алмаштырды.
Юк, мин Азатны театр белән мавыктыра алмадым. «Ясалмалылык, фальшь күп, озын-озак сөйләшәләр, көлдерергә дип көчәнәләр, бер дә кирәксезгә кәмит ясыйлар, тамашачы мәгънәне үзләштереп өлгерсен өчен, зәвыклы һәм фәлсәфи пауза юк. Көнкүреш баткагыннан чыга алмый автор… режиссёр… актёр… Гап-гади натурализмнан арына алмый, иң садә хисләрне меңенче кат сурәтләү белән чикләнә…» – дип, үзенчә, шөребен шөрепкә таркатып ярып салды ул. Мин бик төпченгәч, кабат йөдәтмәслек итеп: «Ә нигә мулла ролен театр сәхнәсен балаган белән бутаучы шамакайга тапшырганнар?» – дип тә өстәде.
Азат белән бәхәсләшәсем килсә дә, каршы дәлилләремне әлегә үземдә калдырып тордым, чөнки ни генә әйтсәң дә, гаибтән кайтып төшкән Азат Сәйдәшев безнең театрга көнбатыш аршыны белән якын килә иде, татар театрын, аның тарихын һәм үзенчәлеген, бигрәк тә совет чорының кысаларын белеп бетерми иде. Аңлап бетермәгәч, ул безнең сәнгатьнең кимчелекләрен гафу итә алмый иде.
Ләкин… Фәлсәфи тирәнлек җитмиме? Ә бәлки, тамашачы шуны – бик үк тирәнгә китмәүне сорыйдыр? Ә бәлки, без халыкны дөньякүләм әһәмиятле нәрсәләрдән, чын фәлсәфәдән биздереп бетергәнбездер? Ә бәлки, татар телен тел итеп үстергән шәрык алынмаларыннан арына торгач, чын фәлсәфәгә керерлек, «гали матдәләр», ягъни «югары материяләр» турында гәп куертырлык телебезне үк җуя башлаганбыздыр, сәнгатьтә көнкүреш мәсьәләләре белән генә шөгыльләнүебез дә телебезнең һәм, димәк, фикерләвебезнең хәерче хөкемендә калуыннан киләдер? Арзанлы опереттадан, кәмиттән биздерү өчен, тамашачыга каршы барырга, аяк терәп каршы торырга кирәктер, бәлки? Тамашачының зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. Алгарыш кирәк театрга, алгарыш… Ә моңа Казандагы сыңар театр белән генә бернинди ярышусыз, конкуренциясез ирешеп буламы?
Читать дальше