Фашистлар, яңадан һөҗүмгә күчеп, Совет Армиясен тагын кысрыклый башлыйлар. Хутор аркылы Киев юнәлешендә аларның эт чирүе кебек яңа гаскәрләре уза.
Азатның миен һаман бер сорау бораулый. Нишләргә? Нишләргә хәзер? Кая гына барып cыенырга? Өч төркем малай, тәвәккәлләп, юлга чыгып китә. Роберт һаман дәшми. Бөтенесен аңлый, нидер әйтмәкче булып омтылып та карый, ләкин аның табигатендә нәрсәдер бозылган, ниндидер бик нечкә пружинасы өзелгән…
Ләкин барыбер моннан ычкынырга кирәк, ычкынырга. Кыякларга. Монда калырга ярамый. Немецлар айныячак, кабат бу йортны искә төшерәчәк бит. Аннары юләр ефрейторның һәлакәтендә казына башларлар. Шикләре беренче нәүбәттә Азатка төшәр…
Ахырда Азат энесе каберенә куелган тактага аның исем-фамилиясе язылган калай кадакларга ниятли. Бу аның монда соңгы эше булачак. Ул абзар тирәсендә кул яссуы кадәр җиз калай кисәге табып ала һәм шуңа, без белән төртке-төртке эз ясап, «Сәйдәшев Айдар Нәҗип улы. 1934 – 1941» дип яза.
Менә шушы язуны Айдар кабере өстенә бастырып куелган тактага кадаклап маташкан вакытта, аның янына качып-посып кына Вася агай килеп чыга.
– Исәнме, сынок, – ди ул, шыпыртлап. – Матур итеп җирләгәнсең энеңне. Рәхмәт…
– Вася агай, сез… каян?
– Син сорама, мин әйтмим, Азатко. Миңа теге мотоцикл авариясеннән соң яшеренергә туры килде. Ә хәсисләр… ефрейторлар тиешлесен алдылар, җәһәннәм кисәве алар хәзер.
Вася агай Азатны күрергә дип кенә килеп чыккан икән. Хәзер инде ул малайларга «йорттан» тизрәк таралышырга киңәш итә.
– Сугыш өч-дүрт елга сузылырга охшаган, – ди карт. – Сиңа мин бер адрес бирәм, аны минем алдымда ятла да, аннары кәгазьне юк итәрбез.
«Гродно өлкәсе, Довбучишки авылы, Сөләйман Богданович» дип язылган була кәгазьдә.
– Татар кешесе ул үзе, – дип аңлата Вася агай. – Авыллары да – татар авылы, хәтта хан заманыннан калган мәчетләре дә бар. Ихтимал, бөтен Рәсәйдә андый борынгы мәчет юктыр да әле… Үзләре белорусча сөйләшәләр, әмма диннәрен тоталар, тик Коръәннәре дә белорус хәрефләре белән язылган… Сулейман белән без дүрт ел Германиядә әсирлектә булдык, бер сыныкны икебезгә бүлеп, бер табактан ашадык, сугышлар тынып беткәч кенә, рәхмәт төшкере, Финляндия булышлыгы белән илебезгә кайтырга насыйп булды. Юл уңаенда туктап, мин аларның авылында төн кундым, рәхәтләнеп мунча кердем. Елга бер-ике тапкыр булса да хат алышкалап тордык шулай картайганчы… Менә син шуларга барып чык – ярдәм итми калмаслар, искиткеч кешелекле халык… Миннән сәлам диярсең.
Вася агай кайсы тарафка һәм ничек барырга икәнен тәфсилләп аңлата. Бала адымы белән барганда дүрт-биш көнлек юл икән. Димәк, берәр атналык ризык алырга кирәк булачак.
– Аллага тапшырдык! – ди Василий Фомич. – Хәерле сәфәр сезгә! Бүген азык-төлек хәстәрен күр. Эссе дип тормагыз, җылырак киенегез! Аяк киемнәрегез тазамы?
– Ярый инде… – ди Азат. – Кышка тикле түзмәсме…
– Яхшы. Безнең өй йозагы бик ансат ачылыр. Анда кружкадыр, кашыктыр табарсың. Солдат котелогы… Әзрәк ипи дә булыр, аннары кечерәк банкада варенье, кара җимеш, кәгазьгә төргән чәй… Кучкарда кап ярымлап кына шырпы бар. Башланмаганын ал. Юлда энә-җебең булсын… Ну, бывайте… Бирган булса, күрешербез, – ди дә ничек килгән шулай шыпырт кына китеп бара Фомич.
Василий Фомич сурәте Азатның күңел түрендә якты бер истәлек булып, миһербанлык һәм гуманлык өлгесе булып калган.
Азат озакка сузып тормый, шул кичне үк юл хәстәрен күрә. Капчыкка Фомич әйткән әйберләрдән тыш шактый вакланган сохари, ярма, кушуч тоз, бәрәңге, ике шешә кое суы һәм үзләре киптереп маташкан берничә балык та сала. Фомичның кораллары арасында матур гына пәке дә табыла. Ләкин Азат соңгы вакытларда үзе ясаган бәләкәй финканы да ташламый – дөньяны кем белә?
Иртүк торып, энесе белән юлга чыгалар. Тизрәк, тизрәк. Тизрәк мәчетле авылга, кардәшләр арасына барып җитәргә. Кызык, алар бирегә – кояш баешына каян килгәннәр дә ничек шушында төпләнгәннәр, тамыр җибәргәннәр икән? Бүгенге кебек сугыш давыллары китереп ташлады микән әллә? Туган туфрагыннан кешене тагын нинди афәт аерсын?
Фомич Азатны олы юлдан читтәрәк, урыны-урыны белән яшел чирәм дә борын төрткән гади авыл юлларыннан барырга өйрәтә, шуңа күрә чит-ят кеше, хәрби машиналар очратмыйлар. Сугыш һәм һәлакәт эзләре дә күренми. Тын һавада пәрәвезләр оча.
Басуларда сирәк кенә әле күмәк хуҗалыклары таркалып бетмәгән (чөнки аны таркатып нишләсеннәр?) колхозчыларга – чалгы-тырма күтәргән карт-корыга, хатын-кызларга юлыгалар, ләкин алар белән сөйләшеп озак юанып тормыйлар, бу ялгыз хатыннарның биниһая кызганулы карашларын аркалары белән тоеп, адымнарын кызулаталар.
Читать дальше