Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр

Здесь есть возможность читать онлайн «Адлер Тимергалин - Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Адлер Тимергалин әсәрләренең бу томына аның повестьлары һәм хикәяләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

«Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иң мөһиме – чаманы белү» дигән иде Азат. Монысы белән ул хаклы, әлбәттә.

Музейларны яратты Азат Сәйдәшев. Чөнки аңа биредә күп нәрсә яңа иде, җан азыгы иде. Дәүләт музеенда егерменче еллардагы Татарстан байрагы янында озаклап басып тордык. Ә колхозлашу чорында авылларга кайткан зур тимер көпчәкле тракторны күргәч, Азат бала чагына кайткандай булды, куанды, тракторның бөтен нәрсәләрен капшап чыкты. Тора торгач, шушы җансыз, зур, алагаем авыр, гарип тимер кисәге минем күңелдә дә җылы дулкыннар кузгатты бугай.

Сәнгать музеенда Азат үзе генә булды. Нинди тәэсирләр алуы турында сорагач, ул иңбашларын җыерып көлемсерәде генә. Театры театр инде, ә менә сынлы сәнгатьне слесарь кеше бу кадәр нечкәли торгандыр дип башыма да китермәгән идем, ә ул, баксаң, Европа музейханәләрен йөреп чыккан икән.

– Безнең рәссамнар арасында да… теге кем әле… бунтарьлар юк икән, – диде Азат. – Гыйсъянчылар, кыюлар, башсызлар юк… – Мин текәлеп караганны абайлагач, болай дип өстәде: – Хәер… Бер картинада мин нидер сиздем бугай… Беләсеңме, анда көзге табигать фонында бер нефтьченең мәһабәт сыны сурәтләнгән… Ачы җил, яңгыр сибәли, аяк асты былчырак, ә ул – шушы кырыс стихияне, асылда, бөтен Табигать-ананы тез чүктергән әкияти каһарман… Мондый гына уңайсызлыкларга төкерә ул. Үз бурычын үтәгән, планны тутырган, яңа җиңүләрне яуларга атлыгып тора. Примитив! Әйе, башта миңа шулай тоелды да. Ләкин, җентекләбрәк карагач, мин картинада бүтән бернәрсәне дә тотып алдым – рәссамның яшертен көлүен дип әйтимме? Көлемсерәвен генәме? Мин моны аңлап ук бетермәдем, ләкин шушы сизелер-сизелмәс Мона Лиза елмаюы хакына авторны гафу иттем…

Ул картинаны мин дә хәтерли идем.

– Килешәм, – дидем.

Чыннан да, рәссам бу картинасында, фиркале рецензентларны һәм совет чынбарлыгы шушындый булырга тиеш дип тукып, Рим папасын чукынырга өйрәткән шикелле өйрәтеп торучы түрәләрне төп башына утырта, ул чынлыкта аларга нәкъ киресен сурәтли… Партшколада укып, сәнәктән көрәк булган «җитәкчеләр» сәнгать әһеле сизгәнне, ул тойганны күрмиләр, чөнки күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.

Ләкин Азат белән мин, социалистик реализм сазлыгына кереп батмас өчен, бу хакта да артык сүз куертмадык.

Әдәби музейлар белән танышкан вакытта, мин Азатны Казанның иске, Маяковский әйтмешли, «кәкре» урамнарыннан адашканчы йөрттем һәм, гаҗәпләнүемә каршы, ул нәкъ менә шушы кәкре-бөкре урамнарыбызны үз итте. Яңа бистәдә кыйшык хосусый йортлар капкасы төбендә утырып азмы гәп куертканбыздыр…

Бервакыт мин Азатка укырга «Намус» романын биреп җибәрдем. Янәсе, заманы һәм рухы буенча безнең буынга якын, аңлаешлы булыр, телен дә яратыр дип уйладым. Телен яраткан, әлбәттә, ләкин шулай да ул миңа китапны яртылаш кына укыган килеш кире кайтарды. Монда вакыйгалар программалаштырылган, бөтенесе алдан ук билгеле димәкче булды.

Шунда мин, бераз үпкәләбрәк тә, аңар «Туган ягым – яшел бишек»не китереп тоттырдым. Шикләнебрәк алса да, бу юлы Азат китапны өч атналап тотты. Юк, ул аны өстәлдә яткырмаган, бәлки кат-кат укыган.

Шуннан соң Азат Р.Гамзатовның «Дагыстаным» китабын табып укыган. Шушы ике әсәрне чагыштырган. «О, безнең Бәширов көчле, чөнки, чыннан да, намуслы, төчеләнми. Ә «Дагыстаным» шома язылган (бер баскыч югары күтәртеп, матурлап тәрҗемә ителгән), шигъри бизәкләр күп, нәкышләр, ләкин шуннан артык түгел», – дип, кыю һәм саллы нәтиҗә ясады Азат. Аннары ул Фатих Хөснинең яңартылган «Утызынчы ел»ын яратып укыды…

Шагыйрьләрдән аңа бөтен ягы белән Туфан ошый иде. Гомумән, Туфанның лирикасы белән танышканнан соң, ул, әйтик, Такташны татар шигъриятендә аргы урыннарга чигерә башлады кебек. Миндә Туфанның егерменче еллар азагында чыккан китабы да сакланган иде. Гаҗәбемә каршы, Азат шагыйрьнең яңа басмасы белән искесе арасындагы вак кына аермаларны да тотып алган.

Бераз соңрак, сөйләшә торгач кына, мин Азат Сәйдәшевнең тик кенә ятмаганлыгын, илленче елларда Көнбатыш Берлинда сәнгать академиясен тәмамлап чыкканын белдем. Гомумән, ул философ иде, минемчә. Ә шофёрлыгын ташламавына килгәндә, Азат дөнья гизәргә ярата икән. Хобби? Хобби гына түгел. «Юл йөргәндә, мин бөтен кайгыларымны онытам, – дип аңлатты ул миңа. – Күз алдымда ачылган яңадан-яңа манзаралар арасында мин Бәширов язган «яшел бишегемне» дә табар төсле була идем…»

Кыскасы, юл йөрү аның йөрәгенә үзе бер шифа, бәлзәм кебек икән, ягъни тәкъдир аңа мосафир булырга кушкан…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x