Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр - 4 томда. 2 том

Здесь есть возможность читать онлайн «Әхәт Гаффар - Сайланма әсәрләр - 4 томда. 2 том» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. ISBN: , Жанр: foreign_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы Әхәт Гаффар әсәрләренең бу томына авторның «Яшиселәр алда иде», «Дәрья башы» повестьлары, «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» романнары керде.

Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Без курткабызда МОПР 6 6 МОПР – Международная организация помощи борцам революции. значогы йөртә идек, галстук такканнарны комсомол җыелышларында тикшерәбез, кызлар белән үбешмичә генә йөрибез. Безнең хыялларыбызны ГОЭЛРОның тиздән бөтен ил буйлап кабынасы утлары биләгән иде. Йөз меңнәрчә кубометр бетон салу, үземне миллиметрлы төгәллек белән корыла торган куәтле-куәтле җиһазлар белән эшләргә тиешле кеше сурәтендә хис итүем канатландыра иде. Без үзебезне ил өчен гадәттән тыш кирәкле белгечләр итеп сизә башлаган идек инде. Глеб Максимилианович Кржижановскийның, Карунин мәйданындагы СССР Госпланыннан безнең институтка килеп, Ангара елгасы куәтен электр тогына әйләндерү һәм шуны меңәр чакрымга тапшыру, Эйнштейнның чагыштырмалылык теориясе, атом-төш реакциясе хакында сөйләүләреннән күңелебездә кузгалган җилкенүләр, түземсезләнеп киләчәккә ашкынулар белән миңа нарком тапшырган бурыч арасында аерма ай-һай зур иде!.. Хыялларымнан бик артка чигендем түгелме соң? Кайчан гына без, бер төркем студентлар, Глеб Максимилиановичның Садовникидагы иске фатирында әле бәхәсләшеп, әле уен-көлке белән онытылмас кичләр үткәрә идек. Ә хәзер мин кайда, нишлим, бурычым ни, хыялым нинди? Бармак белән санарлык шәхси әйберләремнең иң кадерлесе – шул кичтә ул кул куеп бүләк иткән китап – «И. И. Сквор- цов-Степанов. СССРны электрлаштыру» – олы хыялларымның чәлпәрәмә килүенә шаһит бер истәлек кенәмени инде? Электр станцияләрен илнең йөрәге, ә ток йөгерә торган чыбыкларны кан тамырлары белән тиңләштерү заманнары иде. Газеталар Идел, Днепр кебек елгаларда башланачак фантастик төзелешләр хакындагы сүзләр белән тулы. Төрле проектлар, идеяләр, Чирчик гидростанциясе проблемасы тирәсендә дуслар, дошманнар бәрелешә башлады. Без, үзебезне шул идеяләрне тормышка ашыручылар урынына күреп, аларны яратып һәм яклап бәхәсләшә идек. Мин хыялымда Днепрогэска китәрмен һәм шунда меңләгән кеше арасында йөрермендер кебек иде.

Ә моның урынына язмышым күп катлы, колонналы-аркалы, бизәк-нәкышләр белән чуарланып беткән йорт каршындагы эт оясы ише генә булып күренгән авыл станциясенә килеп бәйләнде. Канатлы хыялым язмышым белән килешмәскә кушты. Максат белән чынбарлык уйларымда кара-каршы бәхәсләште.

Алай да…

Баштагы көннәрдә, зур газаплар кичерә-кичерә, әнә шул хыялларым үлгән кебек булды.

Кайбер төннәрне, йокыга китә алмыйча, уемда гел исәп-хисап ясыйм, лампага ут кабызып, таң атканчы бәләкәй станциянең төрле күренешләрен кәгазьгә төшереп карыйм. Эш алай ук тез буыннарын калтыратырдай катлаулы булырга охшамаган. Исәбем белән бөтен эш күләме изгеләр зираты торган ташлы үр итәге буенча – елгага янәшә – нибарысы йөз сажин озынлыгында, ике-өч метр тирәнлегендә төп канау казып, аннан тагын язгы суларны, җәйге ташкыннарны уздырып җибәрергә запас канау ерудан, җиде-сигез метр биеклектәге агач буралы буа буудан, казанлыкны киңәйтеп, тирәнәйтеп, шунда имән субайларга станция бинасы корудан һәм тегермән салудан гыйбарәт. Ә авыл урамнарына баганалар утыртып чыбык сузу мунчадан соң салкын әйрән эчеп җибәргән шикелле рәхәт кенә булыр кебек. Иң мөһиме, гадилек, эшне мөмкин кадәр җиңеләйтерлек җай табу.

Нарком яныннан кайткач, төп сызымымны, исәп-хисап кәгазен тотып, Каһир Сафин янына кердем. Ул кәгазьләремне борын тишекләреннән бөркелеп чыккан тәмәке төтене белән өретте дә:

– Шәп! Миңа ошый бу, шайтан! – дип, бүлмә буенча йөренде.

– Иртәгә керешик, – дидем мин.

– Иртәгә?!

– Иртәгә. Сузарга ярамый.

– Сузарга дип… Халык ни әйтер бит әле!

– Ни әйтер дип… Бу нәрсә халыкның үзенә кирәк ләбаса! – дидем мин, кәгазьләремне җыеп.

Мөгаен, кыяфәтем бик мескен булгандыр. Каһир моны шәйләде, ахрысы.

– Борчылма, халык риза, риза!.. Ярый, иртәгә халык белән тагын бер сөйләшик, – диде ул.

Җыелышны кичкә җыярга булдык.

Авылда дүрт йөз сиксән хуҗалык санала, эшкә шуның яртысыннан берәр генә кеше чыкса да… Кәгазьләремдәге эш вакыты тагын ул хуҗалыкларның яртысында ат булуын күздә тотып исәпләнгән. Өч ай, иң күбе – дүрт, шул җитә. Идел буарга чыкмыйбыз. Немецлар белән американнар моның ишеләр белән булышмый да. Анда электр станцияләренең егәрлеген меңнәрчә ватт белән саныйлар.

Икенче көнне кичкә кадәр үземне кая куярга белми йөдәдем. Иртәдән су буенда тулгандым бугай, таяк белән комга нидер сызгаладым, боздым, тагын сыздым. Аннары өелгән бүрәнәләрне, ярылган такталарны җентекләп санап чыктым, шәмәхә карандаш очын төкерекләп, дәфтәргә теркәдем. Кояш такталарны, агачларны киптерә, һавага сизелер-сизелмәс кенә кайры исе чыккан. Тургайлар сайрый, инешнең аръягындагы болында бытбылдык кычкыра иде.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр: 4 томда. 2 том» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x