Болар кәгазьләремдә исәпкә алынмаган, башыма кереп карамаган, күңелемә килмәгән. Аннары соң крестьянның печән чабасы, урак урасы – тагын әллә ниләр эшлисе дә бар ич әле!
Эре тамчылы яңгыр яварга кереште. Мин читән, абзар сыларга ак балчык ала-ала кәрнизләнеп калган куыш астына постым да, изүемне чишеп, сызымнарымны култык астына яшердем. Башымдагы уйлар таралды. Тау түбәсендә кайсыдыр бер төшкә яшен бәрде, ахрысы, мин, таш ишелгән авазга куыштан чыгып, өскә карадым һәм чак кына читкә янтаеп өлгердем: баш очымнан гына ябалак кебек тавышсыз тизлек белән чүлмәк кадәрле түгәрәк таш очып үтте дә яр кырыенда күздән югалды. Аның тоба суына шапылдап төшүен ишетми калдым, игътибарымны бүтән нәрсә җәлеп итте – югарыда ниндидер хәрәкәт сизендем, кемдер тау кашы артына качкан шикелле булды. Өстемә баягы таш кузгаткан туфрак коелды. Ни булыр бу дип, югары менеп киттем. Тезләремне, күлмәк җиңнәрен буйый-буйый, юешләнгән ак балчыкта тайгалап, ныгып җитмәгән әремгә, шайтан таякларына, ташларга ябыша-ябыша, өскә үрмәләдем. Ак ташларны зәңгәрләтеп, ә яшел үләннәрне, вак куакларны агартып, тагын яшен яшьнәде, тауның эчендә күк күкрәде сыман. Манма чыландым, йөрәгем еш-еш тибә, тыным буыла, тырнакларым каерылуын да тоймыйм. Тау күкрәгеннән тырпаешып чыккан очлы ташлар, кытыршы һәм чәнечкеле гөлҗимеш куаклары кулымны тырный. Бер-ике тапкыр аягым таеп, бармак очларында гына асылынып калдым. Кая ашкынам соң әле? Әйтерсең лә артымнан куа киләләр.
…Ә өстә җан әсәре дә юк иде. Иңкүлектә ялгыз ат утлап йөри, күк күкрәгән саен, ул муенын турайта да башын тагын ия, тышаулы булганга күрә, кушаяклап алга сикергәндә, яшен яктысы аның ялын ялкын телләре сыман кызартып күрсәтә, ат үзе тимерчелек учагыннан чыккан утлы күмергә охшап кала.
Аръяктагы киң болынга авыл көтүе таралган, юлдан җигүле ат бара, ә арбага утырган юлчы җыр суза.
Авыз эчемнән генә көлеп куйдым. Кемдер сагалап, өстемә таш тәгәрәтте дип уйлавым артык бугай, үземнән үзем оялып киттем. Ташны, мин текә ярдан күтәрелгән чакта, күземә карап, тагын тәгәрәтә алырлар иде ич. Моны ул качмый-нитми, йөземә бәреп, чарасызлыгымнан көлеп, үзенең өстенлеге белән масаеп эшләр иде. Туктале, берни кырмас борын кемгә хаҗәт тә, кемнең мәкерле ниятенә каршы чыктым соң әле мин? Каян килгән Алланың кашка тәкәсе!
Күккә карап һәм битемне яңгырга куеп, тагын көлмәкче идем дә кире уйладым, ә Рамазанов? Ул кемнең үт куыгына таш булып кергән дә ничек корбан булган соң? Урыныннан яңгыр кузгаткан очраклы таш белән Рамазановның кул астыннан табылган револьвер арасында уртаклык булмаса да, үз-үземне аямыйча тау башына менүем әрәмгә китмәде. Яр читенә килеп, түбән карадым. Шундый текә тауга менгәнмен. Өстә торуы рәхәт. Кем белә, бәлки, һәрчак шулай уяу тору кирәктер. Шуны сизеп, күңелемә искәртеп куйдым. Алны-артны карамыйча, канатланып, шушы ярга үрмәләп менүем файдасыз булмады. Табигать белән кеше арасында очраган теләсә нинди куркыныч очрак эзсез калмый.
…Табигатькә мөнәсәбәтем – аны тоюым, аңлавым – гомерем буена сабак булды…
Күлмәгем астына тыгып куйган сызымнарым һәм саннарым шәмәхә карандаш белән сырланган иде – кәгазьләр җебеп, язулары җәелеп беткән булып чыкты.
Моны начарга юрадым.
Хәер, яттан беләм, эшне алардан башка да башларга мөмкин, тик төп документның һәрвакыт кул астында торуы кирәк, кем килеп сорамас йә карамас, яңадан яңартып, төзәтеп сызасы булыр.
Бер бит кәгазем җиргә төште. Алырга иелдем. Кытыршы ташлар, кылганнар һәм шайтан таяклары арасындагы ялангач җирдә бер эз ярылып ята иде. Монда, таштан ташка сикерә-сикерә, кемдер әле генә каядыр үткән. Тау очындагы гаять зур ташка менеп, күпме генә карансам да, тирә-юньдә җан әсәре күземә чалынмады. Хәер, тауның тирән-тирән ерганаклар белән телгәләнгән, сыеныр, посар өчен уңайлы урыннары күп.
– Яра-а-р, – дип куйдым. Гаҗәп, бу хәлгә һич аптырамадым. Әйтерсең лә көтелмәгән нәрсә юк, шулай тиеш.
«Яңадан сызармын», – дип уйладым мин, кәгазь битен җирдән алып, барысын бергә түгәрәкләп төрә-төрә.
Яшеннәр болыт көтүен инеш буенча түбән куалап төшеп китте. Шунда юнәлдем. Яр белән басу арасындагы юеш үләнле тугайлар, болын, ә аннары түбәнге рус авылының ызанлы басулары башлангач, әле елга яры буйлап сузылган киртләч-киртләч тайгак көтү сукмакларыннан, әле үги ана яфраклары, бөтнек һәм кыяк баскан тирән ерганакларны турылай кисеп, ә сулыларын әйләнеп чыгып, мин бардым да бардым. Ботинкам лычкылдап, лайлаланып, табанына үзле балчык ябышып бетте, чалбар балаклары манма су булды. Инешнең ат дагасы кебек түгәрәк бер борылышыннан күтәрелеп киткән үр башында биш гөмбәзле һәм шәмдәй туры манаралы, куе кызыл кирпечтән салынган чиркәү, дүртпочмаклы, пычрак сөремле кирпеч торба (соңыннанрак мин аның спирт заводы морҗасы икәнен белдем) күренеп тора. Хайван сөякләре чәчелеп яткан үләксә киртәсен тирәләп үттем, бер урында, инеш борылышын турылай кистерәм дип, сазлыкка кереп киткәнмен, баскан саен сиртмәле бишек шикелле тирбәлгән түмгәклекне узып, шәмәхә ләмле, суында һичнинди үлән үсмәгән һәм бөҗәк йөзмәгән чоңгылларга килеп терәлгәч, читкәрәк тайпылып, кире борылдым, юеш үләнне ерып үткән эзгә юлыктым. Кемнеке? Иясе кайда?
Читать дальше