Ул, иярдән егетләрчә сикереп төшеп, тезгенен сузды. Кожаны коп-коры, итәге дә. Ә күн итегенең гуталины ышкылып бетеп, башы агарып тора. Юеш үлән ерып йөрү билгесе. Карашымны тоеп, ул:
– Йә? – дип, кулы белән бирегә үлән ерып килгән эзенә таба ишарәләде.
– Рәхмәт, – дидем, тик кузгалмадым әле. Ул, ризалыгымны аңлап, атны тезгененнән тоткан көйгә алга узды, мин ат артыннан иярдем. Ә эт алга йөгереп китте, Настя, үлән ашап, артта калды.
– Рамазанов урынынамы? – дип сорады ул бераздан. Җавабымны яки «Каян беләсез?» дип соравымны көтеп тормастан: – Моны сезнең мине белмәвегез әйтеп тора, – диде. – Аннары яңа кеше килгәнен дә ишеттем. Инеш буенда йөргәч, сез булмый кем булсын инде.
Кожанының арттагы ертыгыннан зәңгәр бостон галифе чалбарының да юеш икәнен күреп алдым. Кожанын һәм эшләпәсен ул яңгыр туктагач кына кигән инде, алайса. Ә яңгыр астында нишләп йөргән? Кайда?
– Юнус Юсупович минем яхшы танышым иде, – диде ул, яртылаш борылып. – Авыр туфрагы җиңел булсын.
– Ничек таныштыгыз? – дип сорадым мин, дәшми барудан уңайсызланып.
– Нәкъ сезнең белән танышкан кебек.
– Ул чагында да Настяны эзләгән идегезмени?
Без хәзер яфрак араларында кояш җемелдәгән көдрә, җыйнак ябалдашлы зирекләр тирәли бара идек.
– Настяны? – дип сорады ул, адымын әкренәйтеп. – Әйе, Настя адашкалый, бичара. Бүген көчкә таптым малкайны.
Агачлык бетте. Түгәрәк күл буена килеп чыктык. Кечкенә генә, ярыйсы ук текә ярына хәтфә үлән үскән, суында камыш та, кыяк та үсми, аның каравы яңа борнап чыккан үрдәк бәбкәләре төсле сары төнбоеклар күп. Агачлык белән күл арасында такта түбәсе мүкләнеп беткән тәбәнәк бер йорт тора, бер тәрәзәсеннән кала һәммәсенең дә капкачлары ябык. Капка юк. Келәт җимерелгән, абзар, күл буенда кабык түбәле мунча, тигәнәк һәм әрем баскан алма бакчасы, арттарак киртә белән уратып алынган, кайчандыр яшелчә бакчасы булган урын.
– Настяны озак эзләдегезме? – дип сорадым.
Ул иңбашы аркылы гына карап алды.
– Быел яңгырлар еш ява, – диде ул, җавап бирмичә.
Атының тезгенен болдыр баганасындагы кадакка элде дә, эшләпәсен салып, кул сырты белән тирләгән маңгаен сөртте. – Узыгыз. – Ул, болдырга кергәч, өйнең киез белән тышланып, аркылы-торкылы каеш сугылган ишеген ачып куйды.
– Керә торыгыз! – диде ул һәм келәткә кереп китте.
Ишегалды чирәмле, ә болдыр баскычы төбендәге шәрә җир юешләнеп җебегән, анда аның күн итек эзе ярылып калды. Папирос кабызган һәм тарткан булып, баскычка утырдым һәм шул эзгә текәлдем. Тау башында уң аяк эзе батып калган иде. Ә монда – сул аякныкы. Ләкин шул ук – аның күн итегенеке! Һич шикләнмәдем. Гаҗәп, әмма мин җиңел суладым.
Ботинкамны салып, оекларымны сыктым, кояшка куйдым да яланаяклап өйгә кереп киттем. Киемнәрем кипшеп бетмәгән иде әле, өй эчендә салкынча, шуңа күрә туңдырып җибәрде. Ишек катындагы стенада ике ау мылтыгы, патронташ, эт муенчагы, тагын ниндидер каешлар эленеп тора. Идәнгә уеп, сырлап ясалган агач караваттагы чәчәкле мендәрләргә, зур мич авызына такта капкач белән капланган тәрәзәнең ярыкларыннан көйрәп торган кояш нурлары төшкән.
Мылтыкны, алып, ишеккә төбәдем. Хуҗа керде. Өс-башын салган, якасыз эчке ак күлмәктән, шул ук галифе чалбардан, тик минем кебек үк яланаяк. Тозлы гөмбә салынган алюмин тәлинкә, куе коңгырт төстәге һәм ялтырап торган, мин белмәгән җимеш белән тулы кызыл чынаяк касә тоткан, әмма нигәдер алюмин тәлинкәне беләгенә куйган да корсагына терәгән. Уң кулы исә буш. Үзенә төбәлгән мылтык көпшәсен күргәч, шул кулы күз иярмәс тизлек белән, кобура эзләгәндәй, биленә ятты, тик… Уң кулы менә ни өчен буш икән аның! Ул уң кулын буш йөртергә күнеккән.
– Түрдән узыгыз, – диде ул. Тавышы коры чыкты. Димәк, җанына курку йөгергән булган. Ул өстенә чуклы-чачаклы яшел ашъяулык җәеп куелган түгәрәк өстәл янына узды. – Ә мылтык корылмаган. Патроннарны ерак тотам мин, килде-китте кешеләрнең кулы җитәрлек урында түгел.
Көлгән-шаярган булып, мылтыкны чөйгә элдем, өстәл янына килеп утырдым.
– Ярый әле монда килеп чыккансыз! Кайвакытта иркенләп сөйләшү тансык. Бигрәк тә җанны ямансулата торган менә шушындый яңгырлы көннәрдә. Беләсезме, авылда күңелле дип әйтеп булмый. Җан ялгыз, шуннан котылыр әмәл юк. Хәер, сезгә авыл тансык тоеладыр әле. Ә килүегез, бигрәк тә шундый зур миссия белән, гаять мактаулы эш. Ышаныгыз, мин эчкерсез әйтәм: гаять мактаулы эш. Сез әле яшь, биредә сезгә кызык булыр. Ша-актый кызык! Хәтта мин карт бүре дә ярыйсы гына юаныч табам әле. Менә бу хутор минем шул юанычларымның берсе инде ул. Кемгәдер сәеррәк тә тоелуы бар, мин бит партия кешесе, җаваплы эштә. Әмма миңа кызык, шайтан алгыры!.. Безнең уртак сүзләр булыр әле. Һәрхәлдә, ышанам… Әйе, сезнең авылга килүегез яхшы нәрсә ул. Мактыйм, мактыйм, хөрмәтлем!..
Читать дальше