Кеше үз мәсләген, бурычын үтәсә дә, максатына ирештем дисә дә, ул бурычны, ул максатны Тукай шәхесе, эше белән чагыштырып караса, үз алдында яңа биеклекләр күргәндәй була. Максат үренең тагын да ераграгы ачыла, салават күперенең моңа кадәр абайламаган яңа төсләре, бизәкләре күренә, шунда тормыш мәгънәсенең тирәнрәге, катлаулырагы беленә. Шуннан Тукай шигырьләрен әллә кайчангы дип түгел, ә бәлки кичә генә яки әле бүген генә язылгандай итеп укыйсың. Аның дәрт-дәрманлы, төшенкелекне җиңгән, көнкүрешне узып, ерак-еракларга төбәлгән, яшәү хозурлыгы белән ташып торган иҗаты аша хәзерге заман кешесе үз асылын, тормыштагы үз урынын аңлауга ирешә. Ул гынамы соң: Тукай безнең эшләребезне сынап, кылган гамәлләребезне барлап, халкыбызны бизмәнләп, безне киләчәктә дә көтеп торадыр сыман.
Тукай – юл күрсәтүчебез. Кешелек тарихын Гомер, Кол Гали, Данте, Сервантес, Мөхәммәдьяр, Фирдәүси, Шекспир, Гёте, Пушкин, Шевченко, Тукай кебек мәшһүр сүз ияләреннән башка күз алдына китерүе кыен. Боларның һәммәсе, үз заманы өчен генә иҗтиһад кылмыйча, кешелек үтәсе юлның текә борылышларына маяклар булып басканнар, тарихның караңгы упкыннарын уй-фикерләре белән яктыртканнар. Аларның мәнфәгате кешеләрне яратудан гыйбарәт, кылган эшләре – кешеләр бәхете хакына.
Күп кыен ашаса да, күп каргаулар ишетсә дә, Габдулла Тукай үз язмышын җиңеләйтергә тырышмаган, ни бар, шуңа риза төстә намусы белән алыш-биреш ясамаган, ә бәлки, гасырлар буена килгән ялган һәм гаделсезлекне кире кагып, үзен дөньяга китергән татар халкына тыйнак төстә хезмәт иткән. Мәрхәмәтле бала үзенең игелекле ата-анасын шулай карый. Тукай, «халыкны яратам» дип, күкрәк сукмаган, илгә тугрылык дип, ант эчмәгән. Яшәү рәвеше, иҗат максаты, «һәрнәрсәне дә җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте», яктыны, яхшыны күрүе белән ул үз итүне, яратуны, тугры булуны белдергән җанга әверелгән. Тукай – бурыч төене.
Габдулла Тукайны аталардан бигрәк аналарга тиңлисе килә. Аерма фәкать шунда гына: аналар үз балаларына бишек җырын йокласын өчен җырласа, Тукай үз милләтен йокыдан уятыр өчен җырлаган. Ул үз яңарышының давылында уянган халыкның бишек җырчысы гына булып калмыйча, аның азатлык сакчысы, рух канаты, көрәш коралы, максат байрагы сыйфатында күтәрелеп чыкты. Ул үзенең иҗтимагый, сәнгать һәм әхлак орлыгын халыкның өмет, омтылыш, көрәш туфрагына чәчте. Аның ниятләре гомумкешелек идеаллары белән тәңгәл. Шуңа күрә Россиядәге төрки халыклар үзе исән чагында ук аны уртак шагыйре итеп саный, үз итә: төркиләрнең яшәү канунында, рухи дөньясында Тукай иманы, Тукай моңы меңьяшәр имәндәй тамыр җәйгән.
Заманында ятим Апушны Казанга алып килеп: «Асрамага бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргәннәр. Бүген Балтыйк диңгезеннән алып Тын океандагы Татар бугазына чаклы үз җирендә, үз илендә яшәгән татарлар, дистәләрчә төрки милләтләр Тукайны үзенең олуг улы, үз йөрәгенең бәхет, дуслык, азатлык илһамчысы сурәтендә кабул итте. Ятим Апуш ялгыз иде, шагыйрь Тукай хәзер миллионнарча өйләрдә яши. Габдуллаҗан Мөхәммәтгариф вә Бибимәмдүдә углының фәкыйрь бишеге Кушлавыч авылы күге астында гына эленеп тора иде, хәзер аның шигъри бишеге Ауропа һәм Азия кыйтгаларында тирбәлә.
Тарих бөтен бер халыкка, ул халыкның һәр кешесенә иң дәһшәтле мизгелләрдә акыл күзе, йөрәк хисе, тән дәрт-дәрманы биргән мәшһүр затларның әдәби әсәрләрен белә. Безнең милләтебез өчен Кол Галинең иң караңгы төннәрдә чыра яктысында укылып, яшәү өметенә әверелгән «Кыйссаи Йосыф»ыннан соң шундый ук көчкә ия затларның иң кирәге, иң бөеге – Габдулла Тукай.
1941–1945 еллардагы дошман амбразурасын күкрәге белән каплап һәлак булган Газинурны да, һәр боерыгы меңнәрчә сугышчы гомере белән үлчәнгән татар генералларыбыз да, кормашчы-җәлилчеләрнең Украина, Белоруссия урманнарында, Франция тауларында, Бельгия җирләрендә фашизмга каршы сугышкан көрәштәшләрен дә, җиңү хакына тылда соң мәдәтенәчә эшләгән өлкәннәр һәм балаларны да Тукайның:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез, –
дигән юллары рухландырган. Тукай элеккегә караганда да биегрәк күтәрелгән, якынрак тоелган. Аның шигъри юллары халык язмышын, кешенең иң изге бурычын яктырткан нур көлтәләредәй балкыган, кеше булуның иң югары ноктасы үзеңне азатлык өчен көрәшче итеп сизү, ә ул көрәшнең яшәү икәнен раслап ялтыраган. Вәхши, алама явызлыкның кешелекне буарга үрелгән хәшәрәт бармакларын тарих ярыгына кыстырыр өчен, Тукайның бер Былтыры безнең миллионнарча егетебезгә әйләнеп күтәрелде ул. Аның «Шүрәле»сендәге көрәш мәгънәсе, Фәрит Яруллинның сугышчан моңы белән тып-тыгыз кушылып, без – татарның җиңүебез тантанасы рәвешендә дөнья сәхнәләренә менде, ничәмә-ничә халыкларның күңел түрен яулады. Бөек акыныбызның сихри сүзе тормыш биюе төсен алды. Ә кешеләр биегән җирдән үлем ераккарак кача. Ни өчен? Чөнки давылга караганда сандугач көчлерәк.
Читать дальше