– Ләкин фикер кешене әдәплелеккә өйрәтә, адәм баласы алдына килгән каршылыкларны гадел рәвештә хәл итәргә ярдәмгә килә.
– Баладагы әдәплелек кемнән, мөбәт?
– Ата-анадан, олуг каһин, ата-анадан һәм нәселдән.
– Мин әйтәм, адәм баласына әдәплелек хатын-кыздан килә. Хатын-кыз – мөбәтләр өчен хәрәм заттыр.
– Шуңа карамастан без аларны якларга тиешбез. Кешелек дәвамы хатын-кызда, ил-дәүләтләр дәвамы да.
– Кешелеккә тормыш бирүче – ут. Ут булмаса, барыбыз да бик тиз катып үләр идек, – диде олуг каһин һәм, җавабыннан канәгать калып, кемгәдер ишарә ясады.
– Безнең кулда шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы, олуг каһин.
Олуг каһин, ялт итеп, әле булса аягүрә басып торган мөбәткә карады, янә кемгәдер кулы белән ишарә ясады. Ул арада ут тирәли тезләнеп утырган мөбәтләр – ак киемлеләре дә, кара киемдәгеләр дә аягүрә торып бастылар һәм барысы да олуг каһингә карап тынып калдылар. Атакай Шахрайның һәр хәрәкәтен кабатлап торган шаһзадә Бәһрам өчен үзе бер сихри дөнья иде бу. Бәһрам грек-гарәпләр арасында үсте. Бала чакта аны атасы Ядигәр әманәт йөзендә гарәпләргә бирә. Гарәпләр кара ташка табыналар иде, ләкин һәммә ыру үзенчә. Иллә анда бердәм утка табынган кавемнәрне күрмәде. Менә мондагыдай, йөрәк кысылырдай итеп тантаналар да уздырмадылар, бәхәсләр дә алып бармадылар, һәр кавемнең үз поты, үз алласы бар, берәү дә теге йә бу аллага көчләп тартып кертми. Мөбәтләр исә бердәм булырга тырышалар, нәкъ сармат һәм унуклар кебек утка табынмакчылар…
Кисәк кенә кыллы коралда уйный башладылар. Сихримоң бик тиз барысын да әсир итте, әмма моң вә музыка, ничек башланган булса, йөрәк өзгеч аваз салып тынып та калды. Шаһзадә храмда бернәрсәне аңлады – мөбәтләр аны ил тәхетенә утыртмакчылар. Ләкин барысы да бердәм фикергә килә алмадылар. Шаһиншаһ Ядигәрдән ике углан кала, икесе дә тәхеткә утырырга хокуклылар. Шаһзадә Бәһрам карашы белән мөбәтләр арасыннан энесе Хәсрәүне эзләде, ләкин күпме генә эзләсә дә, караса да таба алмады. Хәер, ул аны танып та бетермидер, чөнки аларны үсмер чакта ук аердылар. Тик бүгенге тантана нигә? Ике угланның берсен тәхеткә утырту өчен кем соңгы сүзне әйтергә тиеш? Олуг каһинме? Юк, бер ул гына түгел, ул да әнә икеләнә, шикләнә. Һәрхәлдә, ул бүген бернәрсәгә төшенде – аларның язмышларын менә шул ак һәм кара киемдәге мөбәтләр хәл итәчәк.
– Олуг каһин, – дип янә күтәрелде ак киемдәге мөбәт. – Шаһиншаһ Ядигәрнең икенче улы безнең кулда. Ул да тәхеткә лаек бала. Ул да сасанидлар нәселеннән… Димәк…
– Сабыр, сабыр ит, мөбәт. Иртәгә барысын да хәл итәрбез. Храмга иртәгә аксөякләр дә киләчәк, күрсеннәр, баксыннар – мөбәтләр бар нәрсәне дә гадел хәл итәләр.
Храмда шау-шу, ыгы-зыгы купмады, барысы да әкрен генә кузгалдылар. Урыныннан кубуга, атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамның терсәгеннән алды һәм үзе белән ишеккә таба әйдәде. Аңлап җиткермәде шаһзадә Бәһрам мөбәтләрнең сәясәтен, төшенеп җитмәде – шул сәбәпле булса кирәк, храм баскычларыннан төшкәндә, аның йөрәге калтырана башлады. Шунда янә келт итеп хәтеренә Германрих король кызы төште һәм ул, сукмак юлга төшүгә, атакай Шахрайның кулына ябышты.
– Кыз бала кая, атакай, король кызы?
– Алар барысы да шаһиншаһ сараендагы җарияләр арасында инде, шаһзадә, бер дә борчылма, ул кыз тәхеткә утыру көнендә үк синең хозурыңда булыр.
Бераз тынычлана төште Бәһрам, ләкин Шахрай атакайга ышанып җитмәде, дәүләт иминлеген үз кулларына төшергән һәм атасын үтерүгә барган мөбәтләргә һәм алар уздырган илдәге сәясәткә тыштан риза булса да, күңеле белән аларның сәясәтен кабул итмәде. Шул ук вакытта аңлый иде, ул әлегә һични кыла алмаячак. Аңа әлегә бер чара кала – көтү, сабыр итү. Ул бераз чамалый иде, иртәгә храмда аның белән бергә энесе Хәсрәү дә булачак. Кемне тәхеткә тәкъдим итәрләр мөбәтләр, кемне ил белән идарә итәргә сайларлар? Бәһрам шаһзадә белми иде. Шуңа күрә атакайга ияреп бару җаенда: «Сарматлар әйтмешли, тапшырыйк Тәңрем сиңа», – дип, күк йөзенә карап алды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.
Читать дальше