Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2012, ISBN: 2012, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Атилла» романы урын алды.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошел роман «Атилла».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Сарайга кайтам! – диде.

Байрак тотып килгән азат атына менде, һәм алар, ничек җилле генә килгән булсалар, шулай ук җилле генә атларын юыртып китеп бардылар. Хәрәм атакай Шахрай аты белән шаһзадә янына килде, кулыннан байракны алды һәм сарайга таба кузгалды. Бәһрам шаһзадә аңа иярде. Шунда, нәкъ менә шунда атын хәрәм атакай аты артыннан атлатып кузгалуга, атасының соңгы язган хатындагы сүзләр исенә төште: «Син, углан, башкалага кайта тор, ә мин Фәрүзгә мөбәтләрне бастырырга юнәләм». Бүген Бәһрам шаһзадә мөбәтләрнең үзен каршы алуларыннан ук аңлады – ил тәхете буш.

Каланың басу капкасын әкрен генә уздылар. Ике яклап шаһзадә Бәһрамга кул сузып дехканнар басканнар. Бәһрам шаһзадә билендәге янчыкны суырып алды һәм ике яклап баскан дехканнарга көмеш дирһәмнәрне сипте. Халык аңа дан укый иде, сибелгән көмеш дирһәмнәрне күрүгә үк җыярга ташландылар, ә ул арада юлчылар тар тыкрыкларны җилле генә узып киттеләр. Күп тә үтми, алар сарай капкасына җиттеләр. Бәһрам шаһзадә күрде: аның йөзбашы Артак капка янында тора. Шулчак аның кырына, чаптырып, хәрәм атакай Шахрай юнәлде, капкада торучы азатлар сөңгеләрен чалыштырдылар. Капкада олуг мөбәт пәйда булды, ул шаһзадә кешеләрен сарайга уздырырга боерды. Сарайга керүгә, атлардан төштеләр һәм Ут храмына таба киттеләр. Храм болдырында аларны олуг каһин Тахамтан көтеп тора иде. Барыр җайда хәрәм атакай Шахрай шаһзадә Бәһрамга карамый гына әйтте:

– Олуг каһиннең аягына төш.

Шаһзадә Бәһрам, нәкъ атакай Шахрай кушканча, олуг каһингә җитәрәк аягына төште. Олуг каһин аның иңбашына кагылып алды һәм аягына басарга кушты.

– Төкле аягың белән, шаһзадә! Без сине көткән идек, шаһзадә Бәһрам, – диде олуг каһин һәм Бәһрамның күзләренә карап алды. – Атаң шаһиншаһ Ядигәр Фәрүздә һәлак булды. Ил тәхете буш. Мөбәтләр өмете синдә, аксөякләрнең дә беришләре синең яклы. Ләкин мөбәтләрнең берише энең Хәсрәүне тартмакчылар. Без исә барысын да гадел рәвештә хәл итәргә булдык…

Шулай диде дә олуг каһин, борылып, храмга кереп китте. Мөбәт Шахрай белән шаһзадә аңа иярделәр. Храм уртасындагы сандалда ут яна, ут тирәли, боҗра хасил итеп, ак һәм кара төстәге чүпрәккә төренгән мөбәтләр утыра. Алар хәтта Бәһрам шаһзадәгә күтәрелеп тә карамадылар. Олуг каһин Тахамтан, аның артыннан атакай Шахрай, ахыр килеп, шаһзадә Бәһрам да ут каршына тезләнделәр. Алар бермәл, дәшми-тынмый гына, утка карап утырдылар. Бераздан олуг каһин әйтте:

– Фарсыларда бары тик Ут храмнары гына булырга тиеш!

– Хак, хак, хак! – диештеләр аңа җавап итеп мөбәтләр.

– Кылыч белән хакыйкать эзләмиләр, хакыйкать утта табыла. Кылыч белән хакыйкать эзләргә чыккан шаһиншаһ Ядигәр кылычтан башын салды. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! Без хәзер барыбыз да бертигез!

– Кылыч күтәргән кылычтан китте. Без җиңдек! Хакыйкать җиңде! – дип кабатладылар беравыздан ут тирәли утырган мөбәтләр.

Хәзер генә игътибар итте шаһзадә Бәһрам: мөбәтләрнең бер өлеше – карадан, икенче өлеше актан киенгәннәр икән.

– Инде ихлас сүзне кара як әйтсен, – диде олуг каһин.

Кара киемдәгеләр төркеменнән берәү торып басты:

– Мөхтәрәм олуг каһин, адәм баласын дөньялыкта өч хакыйкать саклый: яхшы Фикер, хак Сүз, кылган Гамәл. Яктылыкның асылы – Фикер! Нигә безгә храмда ут тотарга, ил тәхете буш булгач?!

Олуг каһин сорау бирүчегә сабыр гына җавап бирде:

– Без яктылыкка омтылабыз, безгә бүген ут кебек якты вә хакыйкый фикер җитми. Хакыйкый фикер йөрәгебезгәут булып кунсын өчен җыелдык без храмга. Без бүген гадел шаһиншаһка – яктылыкка мохтаҗ, – дип тавышын күтәрә төште олуг каһин. – Адәм балаларын гөнаһларыннан арындыру өчен изге якты ут кирәк. Ә хакыйкать безнең алда инде. Ул— шаһзадә Бәһрамдыр. Утка дан, дан, дан!

– Утка дан, утка дан, дан, дан! – дип кабатладылар мөбәтләр, олуг каһингә ияреп.

Олуг каһин яртысы алсу, яртысы көрән төстәге тукымадан тегелгән гәүдә япмасын ача төште.

– Безнең максат бер – шаһзадә Бәһрамны тәхеткә утырту. Һәм без моны кылырбыз.

Олуг каһин, кара киемлеләрдән карашын алып, ак киемдәге мөбәтләргә таба борылды.

– Сез ни әйтәсез, аклар?

– Табигать һәр адәм баласын да тигез яраткан, – диде торып баскан актан киенгән мөбәтләрнең берсе. – Ләкин адәмнәр арасында бае да, ярлысы да бар. Минем әйтер сүзем шул, олуг каһин, шаһиншаһ Ядигәрнең ике улы да исән һәм аларның икесе дә тәхеткә утыра алалар.

– Ләкин, мөбәт, табигать бар балага да тигез итеп акылны бирмәгән, – диде олуг каһин.

– Адәм баласының фикер сөреше камил булса һәм ул Хак Тәгаләгә йөз тотса, акылны табарга аңа утыбыз ярдәм итәр. Фикер белән җир сөреп булмый, олуг каһин.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 1. Атилла / Избранные произведения. Том 1» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x