Тәхетеннән торып, аягүрә баскан илтотар Куриш, чарасыз калуын аңлатып, кулларын җәйде һәм, хатынны үз янына дәшеп:
– Бу балаларны аерым табынга утырт, – диде.
Табын янында илтотар Куриш Рухил белән Рамул каенишләрен үз кырына утыртты. Ләкин егетләрнең күрше яктагы табында утыручы кызлар чырылдавына артык игътибар итүләрен күреп, каенишләренә яшьләр табынына күчеп утырырга кушты. Рухил белән Рамул каенишләре, көлә-елмая, яшьләр табынына күчеп утырдылар. Алар киткәч, Куриш илтотар хатыны Айгөлгә карап елмаеп куйды һәм бер сүз белән:
– Яшьлек бәласе, – диде.
Шунда Куриш илтотарга меңбаш Сакмар якыная төште һәм кыяр-кыймас кына:
– Хөрмәтле илтотар, элек килгәндә, минем сезнең бер чибәрегезгә күзем төшкән иде, кияүгә бирдегезме аны, әле булса…
– Әле булса сине көтә ул кыз, меңбаш, әле булса сине көтә,– диде илтотар урынына аларның сүзләрен ишетеп торган Айгөл кардәше.
– Әйе, ул чибәр кыз кияүгә чыкмады. Булмады түгел, булды андый хәл, үгетләп тә карадык, – диде илтотар Куриш һәм, җөпләп: – Ул чибәр сине көтте, сине көтте, меңбаш Сакмар. Бар, әнә ул яшьләр арасында утыра, әнә-әнә үзе дә синнән күзен дә алмый. Анасы, дим, дәш әле меңбаш Сакмар тансыклаган кызны. Дәш-дәш, минем аларны үзем кавыштырасым килә. Тик бер шарт белән, – дип, янә меңбаш Сакмарга таба борылды илтотар Куриш, – син аңа бүген үк өйләнәсең. Бүген өйләнмисең икән, мин аны башкага кияүгә бирәм…
– Мин сезгә шул чибәрне сагынып килдем, Куриш илтотар.
– Тукта, меңбаш, мин шартымны әйтеп бетермәдем. Өйләнәсең һәм бер-ике елга булса да бездә каласың.
– Мин кеше кешесе, илтотар, минем буйсынган ханым бар.
– Ханың белән мин үзем сөйләшермен. Иртәгә үк чапкыным җибәрермен һәм ханың минем белән килешер. Сез миңа бер көтү ат куып китердегез. Минем егетләрне атта орышырга өйрәтерсең. Сине генә түгел, тимерчегезне калдырам әле мин. Мәңгүк ханга гына түгел, миңа да ат дирбияләре, камил кораллар кирәк.
– Мәңгүк хан тимерчегә Атилла оланны да тапшырган иде, күз-колак булырсың, дигән иде, илтотар.
– Атилла олан да калыр, меңбаш, апасы янында калыр. Без аңа тамгалы уклар ясатырбыз, ул да егетләр арасында булыр.
Угорларның илтотары беренче карашка йомшак табигатьле кеше кебегрәк күренсә дә, каты куллы кеше иде. Унуклар ханы Шимбай хан кырына кызының кулын сорап килә.
– Менә, балакай, шул булыр синең киявең, – диде Куриш илтотар. – Без угорларда егетләрне өйләндерү, кызларны кияүгә бирү өчен артык мәшәкатьләнеп тормыйлар. Айгөл апагыз чәчләрегезне чәчкә бәйләр, ә мин үз фатихамны бирермен. Бер сүз белән, сез бүген кияү егет һәм кәләш. Барыгыз, үзегез теләгән урынга утырыгыз, ял итегез, соңыннан сезне Айгөл апагызның кызлары мәхәббәт өенә озатырлар.
Меңбаш Сакмар сөйгәне Айсылуның кулыннан алды һәм Айгөл якташы янына килде, ә теге исә яшьләрнең чәчләрен чәчкә бәйләгәндәй итте. Шуннан соң яшьләр күзгә-күз карашып алдылар да ишләре табынына таба кузгалдылар.
– Менә туй дигәнебез башланды да, – диде Куриш илтотар. – Синең белән миңа, Айгөлем, эш күп булыр бүген-иртәгә.
– Куанасы ит, Куриш, куанасы ит, көннән-көн унуклар белән угорлар татулаша, берләшә бара.
– Адәм балалары гына түгел, йолдызлар да берләшәләр, дигәннәр безнең бабаларыбыз, анасы, йолдызлар да. Син монда, анасы, табынны кара, минем тимерче белән сөйләшәсем бар. Тимерчеләр җитми миңа бүген, тимерчеләргә мохтаҗ мин. Ә бүген Ходай аны үзе миңа җибәргән.
Куриш илтотар ике чокырга мөлдерәмә әче бал тутырттырды да туп-туры тимерчеләр башы Тугран янына китте. Килде, аңа урын бирделәр, чокырларны түмәргә куйды да тимерче янәшәсенә утырды.
– Синең яныңа килдем, тимерчеләр башы.
Тимерчеләр башы урыныннан купты, күкрәгенә кулын куеп баш иде.
– Илбашына баш иям, Куриш илтотар.
– Утыр әле син, утыр. Тот менә бу Куриш илтотар биргән әче бал тулы чокырны, әүвәл берәрне эчеп куйыйк. Соңыннан сөйләшербез.
Икесе дә бергә чокырларын чәкештереп, күтәреп эчеп куйдылар, авызларын кул аркалары белән сөртеп, кыздырган аю итенә үрелделәр.
– Мин сине, оста, үземдә алып калырга булдым. Мин бу хакта Айгөлгә дә әйттем инде, Сакмар меңбашка да, – диде Куриш илтотар, әмма тимерченең нидер әйтергә ымсынуын күреп, кулын күтәрде: – Әүвәл мине тыңла. Каласың. Ә хан белән, ханың белән мин үзем сөйләшермен. Борчылма, ханың минем белән килешер.
– Бик озакка түгелдер бит, илтотар?
– Озак тотмам. Көне килгәч китәрсең. Ә хәзер тагын берәр чокыр эчәбез, – дип, Куриш илтотар әче бал салучыларына чокырын сузды. – Мин Мәңгүк ханның исәнлегенә эчәм.
Читать дальше