– Тәхеткә утырырдай, тәхетне биләрдәй минем энем бар ич, атакай.
– Мөбәтләр җыены сине сайлады, шаһзадә. Шул йөк белән мин монда, шул йөк мине монда алып килде, шаһзадә. Энеңә кемнәр өмет итәдер, мин белмим, әмма мөбәтләр сиңа өмет тота, шаһзадә, һәм шуларның берсе синең каршыңда. Аты – Шахрай.
Бәһрам бәк, ни әйтергә белми, урыныннан купты, кулларын җәйде. Чынында исә ул чарасыз иде, ләкин күңеленә тәхет өмете кереп оялаган иде инде. Ул өметне исә хәрам атакай Шахрай тагын да ныгыта төште. Менә шунда Бәһрәм бәк беренче тапкыр атакайга баш иде, рәхмәтен белдерде. Хәрәм атакайның әллә ике чокыр кымыз эчкәнгә, әллә шаһзадә аның тәкъдимнәре белән килешкәнгә, күзе-йөзе елмаюга җәелде, һәм ул кымызчыга янә касәсен сузды.
11
Тарих битләреннән: «Рим императоры Юлиан 363 елда Иран җирләренә басып керә, әмма беренче бәрелештә үк иранлылардан җиңелеп чигенергә мәҗбүр була». «371 елда Рим империясе белән Иран арасында янә сугыш башланып китә. Бу сугыш биш елга сузыла». «Иран империясендә кискен үзгәрешләр IV гасыр башларында башланып китә. Үтә кискен үзгәреш Иран тәхетендә сасанидлар династиясе утырганда була. Мәгълүм ки, 399 елдан алып 420 елга кадәр Иран империясе тәхетендә Бәһрам бәкнең атасы шаһиншаһ Ядигәр утыра. Сарматларга әманәт йөзендә җибәрелгән Бәһрам шаһзадәгә өмет тотып, мөбәтләр хәрәкәтендәге төркем Фәрүз каласына йөргән шаһиншаһ Ядигәрне үтерәләр. Шаһиншаһ Ядигәр үтерелгәннән соң, мөбәтләр хәрәкәте тарафдарлары арасында бәхәс туа. Кемне ил тәхетенә утыртырга?.. Мөбәтләр хәрәкәтендәге фирка адәмнәре, бик озак бәхәсләшкәннән соң, сарматларда көн күргән Ядигәр углы шаһзадә Бәһрамда тукталалар, һәм шул сәбәпле мөбәтләр ашыгыч рәвештә үзләренең ышанычлы кешеләре саналган хәрәм атакай Шахрайны сарматларга җибәрәләр. Ләкин мөбәтләрнең икенче тарафдарлары Иран тәхетенә Ядигәр шаһиншаһның икенче углын тәкъдим итәләр. Ахыр чиктә мөбәтләр Иран тәхетен арысланнарга хәл итәргә калдыралар.
421 елның язында шаһзадә Бәһрам туган иленә таба кузгала. Ә V гасыр башында унуклар дип аталган ыру, Кара Иделне кичеп, төрки халыкларның үзләре кебек үк куәтле сарматлар белән кушыла, һәм бердәм гуннар дәүләтен төзиләр. Ләкин хуннар-гуннар дәүләте, Ауропа һәм Русия тарихчылары язган кебек, тоташ күчмә халыклардан гына тормый, аларның күбесе инде, бигрәк тә болгарлар, утрак тормыш итә башлаган булалар, ягъни җәйләрен җәйләсәләр дә, кышкы айларда кала корып, авыл туктап көн күрә башлаган булалар. Гуннар арасындагы бер иш халыкларның утрак тормыш белән көн күргәннәрен шул чорның күп кенә тарихчылары биармия дип атыйлар. Нәкъ менә шул халыкны – күчмәләр белән гуннар йөзендә булган төркиләрне һәм угор-фин халыклары белән тәүге унуклар җитәкчелегендә Ауропага үтеп керәләр һәм Рим империясе өчен куркыныч көчкә әвереләләр. Иран-аланлы халыклар яшәгән төбәкләрдә угорлар күчмә халыкларга агачтан өйләр салырга, савыт-саба ясарга, кабык белән өй түбәләрен ябарга өйрәтсәләр, күчмә төркиләр, ягъни унуклар йөзендәге гуннар, аларны атта сугышырга, җир-туфрак эшкәртүдә аттан файдаланырга, иң мөһиме, арбаларга тәгәрмәч ясарга өйрәтәләр. Мәгълүм булганы шулдыр: угорлар, гуннар килгәнче, йөк-әйберләрен һәм тауарларын кышын вә җәен, үзләре җигелеп, чанада тартырга мәҗбүр булганнар. Чанага ат җигүне исә угорларга янә күчмә төркиләр өйрәтәләр. Әнә шул агач эшкәртү эшенә гаять дәрәҗәдә оста булган угорлар бу чорда тимерчелектә һәм ат дирбияләрен ясауда, гомумән тимер җитештерүгә һәвәс булган төркиләргә килеп кушылгач, ярты гасыр эчендә куәтле Хунстан-Гунстан дәүләтен, дөресрәге, Союзын төзүгә ирешәләр. Нәкъ менә Атилла углан белән кайткан угорлар һәм унуклар берләшкән халыкны Ауропа тарихчылары соңрак «болгарлар» дип яза башлыйлар да инде, гәрчә моңа кадәр дә угорлар белән төркиләр арасында шуңа охшаш кушылулар булгаласа да.
12
Ил чигенә җитәрәк, Бәһрам шаһзадә яугирләре янә бер кәрванны уздырып җибәрделәр. Йөзбаш Артак бер генә азатын да күздән яздырмады, шул ук вакытта кәрванны да күзеннән ычкындырмады. Кәрван Иранга он алып кайта. Менә өч ел инде фарсыларда корылык, корылык артыннан ачлык килде. Ә фарсылар, нигездә, он-икмәкне утрак көн күргән гуннардан алалар иде. Бәһрам шаһзадә кешеләренең азык-төлек ягыннан кайгылары юк, олауда юлга җитәрлек ризык – казылык, эремчек, әрмән чикләвеге, кипкән өрек-җимеш. Туктаган бер җирдә яугирләре коралларын барлыйлар, авызларына чак кына тозлаган эремчек кабып суыралар. Бәһрам шаһзадә Германрих король кызын җансакчыларына тапшырды. Юлчылар, ниһаять, тау кырыннан үткән юлга җиттеләр, сарматлар җаена барганда, ул шуннан узган иде. Таныш җир. Шушы җирдән соң аның иле башлана. Чынында исә ул сарматларга бер дә ашкынып бармады, гәрчә бару максатын бераз чамаласа да. Чөнки барысы да илчеләр тарафыннан Сармат хан белән сөйләшеп куелган иде инде. Шаһзадә Бәһрам Сармат ханның гүзәл кызы Сафура турында да хәбәрдар иде. Барды, күрде, гашыйк булды һәм, күп тә үтми, Сармат хан вафатыннан соң, гүзәл кызны үзенеке итте. Сармат хан кызына өйләнүгә үк, ул атасы шаһиншаһ Ядигәргә чапкынын җибәрде. Имеш, сарматлар безнеке. Әмма атасыннан сорамый хөкемдарлыкка тәрбия алган хатын аңа бер дә баш бирергә теләмәде, ул гынамы, гелән буйсынмады, Бәһрам ир-канатын тәмам санга сукмады, гүя кемнедер көтте, тагын нидер теләде. Соңрак барысы да ачыкланды: ул әнә кемне көткән икән— унуклар ханы Мәңгүкне. Ә бит Бәһрам шаһзадә дә аны ярата иде…
Читать дальше