Сафура бикә дә әнә шулай тәмам билгесезлек дөньясында калды. Әмма, үзе дә тәгаен генә белми, ни өчендер Мәңгүк хан кырына чапкынын җибәрергә дә кыенсынды. Хан кызы лабаса. Хак, Бәһрам үтенече белән бәләкәй Бәһрамны шаһиншаһ Ядигәр сараена укырга җибәрүгә каршы килә алмады, ә менә короле Германрихның углы Баламбирне чатырыннан да чыгармады. Дөрес, баланы Бәһрамнан калган карчык карауга эче пошты пошуын, әмма соңрак кул селтәде, карчык белемле, өч-дүрт телдә сөйләшә, баланы да шуңа өйрәтә, моның өстенә фарсы төркиләрнең руни язмаларына да өйрәтә иде. Аннары, бәк, далага чыгып китсә дә, яңадан ыстанга әйләнеп кайтмыйм дип кисеп кенә әйтмәде. Шуңа күрә булса кирәк, бикә дә ике якның берсен сайларга икеләнеп калган иде.
Бәхәссез, ул Мәңгүк ханны яратты, аның белән Каф таулары артына күчеп китәргә дә әзер, тик бит Бәһрам бәк тә ир янында ир иде әле, һәрхәлдә, ичмасам, бер тапкыр да аңа яман сүз әйтмәде һәм яу-барымталардан да коры кул белән кайтмады. Шул ук вакытта Сафура бикә белә иде – Бәһрам бәк кулында Германрих корольнең кызы. Хак, кызга яңа ундүрт яшь тулып килә, шуңа карамастан Бәһрам бәк кызны беркемгә дә бирмәс, бәлки әле, үзе белән иленә дә алып китәр. Менә бу хакта Сафура бикә уйлау түгел, фикер сөрергә дә курка иде. Сармат хан кызы буларак, аның Ядигәр шаһиншаһ белән араны бозасы килми иде. Чөнки шаһиншаһ төп дошманы итеп дала халыкларын түгел, Рим империясен күрә иде.
Елга буена җәйләү туктадылар. Чатырга шаулап торган су тавышы ишетелә. Бәһрамның артында кымызчысы басып тора, ул аны Сафура бикәдән алган иде. Кымызчыларны, Бәһрам бәк кая юл тотса да, үзе белән йөртте. Чатырына кем керсә дә, Бәһрам бәк кунагына кымыз салып бирергә кушты. Бүген аның каршында хәрәм атакай Шахрай утыра иде. Бәһрам бәк кымызчысына, ым кагып кына, атакайга кымыз салып бирергә кушты. Әмма хәрәм атакай кымыздан баш тартты, бары тик чишмә суы гына сорап алды һәм әкрен генә эчте. Бәһрам хәрәм атакайның кул бармакларындагы төрле ташлар куелган балдакларга, кулындагы алтын касәгә, буынланып каткан бармакларына игътибар итте. Һәм уйлады: «Ни җитми бу кешегә, хатын-кыздан мәхрүм, яшисен яшәгән, ә һаман дөнья кайгыртып йөри…»
Ул арада хәрәм атакай кымызны сорап алды, кымызны аңа көмеш касәгә салып бирделәр. Кымызны эчте дә хәрәм атакай, касәне уч төбенә куеп, түрдә утырган бәккә карады.
– Кыен хәлгә калдым мин, шаһзадә, – диде атакай Шахрай, үзалдына сөйләнгән кебек, касәгә чирткәләп алды. – Бердәнбер ил-халкымның ышанычы син калдың, шаһзадә. Синнән яшерә алмыйм, яшерергә дә җыенмыйм: атаң сине ашыгыч рәвештә илгә дәште.
– Мин бу хакта аз-маз хәбәрдар, атакай.
Хәрәм атакайның кырыс йөзендә елмаю кебек нәрсә хасил булды, һәм ул касәсен кымызчыга сузды.
– Шаһзадә аз-маз хәбәрдар?! – диде ул, утырган җирендә як-якка авыша төшеп. – Шаһзадә хәбәрдар?!
– Хәбәрдар, атакай, хәбәрдар, – дип кабатлады Бәһрам бәк.
– Ю-ук, юк, шаһзадә, син әле илдә булган күп нәрсәдән хәбәрдар түгел. Бу көннәрдә атаң Фәрүздә мөбәтләр белән сугышып ята, Фәрүз халкы мөбәтләр яклы, аксөякләре дә… Атаңның беренче генә кылган ялгышы түгел инде бу, шаһзадә. Ә син, илгә кайткач, мөбәтләргә һәм аксөякләргә таянырсың. Шул булыр минем сиңа киңәшем, шаһзадә… Ышан, ил тәхетенә сине мөбәтләр утыртсалар утыртырлар, мөбәтләр…
Бәһрам бәк артында басып торган кымызчысына кулын сузды, кымыз тулы касә кулына керүгә, бер йотуда диярлек эчеп куйды һәм бертын хәрәм атакайга карап торды. Ни әйтә ала иде ул бу кешегә? Һични. Ләкин ошбу Аллаһы каргаган кеше чынын сөйли иде. Элек чатырына керергә дә кыймый йөргән атакай ил-дәүләт хакында курыкмый-шикләнми үз фикерен әйтә. Һәм кемне – киләчәктә атасы урынына каласы кешене тәмам ышандырмакчы. «Әгәр дә мәгәр ул миңа «тәхет синеке булачак» дип әйтергә кыйган икән, димәк, бу кеше мөбәтләргә ышана, ышана гына түгел, Ядигәр шаһиншаһның ил-дәүләтенә кире әйләнеп кайтмасына тәмам инанган булып чыга. Димәк, аңа чынлап та илгә юл тотарга кирәк. Сасанидлар биләгән тәхеткә башка берәүнең менеп утыруы бар. Һичкем көтмәгән чит-ят кешенең…» – дип уйлады Бәһрам бәк.
– Бик ышанып сөйлисең, атама бер-бер нәрсә булмагандыр бит, атакай?
– Атаң изге юлдан язды, шаһзадә. Ул яңадан Иран тәхетенә әйләнеп кайтмаячак. Ә мөбәтләрнең өмете синдә, сарайда үскән туганыңда түгел. Мин сине исән-имин илгә алып кайтырга дип килдем, шаһзадә. Мине синең кырга шул максат белән җибәрделәр.
– Моңа ышануы мөмкинме, атакай?
– Мөбәтләр ил-империя язмышын кайгырталар, булмастай сүзне мөбәтләр сөйләмәс, булмастай гамәлгә мөбәтләр керешмәс, шаһзадә. Мин алдан китәрмен, син кайткалаганчы, халыкны әзерләп куярмын. Иран тәхете сине көтә, шаһзадә Бәһрам.
Читать дальше