Бу хәлне белсә дә, шаһиншаһ Ядигәр вәзиренә бер сүз дә әйтмәде. Аның мөбәтләрне бер селтәнүдә юк итәсе килә иде. Шуның өчен ул руханилар күләгәсендә секталар оештырып йөрүче мөбәтләрнең әкәмәтләренә күз йома килде, вакытын көтте, һәм менә ул көн килеп җитеп ята. Шаһиншаһ Ядигәр кинәт борылды да храмга таба атлады. Шул чакта аның каршына туран кызы килеп чыкты. Шаһиншаһ булса да, кинәт булгангамы, Ядигәр каушап калды, ләкин үзен бик тиз кулга алды.
– Чәчкә мин, Чәчкә атлы мин, галиҗәнаплары, – диде кыз, чак кына чүгә төшеп. – Анам янына барам, ул сезгә моңа кадәр күрмәгән аш хәстәрли.
Ул аны туктатасы һәм, иңнәреннән алып, күзләренә карыйсы итте, тәүгечә. Аның моңа хакы да бар иде, шаһиншаһ ич ул! Сарайдагы җарияләр аның белән булыр өчен җаннарын кыярга әзерләр, ә бу кыяр-кыймас тора, җитмәсә, тулынкы, күперебрәк һәм дымланыбрак торган авызын каплады. Дөрес, яулык очы белән генә, әмма зәңгәр күзләре бу хәлдән тагын да төсләнебрәк китте сыман.
– Ач йөзең, Чәчкә, сиңа шаһиншаһың бага. Ач, минем синең гүзәл йөзең күрәсем килә.
Кызның битләре тагын да алсуланып китте, һәм ул әкрен генә йөзен ачты, керфекләрен түбән төшерде, соңрак хәтта, керфекләрен каккалап, шаһиншаһка багарга кыйды. Ул арада храм яклап берәү тамак кырды, ул да түгел, куаклар арасыннан бакчачы эфиоп килеп чыкты.
– Чәчкә, – диде бакчачы, шаһиншаһны күрмичә булса кирәк. – Чәчкә, сине анаң дәшә.
Шаһиншаһ Ядигәр бакчачыга әйләнеп карады, ә теге шаһиншаһны күрде дә кулы-йөзе белән җиргә капланды.
– Йә, тор, бар, юлыңда бул, – диде аңа шаһиншаһ Ядигәр, аның бүген кәефе әйбәт иде, киң күңеллелек күрсәтте.
Аны барысы да күзәтәләр иде. Ул моңа шаккатмады, аны барысы да яшеренеп саклыйлар иде һәм ул шулай булырга тиеш иде дә. Чөнки ул – шаһиншаһ. Тик бит шаһиншаһка күз-колак булырга вәзир азатларына кушкан булса, бакчачының моңа хакы юк иде. Кинәт кенә кызык булып китте шаһиншаһ Ядигәргә. Үз сараенда, үз бакчасында, әмма аны күз карасыдай саклыйлар.
Шулвакыт урам яклап азатлар җырлап җибәрделәр. Шаһиншаһ Ядигәр тураебрак басты, бөтен тәнен вә кальбен, барлык әгъзаларын чемердәтеп, күңелен горурлык хисе биләде. Җыр тантаналы төстә бер ерагайды, бер көчәеп китте, шаһиншаһ Ядигәрнең бала йоннары кузгалып киткәндәй итте. Ләкин шул мәлдә икенче бер тавыш колагына килеп орылды. Азатлары кинәт сорнай кычкырта башладылар. Бу азатларны йокыга дәшү быргысы иде. Азатларның торак урыннары шаһиншаһ сарае белән янәшә генә, һәм азатларның торагы урам яклап кеше менмәстәй дувал белән уратып алынган иде. Сарай алдына менгән һәр кеше сакчылар угына тап булачак иде. Моны бабасы шаһиншаһ Шапур шулай эшләткән, һәм шул тәртип әле булса дәвам итә.
Кыз китеп барды, шаһиншаһ Ядигәр храм баскычлары буйлап күтәрелә башлады, ахыр эчкәре үтте. Храм эченә ярым караңгылык иңгән. Мәңгелек ут янына каһин атакай баскан һәм каршында утырган иптәшкә нидер сөйли. Утка җитәр-җитмәс, шаһиншаһ туктады, ул каһин атакайның баштагы сүзләрен ишетмәсә дә, соңгыларына колак салды.
«Дөнья галәмендәге утка, суга, җир-туфракка бер генә адәми заты да ия була алмый. Шулаймы?.. Берәүләр бай, берәүләр ярлы – гаделлекме бу?! Ә бит кешелек бар тапкан малны да тигез итеп бүлгәндә генә адәм балалары барысы да җитешле яшәрләр иде!»
Ут сандалы тирәли утырган дәрвишләр каһин атакайның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар һәм сихерче зәрдәшкә ышаналар иде бугай. Әйе, ихластан ышаналар. Моны шаһиншаһ Ядигәр тезләнеп утырган һәм кымшанырга да курыккан бәндәләрнең йөзләреннән үк күрде. Ләкин кирәкмәс, сабыр итәргә кирәк. Тиздән, бәлки, бер атнадан ук, барысы да бетәр. Шаһиншаһ белә иде, бер хакыйкать бар: Ходай Тәгалә һәр кешене үз язмышы белән яраткан. Кабул итсәң кабул ит язмышың, кабул итмәсәң, хет башың ташка ор, яисә мәңге ашмас хыял белән яшә, йә бу якты дөньяны ташлап кит. Телисең, утка ташлан, телисең – суга. Ашыкканнарга ук-кылыч кебек җиңелрәк үлем дә бар.
«Ук дигәннән, – дип уйлады шаһиншаһ Ядигәр. – Шаһзадә Бәһрамга атчабар җибәрергә кирәк. Кайтсын. Ә үзем азатларым белән баш күтәрергә җыенган Фәрүз каласына юнәлермен. Мин андагы бер генә мөбәтне дә, аңа каршы чыккан бер генә каһинне дә исән калдырмам. Берсен дә!»
Шаһиншаһ Ядигәр храмнан чыгып китте. Баскычлардан төшкәч, ул үзалдына сөйләнгәндәй: «Тагын ни дип әйтте соң әле бичара бәндәләргә бу каһин? Әйе, шаһ булса да, кол булса да, адәм баласын бер үк кабер көтә, диде бугай. Менә монысында син хаклы, каһин, хаклы. Безнең барыбызга да җиде аршын җир җитә, һәммә кешегә дә, бай булса да ул, ярлы булса да, эт сурәтендә кол булып йөрсә дә. Иртәгә булмаса, Фәрүздән кайткач, сине, шаһиншаһка каршы чыккан каһинне, җәһәннәмгә озатырлар. Ходай барысын да тигез яратып та, һәр кешегә үз язмышын бирүгә карамастан, син аларны тигезләр дип тәкрарлаган өчен, надан вә гыйбад адәмнәр күңеленә коткы салган өчен. Бәлки әле, мин сине, зәрдәш каһинен, идән астындагы арысланнарга ташлатырмын, адәм рәтендә җирли дә алмаслар үзеңне.
Читать дальше