Шаһиншаһ Ядигәр тәхет ягына вәзире Михрабны дәштереп алды. Өстенә кызыл төстәге чапан кигән, муенына кара шарф ураган, баш түбәсенә яһүдләр кебек чәпләшкә каплаган вәзире тәхет ягына керүгә, күкрәгенә кулын куеп, шаһиншаһка баш иде һәм Ядигәр күрсәткән урынга утырды. Бу вәзирнең гадәти урыны иде, ләкин шаһиншаһ «утыр» дип ишарә ясамыйча, вәзир беркайчан да утырмады, шаһиншаһын баскан килеш, аягүрә тыңлады.
– Ил чикләрендә иминлекме, вәзир? – дип сорады шаһиншаһ Ядигәр, вәзире йомшак кәнәфигә чумуга.
– Кыпчаклар дип аталган ак төрекләр Кавказ якларын яулап йөриләр, алар токымындагы сабирлар Ибер, Әрмән чикләренә җитеп җәйли башлаганнар. Империябез чикләрендә дә тынычлык китеп тора, галиҗәнаплары.
Шаһиншаһ Ядигәр бертын дәшми торды. Нәрсә әйтә ала ул, вәзире хаклы иде, чөнки сарматлардагы углы да шул хакта хәбәр итеп тора. Әллә нигә илдә тынычлык китеп тора. Моның өстенә сарай аксөякләре белән каһиннәр берләшеп алганнар дигән хәбәр йөри. Бөтен азатларын кузгатып, кырып саласы иде дә үзләрен, әллә ни чабудан тоткан. Ни икәнен шаһиншаһ үзе дә ачыклап җитә алмый. Әмма шиге бар, каһиннәрнең дехканнарны кузгатулары бар иде. Дехканнар баш күтәрсәләр, эшләр харап. Ни кылырга тиеш ул?.. Хәтта вәзиренә дә ышанмый башлады, ул да шаһиншаһыннан нидер яшерә кебек. Тик башка чара бармы сиңа, Ядигәр?
Бар ул, бар!
Углы Бәһрамны сарматлардан чакыртып алырга да, тәхетне аңа васыять итеп, баш күтәрергә җыенганнарны кылычтан уздырырга… Кемгә дә түгел, үзенә. Тик бу хакта ил-дәүләт серен саклый алмаган вәзиренә әйтергә тиешме ул? Юк! Ләкин бит, мөбәтләр кузгалсалар, соң булып куюы бар. Юк, вәзиренә әйтмичә булдыра алмый, белсен. Мөбәтләргә бу хәбәр ирешкән икән, димәк, вәзире тараткан булачак.
– Вәзирем, кайчандыр каһин Мани оештырып җибәргән мөбәтләр илне кулларына җыярга тырышалар. Заманында атам куенына сыенган христиан Абрам да үзен акламады.
– Шаһиншаһ, христиан дине кешене дөньялыкта ук җәфа чигәргә өнди, дөньялыкта ук газапка түзәргә куша, христиан диненең төп максаты – адәм баласындагы кешелек сыйфатын кимсетү, түрәләргә сүз катмау, карусыз буйсыну. Чарасыз калганда, монастырьларга китеп котылу чарасы бар барын, ләкин бездә аларның берсе дә юк әле. Һәм булмый да калды, сез аларны илдән куып дөрес эшләдегез.
– Син шулай дисең, вәзирем, ә бит Византиядә, тау куышларында яшеренеп, нә алла булып җитмәгән, нә адәми затлардан аерылган яһүдкә гыйбадәт кылып яткан христианнар бүген ил башында утыралар. Ул гынамы, император Константинны баш каһин дәрәҗәсенә күтәрделәр. Бүген христианнар Византиядә тиңе булмаган храм өстенә храм салып яталар.
– Мөбәтләрнең сасанидлар династиясе тәхетен какшатырга керешмәкчеләрме әллә, булмас ул?!
– Шуның өчен безгә алданрак чарасын күрергә кирәк булыр, шаһиншаһ.
– Мин мөбәтләр өндәгән тигезләүне беркайчан да кабул итмәячәкмен. Ишетәсеңме, вәзирем, беркайчан да! Илдәге адәмнәр генә түгел, адәм баласындагы кул бармакларын да тигез яратмаган Аллаһы.
– Хак әйтәсез, шаһиншаһ, хак әйтәсез. Тик бит Фәрүздә мөбәтләр баш күтәрә башлаганнар инде. Аларны тиз арада тыю кирәк иде.
– Иртәгә үк араларына ышанычлы шымчыларыңны җибәр, – диде Ядигәр шаһиншаһ вәзиренә һәм утырган урыныннан кубып йөреп килде.
– Мин барысын да сез дигәнчә башкарырмын, галиҗәнаплары.
– Бар, юлыңда бул, – диде дә шаһиншаһ ишек кырындагы сакчыга әйтте: – Миңа гаскәрбашны дәш!
Вәзир Михраб баш ия-ия чыгып китте. Ядигәр шаһиншаһ, барысын да яза барамы дип, бетекчесенә күз төшереп алды. Бетекче барысын да яза бара иде. Һәм шулай эшләргә тиеш тә. Иран шаһиншаһлары барысы да елъязмалар алып барганнар, шаһиншаһ авызыннан чыккан һәр сүз, һәр әмер, һәр боерык-фәрман бетекче кулыннан үткән. Ата-бабалары бетекчеләрне генә түгел, һәр сарай хезмәтчесен табибларга кат-кат күрсәтеп, карап-тикшереп хезмәткә алганнар, һәр сарай куштанын шаһиншаһ үзе сайлап алган. Гарип-горабаны сарай тирәсенә якын да җибәрмәгәннәр. Аз гына бөкресе чыгып торган әрмәннәр шаһы Валаршаны бабасы үзе җәзаларга боера. Фарсылар шаһиншаһы үзе дә тәнгә чиста, таза һәм сау-сәламәт була һәм балаларыннан да шуны таләп иткән. «Тән гариплеге акыл зәгыйфьлегенә китерә», – дип язганнар борынгы бабалары.
Шаһиншаһ Ядигәр сарай тәрәзәсеннән бакчага күз ташлады. Матур сынлы, бакыр-кара тәнле эфиоп бакча гөлләрен карый. Бакчачының беләкләрендәге сеңерләр уйнап тора. Шулчак бакчачы эфиоп янына пешекче кыз килде. Туран кешесе иде пешекче кыз, чынаяктай ап-ак тәнле, күзләре ачык һавадай зәп-зәңгәр. Пешекче кызны очраткан саен, шаһиншаһ Ядигәр аның әнә шул куе зәңгәр күзләренә карый. Ул күзләр аңа мөлдерәп торган күлләрне хәтерләтә иде. Кызны сарайга гаиләсе белән туран сәүдәгәрләре китергәннәр иде. Кызны күргәч тә ошаткан иде шаһиншаһ Ядигәр. Пешекче кыз гаиләсендә барчасы да тулы йөзлеләр, зәңгәр күзлеләр һәм кытай чынаягыдай ак тәнлеләр иде. Бер тапкыр пешекче кызны шаһиншаһ үз кырына дәштерде һәм бетекчегә ярдәм итәргә кушты. Пешекче кыз, аның белән килешмәвен сиздереп, башын чайкады. Сарайда шаһиншаһка каршы килү ярый торган нәрсә түгел иде, әмма Ядигәр шаһиншаһ кызга бер сүз дә әйтмәде. Әнә шуннан соң шаһиншаһ кызга һәрчак игътибар итә башлады. Туран кызы тора-бара кай ягы беләндер аның күңелен биләде. Бер тапкыр ул аны бакчада очратты һәм аңардан: «Атаң кайсы төрки кавеменнән?» – дип сорады. «Унуклар нәселеннән», – диде кыз. Бу кавемне яхшы белә иде инде Ядигәр шаһиншаһ, чөнки ак төрекләр турында углы Бәһрам хәбәр итеп тора иде. Әнә шул куәтле кавемне илгә кушарга йөри иде дә инде углы Бәһрам. Бу – шаһиншаһ Ядигәр теләге дә иде. Әгәр дә мәгәр шаһзадә Бәһрам бу эшне башкарып чыкса, шаһиншаһ Ядигәр, ике дә уйламый, тәхетен аңа васыять итәчәк…
Читать дальше