Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5

Здесь есть возможность читать онлайн «Мөсәгыйт Хәбибуллин - Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2013, ISBN: 2013, Жанр: Историческая проза, russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөсәгыйт Хәбибуллин әсәрләренең бу томында «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби» романнары тәкъдим ителә.
В этот том произведений народного писателя Республики Татарстан, лауреата Государственной премии имени Г. Тукая Мусагита Хабибуллина вошли романы «Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный», «Айбиби».
В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.

Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5 — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

– Син минем сөйгәнем, бердәнберем. Мин бөтен эшемне сиңа ышанып тапшырдым. Бер генә илче дә, вәкил дә синең рөхсәтеңнән башка сарайга үтеп керә алмый. Шулай түгелмени, Ваня?

– Шулаен шулай, Еленушка. Тик менә дошманнарыбыз гына арта бара. Митрополит Бельскийларны Мәскәүгә кайттартты.

– Мин дә күз йомып тормам, Ваня. Мин бетерә алмаган дошманнарыбызны угланым юк итәр. Мин аны моңа әзерлим.

– Димәк, сиңа да, миңа да митрополит белән бәхәскә керергә туры киләчәк.

– Кирәк булса керермен дә, Ваня. Мин – бөек кенәгинә!

– Йә-йә, тынычлан, Еленушка, тынычлан. Бүген Рождество түгелме соң?! – дип, Иван Телепнёв Еленаны кулына күтәреп алды һәм ятак ягына алып керде. – Яңа елмы бүген, Еленушка, юкмы?!

Ошбу кешегә үлепләр гашыйк Елена аның муенына сарылды, ярсып үбәргә кереште. Овчина-Оболенский Телепнёв кенәз турында халык телендә төрле имеш-мимешләр сөйлиләр иде. Имеш, бөек кенәгинә балаларны әнә шул Овчинадан тапкан, имеш, Соломониянең бала тапмавына Василий III үзе гаепле булган, чөнки кемнән генә булмасын, монастырьга куылган ул хатын анда киткәч бала тапкан. Аннары Василий III яшь хатын белән өч ел торып та Елена балага узмый, шуннан соң яшь хатын чиркәү-монастырь саен гыйбадәт кылып йөри – Ходай Тәгаләдән бала бирүен сорый, ә аны нәкъ менә Иван Телепнёв озатып йөри. Ул гынамы, митрополит Даниил Иван Телепнёвны бөек кенәгинәне озатырга үзе җибәрә. Шул сәяхәттән соң ел үтәр-үтмәс, Елена Василий III  гә углан таба. Әмма ВасилийIII дәшми, гәрчә үз баласы булмавын белсә дә, халык алдында мәсхәрәгә каласы килми, имеш. Бу хакта башта урам-базарларда гына сөйләп йөрсәләр дә, тора-бара имеш-мимешләр сарай әһелләренә дә килеп иреште. Иван Телепнёв моңа артык игътибар итмәде, кинәнде генә булса кирәк, ә менә олуг кенәз Василий III Еленага игътибарын киметте, нык кына читләште, тәүге яратуларының эзе дә калмады. Әмма ир вазифасын үтәүдән туктамады. Бу сүзләр теге вакытта ук Еленаның күңеленә авыр таш булып яткан иде, әле дә бу гайбәттән тулысынча арына алганы юктыр. Бу хакта ул сүз кузгатырга берничә тапкыр ымсынды, әмма көче-куәте вә кодрәте җитмәде. Иван Телепнёвны ул элек-электән үк үлепләр ярата иде, шул җитмәгәнме сөелгән хатынга?! Иң мөһиме, элекке кебек үк, ул аның белән бергә, бер ятакта, бер тән вә бер җан кебек яшиләр. Сөйгәне аны һәрчак мактады, гүзәллегенә сокланды, шашынып яратты, назлады. Күпме кирәк ир затына сусаган тол хатынга!

– Еленушка-голубушка, минем синең күзләрең буласым килә. Синең сының, синең мәрмәр кебек ак тәнең, мамык кебек гөмбәз күкрәкләрең мине шаштыра, иләсләндерә, әсәрләндерә. Синең чәчләреңнән җәйге болын чәчәкләре исе килә, тәнеңнән татлы бал ага. Шул исләргә, шул тәмгә мин илерәм, гайрәтем арта, чыдар әмәлем калмыйча сине назлыйм, сиңа сыенам һәм гүя күккә ашам. Синең бит алмаларың ай вә кояштыр, карашың тулы сихердер, толымнарыңа уралып мәрткә китәсе иде дә… Син, Еленушка, ятакта ут та, су да, татлы исерткеч тә. Белмим, син мине ничекләр кабул итәсеңдер, Еленушка, синең җаның, тәнең сусавын бассын өчен мин шушы мизгелдә шушында, синең ятагыңда мәңгегә калырга риза булыр идем.

Елена сөйгәненең татлы сүзләрендә сихри тәм тоя, аны үбә-сөя, назлый башлый, ә ул исә:

– Еленушка, ниләр белән түләсәм дә, синең бу назларыңның бәһасен кайтара алмамдыр.

– Кайтарма да, Ваня. Синең мине шулай сөюең, шашынып яратуың миңа бик җиткән. Миңа синнән башка берни дә кирәкми. Син минем беренче мәхәббәтем булдың һәм соңгысы да булырсың. Миңа хыянәт итсәң, Ходай Тәгалә сине ошбу дөньяда яшәтмәс, үз янына алыр. Синең көчле кулларың мине кочканда, мин гүя күккә ашам, пәйгамбәрләрнең үзләре белән сөйләшәм кебек. Христианнар якынлык кылуны гөнаһка саныйлар. Бу дөрес түгел, түгел, Ваня. Гөнаһ кылу шулай татлы буламы, гөнаһ кылганда кеше шулай бәхет тоямы?! Ихласи мәхәббәт аша килгән бәхет гөнаһ була алмый, алмый, Ваня.

– Мин синең йөзеңдә бөеклек күрәм, Еленушка, син минем бөек кенәгинәм генә түгел, син – минем җаным, тәнем дә…

– Мин сиңа бала тапсам, Ваня?

– Юк-юк, Еленушка. Халык моны аңламас, бу хакта белүгә, алар мине дә, сине дә харап итәрләр. Кара халык – кара сарык, диләр. Минем сине сөясем, синнән сөеләсем килә…

– Син мине беренче булып алдың, Ваня. Җаным, күңелем, мәхәббәтем – һәммәсен. Василий да мине сөйде, ләкин мин аның кулында бары тик курчак идем, һәрхәлдә, үземне курчак итеп хис иттем. Ул минем тәнем белән песи баласы белән уйнаган кебек уйнады. Туймас хәлгә җитеп, ни кылырга белми ятар иде. Ирлек куәте түгел, ул аңарда бар иде, яшьлек гайрәте булмавына гасабиланып ятар иде. Мин бу хакта белер идем, мәгәр «Татлым, мин бары тик сине генә сөям» дип юатыр идем.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. Том 5. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Айбиби / Избранные произведения. Том 5» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x