Хак, аның ышанычлы сакчылары бар, берәүне дә якын җибәрмәсләр. Сакчылары аны да, балаларын да күз карасы кебек саклыйлар. Беренче карашка барысы да хөрмәт итәләр кебек, күпне күргән боярлар да, чәчләре агарган кенәзләр дә, сарай дьяклары да, хезмәтчеләр, пешекчеләр, ат караучылар, ятак җыючылар, ризык кабучылар – барысы да аның вә балаларының иминлеген саклыйлар, аңа баш ияләр, аңа буйсыналар, аны, олылап, «Государыня» дип атыйлар, һәм Елена, бу сүзне ишетүгә, һәрчак горурлык хисе тойды һәм үз дәрәҗәсен белеп эш йөртергә тырышты. Әмма ни генә булмасын, ул иң әүвәл хатын-кыз иде. Аның кулында гүяки бөтен дөнья, илнең генә түгел, кешелек киләчәге. Бу хакта да онытмады Елена. Казан тәхетенә кабат кайтып утырган Сафа Гәрәй хан мәрхүм Җангали ханның бикәсе Сөембикәгә өйләнгән, диделәр. Бу хәбәрне аңа митрополит Даниил китерде һәм, Казанны кулдан ычкындыруга үпкәләгән кебек: «Ул ике куәтле кавемнән ир бала туып, тәхет биләп, мәскәүлеләрдән ясак салдыра башламасыннар иде, диясе генә кала, государыня», – диде. Елена аңа елмаеп карап куйды, бер сүз дә әйтмәде. Ләкин митрополит киткәч, үзалдына «Казан дәүләте янә минеке булыр, сабыр ит, атакай, җыйган малларың вә бүләкләрең шәехкә җибәрми тор» дип әйтмәвенә үкенеп куйды.
Хөкемдар һәм хакимият башында торучы кеше өчен нәрсә кулай – буйсынган халкына үзенә карата мәхәббәт иңдерүме, әллә булмаса аңардан һәрчак куркып торсыннармы? Хаким кешегә икесен дә саклау мөмкин хәлме? Әйе, бөек кенәгинә Елена Глинскаяның бүген ике кулында ике кош. Берсе – сандугач, икенчесе – карчыга. Юк, мәхәббәт белән кешене җиңеп булмый, чөнки мәхәббәт үзгәрүчән. Бу хактыр. Ә менә халкыңны куркытып тотып була. Менә шул хакыйкатьне тәхеттә утырган угланы Иванга иңдерергә тиеш ул һәм иңдерә дә бугай инде. Бүген үк үзенә каршы бәндәләрне зинданда черетә, Төньяк тарафларына сөрә, башларын кистерә, дар агачларына астыра. Дөрес, ул моны әлегә анасы кушуы буенча эшли. Тиздән, бик тиздән үзе әмер бирә башлар. Еленаның чит илләргә чыгып киткәннәргә кулы җитмәде, угланының җитәр, ул аны үзе өйрәтер: ничекләр качкыннарны кире кайтартып илдә җәзаларга, башкаларга гыйбрәт булсын өчен. Мәрхүм ире Василий да шулай итте. Яшь хатын буларак, Елена качкыннарны күп очракта яклап чыкты, кайберләрен йолып алып калды, хәзер әнә шундый ук кешеләрне үзе үк җәзаларга куша. Тукта, йомшак күңелле Елена Глинская әкренләп мәрхүм ире юлына төшеп бара түгелме соң?! Кенәз Андрейга ияргән һәм аны яклаган боярларны Новгородка кадәр дар агачларына астыртмадымы?.. Астыртты. Йа Хода, ул бит, ул бит моны угланы Иван белән бергә кылды!.. Ни өчен?.. Бары тик Андрей кенәзне яклаганнары өчен генә ич!.. Ләкин бит ул моны угланы тәхетен саклау өчен эшләде, аннары халыкны куркыту өчен. Хак, олан кенәз моннан үрнәк алыр, балигъ булып тәхетне тәгаенләп биләгәч, тагын да яманрак явызлыклар кылыр, гаеплене дә, гаепсезне дә төрмәләрдә черетер, богау салып, ерак Төньякларга сөрер, асар, кисәр, этләрдән, аюлардан ботарлатыр. Булыр, һич булмас димә, чөнки барысын да күреп үсә, барысына да үзе үк кул куя, димәк, раслый.
Әйе, илле яшьлек Василий III гә кияүгә чыгып, аңардан ике бала белән тол калган Елена, яшьлегенең тапталуына, бәхетсез үтүенә үч итепме, рәхимсез кыланды. Ләкин бит ул бүген чиксез вә чамасыз бәхетле. Нигә аңа бүген явызлык, ул шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиеш иде ич! Булдыра алмады, чөнки мохит моны кылырга үзе мәҗбүр итте, тереклек үзе шуңа этәрде. Үзеңне башкача тотсаң, исән калу икеле иде. Елена моны хакимият башына килгәч кенә аңлады һәм башкача яши алмавына инанды, юкса аның үзен үк юк итәчәкләр иде. Менә нинди хакыйкатьне аңлады Елена тәхеттә утырган елларында. Иллә ни генә булмасын, ул барыбер хатын-кыз булып калды. Телепнёв кенәзгә булган мәхәббәтен ул һични белән дә аңлата алмый. Ул аның кочагында эрегән балавызга әверелә, аның өчен үләргә әзер мәлләре була. Наз-иркәләүгә сусап, аны тансыклап көтеп алуларның татлы мизгелләр булуын ир-атларгамы соң аңларга?! Ирләр сөя вә назлый башлауга ук татлы ләззәт күленә кереп чума ич хатын-кыз. Ир-атка ул торып-торып кына килә. Елена моны бер тапкыр гына тоймады инде. Тагын тояр, менә бүген, тиздән. Тик ул һаман юк, һаман килми! Күңелгә рәнҗүле яман хис тула. Юк-юк, аңа түгел. Ул әле үзе дә белми кемгә икәнен. Әллә соң сөйгәненә бер-бер хәл булдымы?!
Елена янә өстәл янына килә, кыздырылган салкын бозау ите каба. Каба да әкрен вә иренчәк кенә чәйни башлый. Ахыр тәрәзә каршына килеп баса. Шулчак ишек ачылып китә һәм, гадәттәгечә шаулап, сөйгәне Иван Телепнёв кенәз килеп керә. Йа Хода, кулында угланы – Иван. Бала чәбәләнә, бәргәләнә.
Читать дальше