– Еленушка, табибны дәштер. Баланың бумасы тота башлады.
Елена авызындагы бозау итен ничек чәйнәми йотып җибәрүен сизми дә калды – ишеккә ташланды, дьяк Ваарламга:
– Ваарлам, Ваарлам, тиз табибны дәш! – дип кычкырды.
Ул әйләнеп килгәндә, кенәз баланы ятакка салган, авызына агач кашык сабы тыгарга маташа, ә бала ни кылырга белми тартыла-сузыла, бөяттәй бөтерелеп килә, ыңгыраша, авызыннан күбекләр чыгара-чыгара, як-якка башын чайкый иде. Елена баланың кулыннан тотты, нидер әйтергә итте, тынычландырырга теләде бугай, мәгәр авызыннан сүз чыкмады, ул гүя аңын җуйган иде – әле генә булган хиссияти тойгылардан соң кинәттән бу хәвефнең пәйда булуын зиһене кабул итми тора иде. Ул арада табиб килеп керде, ятак янына килеп, баланың чәнчә бармагыннан кысып тотты да:
– Барыгыз да моннан чыгып торыгызчы! – диде.
Елена белән Иван Телепнёв күзгә-күз карашып алдылар, янәсе, аларга да кагыламы табибның әмер-үтенече һәм икесе дә аңладылар: аларга да кагыла – түр ятактан чыгып киттеләр. Ишек ябылуга, Ваарламнан да ятсынмыйча, Елена сөйгәне күкрәгенә капланды һәм елап җибәрде. Кенәз Иван Телепнёв бөек кенәгинәнең аркасыннан сөйде, юату сүзләре тезде. Дьяк Ваарлам бу хәлгә авызын ачып карап торды.
– Мин куркам, Ваня җаным, куркам.
– Курыкма, үтәр ул, Еленушка, үтәр. Сәламәт ул, сәламәт. Аю биеткән җирдә булдык, шунда бер аю баланы кочып алды да атып бәрде. Бала куркудан чырыйлап кычкырып җибәрде. Иван Шуйский, юләр беткән, бала өстенә капланды да: «Үтерде, үтерде, харап итте баланы!» – дип үкерергә тотынды. Әллә шуңардан курыкты инде Ваня. Юра шундук сикереп торды, торды да берни булмаган кебек уйный башлады, ә Ванятага кинәт начар булып китте. Мин тиз генә аны чанага салдым да сиңа алып кайттым.
– Юрик кая соң?
– Ул Шуйский белән калды. Борчылма аның өчен, Еленушка.
– Ванюшабыз терелмәсә, Иван терелмәсә?..
– Александр Македонский да бума чиреннән интеккән диләр. Басурманнарның Магаметлары да шуның белән авырган дип сөйлиләр. Курыкма, үтәр ул, Еленушка. Сөләйман солтаннан Иван Морозов кайтты, иртәгә үк кенәгинәгә керәм, һәммәсен дә сөйләрмен, диде. Солтан Сөләйман гаремында кол сурәтендә йөргән Роксалана атлы славянкага өйләнгән, ди. Ул хатын солтанга бер малай да табып биргән ди инде, икенчесенә йөкле икән. Солтан Сөләйман без җибәргән каракөмеш кеш тиреләреннән тегелгән юрган-тунны алган, берни дә ышандырмаса да, борып җибәрмәгән. Димәк, Еленушка, Казанга яу әзерләргә була, Казанга Сөләйман Кануни ярдәм итмәячәк.
– Солтан безгә комачауламаса, кырымлыларга корал-гаскәр биреп Казан дәүләтенә булышмаса, безгә шул бик җиткән, Ваня. Мороз кенәзне мин кабул итәрмен. Мин ул кешегә ышанам, иншалла, ялганламыйдыр. Безгә, Ваня, үз тирәбезгә ышанычлы кешеләр җыярга кирәк. Кенәз Семён Бельский Польша короленең аягына барып егыла, дошманнарыбыз ишәя, Ваня, безгә дә сак булырга кирәк. Бигрәк тә баланы сакларга. Баланың авыруы хакындагы яман хәбәр халыкка җитмәсен иде.
Иван Телепнёв авызын ачып үзләренә карап торган Ваарламга күзләрен чекерәйтә төшеп карап алды һәм, югал күз алдымнан дигәндәй, башын чөя төште. Икәүдән-икәү генә калгач, бөек кенәгинәнең делкелдәп торган муен тамырыннан үбеп алды, Елена бөтен буе-сыны белән сөйгәненә сыенды.
– Табиб баланы үз ягына чыгарып салсын әле, Яңа елда икәүдән-икәү генә калыйк әле, Еленушка, – диде Иван Телепнёв, кенәгинәнең муенын кайнар сулышы белән пешереп.
– Ваарлам, – дип дәште күрше бүлмәдә утыручы дьякка Елена. – Бар әле, кереп кара, баланың хәле ничек икән?
Ваарлам карусыз килеп керде, ятак ягына узды, бераздан ул инде йокыга киткән баланы күтәреп алып чыкты, аңа табиб ияргән иде.
– Яхшы, әйбәт, барысы да әйбәт, кенәгинә, – диде алар яныннан үтеп баручы табиб.
– Нигә син, Еленушка, бик ышанасың әле бу сары шайтанга?
– Тимә аңа, Ваня. Ул әйбәт кеше.
– Кем?
– Табибың түгел, дьягың Ваарлам. Күзендә өмет юк аның, эче тулы зәһәрдер кебек.
– Күзеңә генә күренәдер. Әйбәт кеше ул. Тыңчыл.
– Кем тәкъдим итте үзен?
– Кем булсын, митрополит.
– Һәм син аңа ышандың?
– Кемгә?
– Митрополитка.
– Ул – безнең рухи атабыз, Ваня. Думада түрдә утыра. Боярлар аның сүзеннән чыкмыйлар, һәрхәлдә, сүзенә колак салалар.
– Мин дә колак салам, Еленушка, мин дә! Ләкин аны тыңлыйм, үземчә эшлим. Ул да канәгать, мин дә.
– Сиңа аны тыңлап үзеңчә эшләргә ярый, Ваня, ә миңа, бөек кенәгинәгә, ярамый. Мин – Иваным балигъ булганчы Рәсәй илбашы.
– Ә мин, мин кем соң?!
Читать дальше