– Аяк астында чуалмагыз! Барыгыз, ычкыныгыз моннан! Күземә күренәсе булмагыз! – дип кычкырынып кына тора.
Шуннан соң балалар чыгып китәләр. Вафа белән хатыны балаларын якларга батырчылык итмиләр, Патый күз алдында хәтта балаларын сөяргә дә куркалар иде.
Кайчакларда күрше авылдан балалары белән кияүгә чыккан кызы да килә. Алар килгәч, Патый:
– Бусы кызым баласы, балдан да татлы анасы, – дип, оныкларын сөяргә керешә иде.
Ә Вафа балалары өчен аның икенче мәкале бар:
– Бусы улым баласы, еландай зәһәр анасы, – дип, аларга чиртеп яки чеметеп ала иде.
Патый кызы белән киявен хәзинәсендә булган сые белән сыйлап кунак итә. Улының гаиләсе белән кызы гаиләсенә бөтенләй аерып карый. Бу хакта да аның үз мәкале бар иде:
– Язгы катык, ярык кашык – улым белән киленемә, көзге катык, көмеш кашык – киявем белән кызыма.
Шулай да ул Вафаны кече улыннан күбрәк ярата, һәр җирдә аны алга уздырырга, мир эшләренә катнаштырырга тырыша, аны куштан итәргә омтыла иде.
Патыйның бу тырышлыгы бушка китмәде. Вафаны кунакка ешрак чакыра, җыеннарда аның сүзенә колак сала башладылар. Берәүләр моны Патыйның әшәкелегеннән куркып эшләсә, икенчеләре «Этнең күңеле – бер сөяк» дигән мәкальдән чыгып эш итәләр иде. Вафа тузга язмаган сүзләр сөйләсә дә, аны бүлдермиләр, аннан көлмиләр иде.
Вафа, әле яшь булса да, үзенең киләчәгенә ваемсыз карамый иде. Ул, халыкның бабасы Миңлебайга булган хөрмәтенә һәм Патыйның йогынтысына таянып, анасы ярдәменнән мөмкин кадәр күбрәк файдаланырга тырыша.
Патыйның өлкән улы төсе-бите белән генә түгел, холкы белән дә әнисенә охшаган; әтисенең йомшак холыклы булуы аркасында Миңлебайлар нәселенең югалган абруен-атын яңадан кайтарырга исәпли иде ул. Үз кирәген чамалый белә торган һәм хәтта беркадәр кыюлыгы да булган Вафа киләчәктә үзенең икенче Миңлебай булачагына нык ышана иде.
Миңлебайныкылар турында сүз чыкса, һәммәсе:
– Вафа коеп куйган Патый инде, ә Сафа – нәкъ Салих абзый, – дия торганнар иде.
Сафа, чыннан да, абыйсының капма-каршысы иде. Юаш холыклы бу эчкерсез егеткә үз кирәгеңне генә чамалау, хәйлә дигән нәрсәләр бөтенләй хас түгел. Әгәр дә Сафа бер-бер эшкә бирелсә, чын күңеленнән, озакка бирелә. Абыйсы белән әнисеннән ул мин-минлекле, комсыз булмавы белән дә аерылып тора.
– Ходай үзенә яхшы хатын бирсен инде! Патый шикелле берәр явызы туры килсә, бозауга әйләндерер үзен! – ди торган иде күршеләре.
Дөреслек юк түгел иде бу сүздә.
* * *
Патый Салихның икенче хатыны иде. Беренче хатыны бик яшьли үлеп, аңардан Таҗи исемле бер малае калды. Әнисе үлгәннән соң, кечкенә Таҗины караучы кеше булмады. Шулай да Миңлебай карт исән чагында оныгы әллә ни кыенлык күрмәде. Бабасы үлгәннән соң, Патый кулына эләккәч, тугыз яшьлек Таҗи бөтенләй ярдәмчесез калды. Аның өчен авыр тормыш башланды. Тамагы һәрвакыт ачлы-туклы, өсте-башы сәләмә, өйдә үз почмагы юк, аңа берәү дә ягымлы, җылы сүз әйтми, якты чырай күрсәтми. Аңар гел авыр эш кушалар һәм гел сәбәпсезгә диярлек аны орышып-тиргәп торалар иде.
Чебине карга алып китсә дә, сарык бәрәненең аягына сыер басса да яки бозау, борынсасын салып, анасын имсә дә – Таҗи гаепле. Патый, икмәге уңмаса, сөте эреп чыкса яисә чүлмәге ватылса да, ачуын Таҗидан ала иде.
Күршеләр бу малайны кызганалар, тик якларга батырчылык итмиләр. Патыйга ярашырга тырышучылар исә Таҗига карата Патый шикелле кыланалар – малайны кыйныйлар, чеметәләр, аңа нахак бәлаләр ягалар иде.
Шулай да авылдашларыннан кайберәүләр Салихка, ник ул хәтле каһәрлисез малайны, Таҗи үз балаң бит, дип шелтәләп әйтеп тә карыйлар. Салих малаен кызгана, тик хатынына каршы сүз әйтә алмый, аңа күршеләре сүзен генә җиткереп, малаена яңадан-яңа михнәтләр китерә иде.
Зөһрә карчык боларның берсен дә күрмәскә тырыша. Килене белән сүзгә килсә, үзенең дә шундый хәлгә каласын ул яхшы аңлый иде. Ул, Патыйга сиздермичә генә, оныгының күлмәген ямый, төймәләрен тагып бирә, ул югында аны сөя, иркәли. Таҗи, әбисенең үзен яратуын үги әнисе сизсә, икесенә дә яхшы булмаячагын аңлый, шуңа күрә әбисе янында сирәгрәк булырга тырыша, аның иркәләвеннән уңайсызлана иде.
Малай үсә төшкәч, йорттагы бөтен эшне аңа йөкли торган булдылар: җәен-кышын ул өйгә су ташый, идән себерә, итек, комган чистарта, савыт-саба юа, хәтта Патый балалары артыннан да җыештыра иде.
Бу җәбер-кимсетүләргә Таҗи дәшми генә түзә килде, бөтен кешеләрнең явыз һәм мәкерле икәнлекләренә, бары тик көчле кеше алдында гына баш июләренә елдан-ел ныграк ышана барды. Кешегә кеше – дошман. Авыр кара эшне һәркем икенче берәүгә йөкләргә тырыша. Хәйләкәр, тапкыр кешеләр үзләренең дошманнарыннан үч ала. Хәер, дөньяда аның әбисе яки әтисе кебек яхшы кешеләр дә бар, тик алар аз, алар көчсез, чарасыз. Таҗи андый булмас. Ул, үскәч, бөтен кешедән, хәтта Патыйдан да явызрак, мәкерлерәк булыр, беркемгә рәхим-шәфкать күрсәтмәс, бу кимлек-хурлыкларның үчен кайтарыр.
Читать дальше