Сафа, Шәмси мулла белән Сабирҗан мәзингә хәл белешеп, фатиха алырга барган көнне Әсма остабикә бодай юарга өмәгә кызлар чакырган иде. Мәзин йортында да лапас астында бер төркем кыз-кыркын, җырлый-җырлый, җитен талкыйлар иде:
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Талку кайгы тарата;
Җитен талкыган кызларны
Егетләр дә ярата.
Талкы, кызым, талкы, кызым,
Мин дә шулай талкыдым;
Өзелеп сөйгән егетең булса,
Миңа әйтмә дә, бар, кызым.
Сабирҗан мәзин, кызлар тавышына ара-тирә колак салып, зур йорты буендагы таш эскәмиядә үзеннән бурыч алучыларның исемлеген карап утыра, ул кайсы ярлының үзенә ничә көн эшләргә тиешлеген исәпли иде.
Сарыга буялган янкапканы ачып, Сафа килеп керүгә, авыр чылбырын чылтыратып, оясыннан зур кызыл эт атылып чыкты да котырынып өрергә тотынды.
Мәзин, кенәгәләреннән аерылып, башын күтәрде, керүче кешене танып алгач:
– Уз, уз, курыкма! Бәйдә ул! – дип кычкырды.
Сафа, сәлам биргәннән соң, әзерләп куйган егерме тиен көмешен мәзиннең учына салды.
Мәзин, дога кылып, битен сыпырды.
– Йә, ни хәлләрең бар?
– Аллага шөкер…
– Дөньялар тынычмы?
– Аллага шөкер, ул-бу ишетелми әле.
– Синең кайтканыңны ишеткәч исем китте: әле кичә генә киткән кебек идең… Шулкадәр гомер узды да микәнни инде?
– Узды шул инде, мәзин абзый. Туган илдә гомернең узганын сизмисең дә, ә менә чит җирләрдә көне – ай, ае ел булып тоела икән.
Мәзин Сафадан «Нинди калада хезмәт иттең?», «Халкы күпме?», «Анда нинди эш белән шөгыльләнәләр?» дип сораштырырга кереште. Андагы күкәй бәяләре белән, чыпта, чимал кебек нәрсәләрне кайдан китерүләре, сәүдә яклары белән дә кызыксынды.
Шулвакыт капка ачылып, кычкырып сәлам биргән тавыш ишетелде. Мәзин керүче кешене тавышыннан ук танып алды.
– Вәгаләйкемәссәлам! Әйдә, кер, Гыймади абзый! – дип кычкырды ул.
– Азан әйтер вакыт җитте бит. Мәзинебез берәр җиргә китмәгәнме дип белешергә керүем иде, – дип, баскыч янына авылның бай куштаны, умартачы Гыймади килде.
Мәзин башлы суган шикелле йомры көмеш сәгатенә карады да:
– Бәрәкалла!.. Сөйләшеп китеп, намазны да оныта язганмын ич, – дип, урыныннан торды.
Сафа да кузгалды, икесе белән дә саубуллашкач, намаз артыннан дога кылганда, аны да онытмаска үтенеп, өенә кайтып китте. Ә мәзин, җиңнәрен сызганып, тәһарәт алырга әзерләнә башлады.
* * *
Умартачы Гыймади авылның иң бай, иң дәрәҗәле куштаны иде. Ул бик тиз баеп китте. Кайбер кешеләр, Гыймади хәзинә тапкан икән, дип сөйләделәр, кайберәүләр, аның йортына бер бай мосафир кереп, кинәт үлеп киткән дә йорт хуҗасы шул кунакның акчасын үзләштергән, диделәр. Чынында исә моның сәбәбе бөтенләй башка иде. Ул күп еллар буена, үз авызыннан өзеп дигәндәй, бөтен булган акчасын баю эшенә җикте. Салкын кыш көннәрендә үк, үзенә файдалы шарт белән, ярлыларны кыр эшенә яллый һәм юк кына бәягә аларның җирләрен сатып ала иде.
Көннәрдән бер көнне аның башына «умарта тотарга кирәк» дигән уй килде. Умарталары бик яхшы күч аера башлады, һәм озакламый Гыймадиның әллә ни зур булмаган бакчасында умарталарына урын да җитмәс булды. Шуннан соң ул, аларны урманга үз диләнкәсенә күчереп, тирәли киртә тотты, шалаш корып, каравылчы яллады. Тирә-яктагы урманны ел саен кисә баралар, ә Гыймадиның умарталыгы ачык аланда әрәмәлек кебек җәелеп утыра иде.
Берничә елдан соң инде Гыймадиның байлыгы Сабирҗан белән ярышырлык дәрәҗәгә җитте, ә ярлылардан «файдалану» мәсьәләсендә ул аны, шәт, узып та киткәндер. Үзенең дәрәҗәсе төшүдән курыкмыйча, ул ачыктан-ачык эш итә иде.
Мир эшләрендә Гыймади, гадәттә, үзенә файдалы фикергә кушыла, әле мәзин ягында, әле мулла ягында булуына бер дә уңайсызланмый иде. «Имә белгән бозау ике сыерны имәр» дигән мәкальдән чыгып, алар арасындагы дошманлыктан ул һәрвакыт үзенә файда таба иде.
Сабирҗан исә Гыймади белән дус булуның үзе өчен файдалы икәнен күптән аңлаган иде. Ул аны олылый, хөрмәт итә, аның белән сак эш кыла торган булды, Гыймадиның хезмәтчеләрен үзенә чакырмый, аңа бурычлы кешеләрне үз ягына тартмый башлады. Үз нәүбәтендә Гыймади да мәзиннең мондый карашын хуп күрә иде.
Тышта һава чиста, саф, бераз салкынайта башлаган. Йортларның такта түбәләрен ак бәс сарган, ә салам түбәләр карасу төстә дымланып күперә төшкәннәр. Күктә йолдызлар җемелдәшә.
Йокы аралаш Сафаның аңына ниндидер чит тавыш килеп керде. Уянып китте, шулай да күзен ачмады. Ул үзен әле һаман да Варшаудагы караңгы солдат казармасында агач нарда ятадыр шикелле тойды. Менә хәзер фельдфебель килеп җитәр дә, сүгенә-сүгенә, урыныннан торырга кушар; шундук сикереп тормасаң, яңагыңа да салып җибәрер кебек.
Читать дальше