Йокы исереклеге белән тарткалашып ята торгач, Сафа баягы тавышны тагын ишетте. Йокысыннан тәмам айныды. Әллә агач идәнне күсе кимерә, әллә мәче баласы ниндидер каты әйбер тәгәрәтеп уйный иде. Такта бүлем ярыгыннан якты саркып керә. Кемнеңдер пышылдап сөйләшкән тавышы ишетелде, нәрсәдер кыштырдап куйды. Сафа, урыныннан сикереп торып, бүлмә ишеген ачты.
Каплап куйган чүлмәк өстендә кечкенә генә лампа янып тора. Идәндә, киез көрпә өстендә, аякларын сузып, алга иелә төшеп, Зөһрә карчык утыра иде.
– Куркып киттем, әби. Әллә карак-мазар кергәнме дип торам, – диде Сафа, ишектән чыгып.
– Мин әле бу, улым, мин.
Карчык башын күтәрмәде. Сафа аның ни белән шөгыльләнгәнен аңлый алмыйчарак торды.
– Ни эшләп утырасың?
– Әй улым! Карт кешенең хәле шул инде, йокым килми. Бер-бер нәрсә тегәр идем дә күзем күрми. Менә шакмак уйнап утырам. Чоланга чыгарга туры килде: өйдә уйнасам, абыең тиргәнә башлый. Син ачуланма инде миңа, – диде карчык.
Гаепле кеше сыман, төссез күзләре белән Сафага күтәрелеп карады, аның ачуланмавын күргәч, яңадан идәнгә иелде. Ул бер уч шакмакны чәчеп җибәреп, берсен берсенә чиртеп тидерә дә аларны яңадан корышып беткән кулына җыя бара, үзе, тешсез авызын ача төшеп:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Хәрәмләшмә!.. Менә шулай! – дип сөйләнә иде.
Сафа аның шулай авыз эченнән генә сөйләнүен тыңлап торды. «Әбигә балалар акылы керә башлаган», – дип уйлап куйды һәм бүлмә ишеген ипләп кенә япты да тагын йокларга ятты. Йокы аралаш әбисенең:
– Тиде!.. Юк, тимәде! Менә шулай! – дигән сүзләре ишетелеп торды.
* * *
Зөһрә әбинең ире Миңлебайны җирләгәненә утыз ел инде. Ул үзенең яшен Куян елы, Барс һәм Җылкы еллары белән санап, җитмеш яшьләр чамасына китереп чыгара. Ә метрика кәгазе буенча аның яше йөз тирәсендә инде. Шулай да үзе шактый нык әле, акылында да зәгыйфьлек юк. Ул, хәленнән килгәнчә, тишек-тошык киемнәрне ямый, өйдәгеләрнең барысына да таза бияләй-оеклар җитештереп тора. Аның өчен иң кыены – төн уздыру. Төнлә йоклый алмый интегеп чыкмас өчен, ул әнә шул уенны уйлап тапкан. Вафа белән Патый, тыныч ятмавы өчен, аны гел ачуланалар. Шуңа күрә карчык чоланга күчә. Җәй һәм яз көннәрендә чоланда өйдәгедән яхшырак, ләкин көзге һәм кышкы озын төннәрдә аның хәле бик кыенлаша.
Зөһрә карчык элекке яхшы заманнарны бик әйбәт хәтерли әле. Миңлебае исән чакта ул бөтен йортка үзе хуҗа иде. Ире аны яратты. Миңлебайны бөтен тирә-як халкы хөрмәт итте. Кешеләр аны туры сүзле, намуслы һәм гадел булганы өчен ярата иде. Ул байлык җыярга омтылмый, үз мәнфәгатен җәмәгать мәнфәгатеннән өстен куймый иде. Улы Салихка да, шундый бул дип, васыять әйтеп калдырды. Ләкин аның васыяте тормышка ашмады.
Салих беркатлы юаш егет булып үсте. Староста кызына – кырыс холыклы һәм хәйләкәр Фатыймага өйләнгәч, ул бик тиз аның йогынтысына бирелде һәм үлгәнче хатыны сүзеннән чыга алмады.
Башта каенатасын, аннары ирен җирләгәч, «Патый» кушаматлы Фатыйма үзенең ике улы белән кызыннан гына түгел, каенанасыннан да берсүзсез буйсынуны таләп итте. Зөһрә карчыкның буйсынмый чарасы калмады. Балалары әниләренә каршы килергә батырчылык итми иде.
Күршеләр Патыйның холкы белән усал теленнән куркалар, гел аның күңелен күрергә тырышалар, кунакка чакырып, аны түргә, остабикә белән янәшә утырталар иде.
Һәрнәрсәнең алдын-артын уйлап эш итә белүче хәйләкәр Әсма остабикә дә Патыйның үзенә яхшы ярдәмче яисә аяусыз дошманы булачагын бик тиз абайлап алды. Шуннан соң ул Патыйга яраша, аны күккә чөеп мактый башлады. Аның шикелле үк хәйләкәр Патый да, остабикәнең ниятен сизеп, моңа бик риза булды. Шулай итеп, алар, телдән әйтеп сүз беркетмичә генә, дуслар булып киттеләр һәм бу хәлгә икесе дә бик канәгать иделәр.
Еллар үтә торды. Таза, яшь Патый, картаеп, карчыкка әйләнде. Улын өйләндерде, кызын кияүгә бирде. Хәзер инде аны йә яучы карчык итеп, йә кендекче әби итеп кенә чакыра торган булдылар. Патый андый эшләрнең берсеннән дә баш тартмады. Аның гадәт-холкы үзгәрмәде, йортта бөтенесенә берүзе баш булып килә бирде.
Барыннан да бигрәк киленгә – Вафаның хатынына кыен иде. Патый аны һәрвакыт кимсетә, кыерсыта, әледән-әле:
– Килен кеше ул эт белән бер, икесенең дә урыны – чүплек башында, – дия иде.
Беркөнне киленнәре:
– Әнкәй, син үзең дә кайчандыр килен булгансыңдыр ич? Сине дә шулай эткә тиңлиләр идеме? – дигәч, Патый:
– Мин үзем әйбәт идем, – дип кырт кисте.
Киленнең ике баласы һәрвакыт диярлек үз әти-әниләрендә яши иде. Әллә нидә бер бу йортка кайтсалар, Патый аларга:
Читать дальше