Кеше борылып карый башлый,
Балачакка, тормыш башына.
Язмыш юлларыннан барсада,
Үзе бара язмыш карышына.
Дөнья куу, ни соң асылында,
Артта калмау өчен ашыгу…
Карамыйча тормыш хәлләренә,
Гади генә еллар алышыну.
Уйлап таба кеше авырлыклар,
Бер сәбәпсез тигез урында.
Исрафка китә күпме гомер,
Мөмкинлекләр чакта кулыңда.
Адашкандай гомер буе кеше,
Инкарь итеп булган юлларны.
Бутый бутый тыелганнар белән,
Ничә буын җирдә кылганны…
Ят юлларда… алар яңа түгел,
Алар инде безне алдаган.
Нигә кабат теләп адашырга,
Башка юллар әллә калмаган?
Кешене, аера кешедән,
Сыйфаты яшәве серләре.
Тоемлай алырга сәләте,
Ул үзе бары тик белгәне.
Кылына даими гaмәлләр,
Әйләнеп баралар гәдәткә.
Канунда калырга, сәбәптә,
Сакланып калынса, әдәптә.
Әдәптә кылынган гaмәлләр,
Кешенең иң күркәм холыкы.
Кешедә булганы күренә,
Эчендә, холыкның олысы.
Була ул «җиңелдә», ««авырда».
Кайвакыт «холыксыз"исеме.
Холыкка бәйләнеп тормышта,
Ачыла язмышның ишеге.
Барсыда бер бөтен шикелле,
Берсенә бересе бәйләнә.
Гaмәлдә, гәдәттә, холыкта,
Язмышның җебенә әйләнә.
Кояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан…
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам…
Сукмагымда, юлларымда,
Күренми. ак томанда…
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.
Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты… торганда…
Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.
Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килмый әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».
Барган юллар, караваннар,
Янәшәдә бара, күләгә.
Эссе чүлдә кемнәр генә,
Күләгәсез юлда түзәлә.
Бер ягында исә кызу җиле,
Икенче ягында күләгә.
Эсседә пешкән урыннар,
Күләгәдә бары төзәлә.
Күләгәнең эзе кала алмый,
Ул барада бара, иярә…
Күләгәләреңдә синеке,
Үзең генә аңа иядә.
Күләгәләр күренәләр янда,
Яктыртучы нуры булганда,
Күләгәдә хәрәкәттә була,
Бары үзең бара алганда.
Эсселектән (анда) коткаручы,
Күләгә кемгәдер булыр дигән.
Күләгәсе туктап кала икән,
Димәк… инде шунда килгән…
Үкенмә үткәнгә,
Борчылма көткәндә.
Бәхетле мизгелләр
Шөкерләр иткәндә.
Шөкерләр бүгенгә,
Булганга, күргәнгә.
Өстәлеп гамәлләр,
Ниләрдер белгәнгә.
Җыела бөртекләп,
Бәхетле минутлар.
Бүләктер киләчәк,
Кайгыңны онытсаң.
Тынычлык күңелдә,
Сиздерми урнашса.
Аннанда бәхетле,
Минутлар булмаста.
Син көтә белгәндә,
Өметле – киләчәк…
Көтмәгән… көткәнең,
Барысында бирәчәк.
Үткәрә белгәндә,
Шатлыкны тынычта.
Язмышның бер көне,
Бирелми бурычка.
Алышына көннәр төннәр белән,
Яктылыгы бөтенләй калмады.
Кышкы төннәр кебек озагырак,
Караңгылык шулай алдады…
Караңгылык никтер күңелләрдә,
Чарасызлык әллә яулады…
Шатландырмый инде кешеләрне,
Ап ак карлар кышын яуганы.
Өстән төшә олы алданулар,
«Тукмач» белән тулган колаклар.
Хәкимият уен уйнагандай,
Кора безгә матур тозаклар.
Хак булганга 2—3 ялган өстәп,
Ышанырлыгы… югала…
«Көтүчеләр» әллә кая куа,
Кая таба халык юл ала…
Кыйбыласыз әллә яшәгәнгә,
Тормыш яктылыгы кителде.
Түрә көтүенә ышанулар…
Чарасызлык кына китерде
Канатларсыз очу мөмкин түгел,
Я булмаса, тимер канатлар…
Самолетлар канатсызлар өчен,
Кошлар юлын гына кабатлар.
Чишмәләрдә, ага башлар өчен,
Күренмәгән юллар тапканнар.
Шул юллардан озак еллар буе,
Акканнарда, алар акканнар.
Иман нуры тоеп күпме буын,
Кыйбыланы таба алганнар.
Адаштыручылар килгәндә дә,
Үз кыйбыласында калганнар.
Булганнарнын нигә кадере юк,
Читать дальше