Сиңа ошамаганнары,
Сиңа чит булганнары.
Күңелләре ачылмыйча,
Ябылып торганнары…
Сәер кебек яшәгәннәр,
Тормышларда җирдәге.
Көзгедәге кебекме әллә,
Сыйфатларың синдәге.
Безне ничек алдыйлар,
Алдамыйча калмыйлар.
Булганнарын җимерәләр,
Яңаларын салмыйлар.
Коллар кебек яллыйлар.
Аңламыйлар түгел алар,
Алдау юлын аңлыйлар.
Тар барин диеп атыйлар,
Татар дия алмыйлар.
Аңлашуга бармыйлар
Аларча булмаганнары,
Барысыда дошманнар.
Син шпион… сатлыкҗан,
Үтсәң алар кушканнан…
…Кирәк бары куштаннар.
Түбәнерәк ия алар…
Бөгелсә әгәр билләрең.
Тураерга тиеш көтәргә,
Алар рөхсәт биргәнен.
«Миhербан"лык килгәнен.
Тар илгә ошыйдырда,
Мондый тормыш арбасы.
Чын татарның язмышы,
Җавап бирми калмасы.
Болай яши алмасы…
Акыл биргән безгә бу язмышта,
Башта булса, никтер күренми.
Тәртип ясап кеше гaмәлендә,
Тормыш белән бергә үрелми.
Кеше башлы, берәү бәхәсләшми,
Ә акылы кая җыелган…
Исраф булып югалмасын өчен,
Тирәнгәме яшереп куелган.
Ул кирәк бит, янда гына булу,
Кирәк чакта киңәш алырга.
Дөрес фикереңә килә алып,
Ялгышлардан котылып калырга.
Ничек кулланасың акылыңны,
Ни икәнен аның белмәсәң.
Хак икәнгә үзең инанмыйча,
Акылым бар диеп йөрмәсәң.
Барган саен гел барасы килә,
Күргән саен килә күрәсе…
Ничә генә еллар яшәсәдә,
Һәркемнеңдә килә «түзәсе»..
Яшәү асылыда шунда ахыры,
Авырлыклар шуңа үтелә.
Үткәннәргә күчеп онытылып,
Булачаклар алда көтелә.
Юллар беткән кебек булып ала,
Алар кабат, тагын табыла.
Сүнә инде диеп уйлаганда,
Өмет учаклары кабына.
Көчләр җитмәс кебек тоелганда,
Әллә каян килеп җитәләр.
Чарасызлык аша үтәр өчен,
Теләкләрне күпер итәләр.
Аңлау кыен бөтен хикмәтләрен,
Безгә язмыш үзе биргәнен.
Белмисеңдә… шуңа эзлисең,
Гомер буе үзеңә дигәнен.
Бу дөньяда күргән белгәннәр,
Гыйлем итеп җыйган әйберләр.
Нинди генә сәфәр булсада ул,
Юлда кирәк булыр әйбер бар.
Иң күбесе сабак-ялгышлар шул,
Хәтерләрдә кала сакланып.
Кайберләре кабатлана әле,
Сабак була алмый акланып.
Тормыш мәктәбедәй ялларсыз,
Өйрәтәдә безне өйрәтә.
Өй эшләре тикшергәндәй итеп,
Бастырып кабатлата, сөйләтә.
Тәүгесе, тормыш башлар өчен,
Ак караны аера белергә.
Бусагадан атлап чыга белеп,
Кирәк чакта кире керергә.
Бутамыйча ишек тәрәзәне,
Югалтмыйч нәсел җебеңне.
Тыйнаклыкта, горурлыкта булып,
Саклар өчен җирдә йөзеңне.
Алдагыны алдан белмәсәңдә,
Үткәннәрне күреп барасың…
Күпме җаннар җиңел акыл белән,
Уйламыйлар ялгыз каласын.
Ялгызлык ул авыр гына түгел,
Якын кебек упкын читенә…
Моңнар баскан күңел белән бергә
Җан дигәнең, ялгыз ителә.
Җирдә тормыш туктап тора алмый
Уйланырга булмый вакытлар…
Җылы табып була ала мени.
Ялгыз җанга… үткән вакыттан…
Ялгызлык ул югалтулардан соң,
Сыенырга урын калмаса…
Беркем килеп ишек шакымаса,
Дөньялыкта искә алмаса…
Өметсезлек шайтан гәмәлелә,
Сыенырга кирәк Аллаhка…
Җирдә чакта якыная алып,
Мәңгелектә ялгыз калмаска!
Ышанмыйсың икән,
Башта сынап кара.
Тәмен белү өчен,
Тотып кабып кара..
Торалмыйча озак,
Ялгыз ятып кара.
Көчне җыя алып,
Торып басып кара.
Эшли алганнарның,
Торыр хакын кара.
Вакыт дигәннәре,
Күптән үтеп бара.
Юллар үткәннән,
Эзләр нинди кала.
Ара ерагая, нидер
Якыная бара.
Өметләрең бетеп,
Хыялларың кала.
Тормыш бизәгендә,
Буяуларың кала…
Күңел сорый кебек, күңел…
Шуңа барсын җирдә кыласың.
Булганнары таудай булсада,
Фәкыйрьлектә кебек буласың.
Күңел сорый кирәгендә кебек,
Җитмәгәнне, тыныч булырга.
Хыял әллә аны котыртамы,
Хыял сарайлары «корырга».
Кем туктаган савытлары тулып,
Яңаларын ясап куймыйча…
Мөмкинме соң аны тыңламыйча,
Кеше күңелләре туймыйча.
Нигә кирәк чиксез тырышулар,
Күңелеңне тыныч итмәсә…
Тынычлыгы әллә югаламы,
Җылы белән якты җитмәсә.
Читать дальше