Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Хәер, егетне күрү белән, Гөлбану да ничектер төсмерләгәндәй булган, кайчан, кайда күрдем икән мин моны дип, хәтеренә төшерергә тырышып караган иде.

Күтәренке күңел белән, шау-гөр килеп, табын янына утырыштылар. Камил: «Менә сезгә килешли казёнкага да кереп чыккан идек әле», – дип, өстәлгә бер шешә кызылбаш та чыгарып куйгач, табын тирәсе тагын да җанлана төште.

Аз сүзле, биш сөальгә бер җавап бирә торган Сабирҗан да, сүзгә кушылып, сораулар бирә башлады. Тәкәллефләнеп тормыйча, туп-туры Низамга мөрәҗәгать итте ул:

– Стал быть, кайчандыр теге тыкрык башында торган усал малай син булып чыгасың инде?..

– Әйе, – диде Низам, оялып.

– Сез каядыр киткән идегез түгелме соң?

– Авылга кайтып киткән идек.

– Стал быть, яңадан калага килергә булдыгыз?

– Әйе. Хәзергә әле әни авылда калып торды…

– Алай икән.

Гөлбану, башкаларга сиздермәскә тырышып, тәрәзә буенда бүкән өстендә утырган Низамга, аның хәрәкәтләренә, килешле зур кулларына күз төшереп алгалады. Күр инде, ә! Заманында теңкәсенә тиеп, иза чиктергән усал малайны шундый тыйнак, басынкы егеткә әверелер дип кем уйлаган?

Күңеле белән Гөлбану бу кичнең озаккарак сузылуын тели. Сәбәбен ул үзе дә әйтә алмас иде. Бәлки, өйдә менә шулай көр, күтәренке күңел белән көлешеп алулар бик сирәк, онытылганда бер булгангадыр. Ничек кенә булмасын, бу кичә Гөлбану өчен гади генә түгел иде…

Ләкин кунаклар тыйнак булып чыкты, тиздән кузгала да башладылар. Камил абый гына, Гөлбануга мөрәҗәгать итеп, баягы сүзне искә төшереп көлдерде.

– Мин сине, Гөлбану, ул кадәр үк усал дип уйламаган идем. Синең әле шулай кешенең колагын бора торган гадәтең дә бармыни? Әйтәм аны, Низамның колагы әрекмән яфрагы кадәр булып зураеп калган, синең эшең икән әле…

Бу кадәресен инде Гөлбану көтмәгән иде. Ул оялып китте, уңайсызлануын сиздертмәс өчен булса кирәк, шундук аралыкка кереп качты.

Шау-гөр килеп көлешү чак кына басылу белән, кунаклар саубуллаша башладылар. Хуҗалар да:

– Тагын килеп утырыгыз, тартынмагыз, – диделәр.

– Без әле килгәләрбез… Хәзергә сау булыгыз!

Ир-атлар үзара гөрләшеп чыгып киттеләр. Шулвакыт табын янында кайнашкан Миңлегөл үзалдына сөйләнгәндәй итеп әйтеп куйды:

– Нинди чибәр, акыллы егет! Төпле-тәүфыйклы, зиһенле егет күренә…

Гөлбану искәрмәстән тетрәп китте. Чөнки ул да бу минутта күңеле белән нәкъ шул сүзләрне кабатлый иде.

Әллә нәрсә булды Гөлбануга. Аз сүзлеләнде. Күбрәк ялгыз калырга ярата башлады. Тын кичләрдә, көнозын эшләп арып талган булуына да карамастан, Идел ярына чыгарга ярата ул хәзер.

Гадәттә, ул, күзгә чалынмаска тырышып, ишегалдыннан шым гына чыгып китә. Олы урам аша да тиз-тиз генә уза. Аннары, әллә ни зур булмаса да, бөтен Яңа Бистәне сасы ис белән тынчытып торган заводның биек коймасы буеннан үтә дә Идел ярына чыга…

Көз якынлашып килә. Көннәр сизелерлек кыскарды. Баеп барган кояш, зурайганнан-зураеп, Идел өстенә төшеп килә… Һәм әкренләп суына барган тимерне хәтерләтеп, суга бата башлый… Идел өстенә караңгылык җәелә. Сирәк-мирәк кенә булып пароход тавышлары да ишетелеп куйгалый. Анда-монда чәчелеп, Идел бизәкләре – маяклар кабына…

Гөлбану яр өстендә утыра. Идел ягыннан үзенә бертөрле дымсу төче ис бөркеп, талгын җил исә. Вакыт-вакыт бөтен су өстен ялт иттереп, аргы яктагы бушап калган иген кырлары өстендә аҗаган уйнап ала…

Гөлбануның күз карашы да шунда, аҗаган уйнаган якка юнәлгән… Сәер дә, шомлы да. Әллә ничек шунда, кинәт кенә күк капусы ачылып киткәндәй итә, иксез-чиксез югарылыкта тагын ниндидер икенче бер дөнья чагылып киткәндәй була. Чыннан да, бармы икән соң бу киң галәмнең чиге?..

Андый чакларда Гөлбануны, шомлы-сәер тойгылар белән беррәттән, эчке бер куаныч яулап алгандай була. Бу галәмәтләрнең барысы да аларның өендә Низам булып киткәннән соң башланды…

Егет тә, без әле килгәләрбез, дип, тикмәгә генә әйтмәгән икән. Көннәрнең берендә тагын Мохтар исемле өлкән яшьтәге бер кеше белән килеп керделәр. Калын мыеклы абзый кешенең бу бусага аша беренче тапкыр атлап керүе булса да, бер дә тәкәллефләнеп тормады, үзен кирәгеннән артык иркен тотты. Низамның әтисе урынына калган кеше мин, диде ул. Кыскасы, егетнең туган тиешлерәк кешесе икән. Низамны заводка эшкә урнаштыручы да ул икән. Хәзергә фатирда Низам шул Мохтар абзыйларында тора икән.

Үзе таза, нык тормышлы кеше икән. Хәер, булса да булыр. Чөнки заводта бик зур кеше, өлкән мастер булып эшли, ди.

Иң элек Мохтар абзый, килеп керер-кермәс, Гөлбануны баштанаяк күздән кичерде. Аннары табын янына утырды, изүләрен чишеп җибәрде. Шунда ук бик зур йомыш белән килгәнлеге турында әйтте.

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x