Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар

Здесь есть возможность читать онлайн «Махмут Хасанов - Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» — ознакомительный отрывок электронной книги совершенно бесплатно, а после прочтения отрывка купить полную версию. В некоторых случаях можно слушать аудио, скачать через торрент в формате fb2 и присутствует краткое содержание. Город: Казан, Год выпуска: 2017, ISBN: 2017, Жанр: russian_contemporary, tt. Описание произведения, (предисловие) а так же отзывы посетителей доступны на портале библиотеки ЛибКат.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар: краткое содержание, описание и аннотация

Предлагаем к чтению аннотацию, описание, краткое содержание или предисловие (зависит от того, что написал сам автор книги «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»). Если вы не нашли необходимую информацию о книге — напишите в комментариях, мы постараемся отыскать её.

Күренекле язучы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мәхмүт Хәсәновның бу томында «Саумы, кояш!» һәм «Саф җилләр» романнары урын алды. Әсәрләрдә XX гасырдагы татар халкы тарихы сурәтләнә. «Саумы, кояш!» романында Гөлбану исемле кызның революцион көрәш юлына килүе тасвирланса, «Саф җилләр» дилогиясендә Мәдинә һәм Хәдичә исемле ике татар хатын-кызының гыйбрәтле язмышы белән танышырга мөмкин.

Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар — читать онлайн ознакомительный отрывок

Ниже представлен текст книги, разбитый по страницам. Система сохранения места последней прочитанной страницы, позволяет с удобством читать онлайн бесплатно книгу «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар», без необходимости каждый раз заново искать на чём Вы остановились. Поставьте закладку, и сможете в любой момент перейти на страницу, на которой закончили чтение.

Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Ибрай бу сәер кешедән күзләрен дә алмый. Кем булыр бу? Нәрсә эшли ул?..

Ибрай уйнаудан туктамакчы була. Әмма яңа танышы, кәгазьдән күзләрен алмыйча гына, ялынып ялваргандай әйтеп куя:

– Дәвам ит, Ибрай туган… дәвам ит!.. – Аннары өсти: – Рәхмәт, Ибрай! Менә синең биниһая тылсымлы музыкаң ярдәмендә мин дә үз «симфониям» нең баш өлешен яздым… Тыңлыйсыңмы? – Ибрайның җавабын да көтеп тормыйча укый башлый:

Көзге төн. Мин йоклый алмыйм. Өй түрендә җил елый;
Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…

Исе киткән музыкант, шагыйрьне шунда ук бүлеп, кабат укуын үтенә.

Шагыйрь кабатлый. Ә Ибрай:

– Бу сүзләр минем симфониямнең икенче өлешенә эпиграф булачак. Нинди сүзләр!.. «…Өй түрендә җил елый; Җил еламый, ач үлемнең куркусыннан ил елый…» – Ибрай кабат рәхмәтләр әйтеп, яңа гына танышкан шагыйрьнең кулларын кыса. Симфониянең эчтәлеген, андагы моң-зарны ике авыз сүз белән әйтеп бирә алган кешенең кем булуын сорый.

Тегесе әйтә:

– Исемем Габдулла… – Аннары Ибрайның җилкәсенә кулын куеп өсти. – Мин – Тукай… Габдулла Тукаев.

Шулай таныша Ибрай сөекле шагыйрь белән. Ул вакытларны искә төшергән саен: «Күңелем боек, кәефем төшенке иде. Әмма аның «Мин Тукай» дигән сүзләрен ишетүем белән дөньяларым яктырып киткән кебек булды», – дип өстәп куярга да онытмый.

Ибрай уйнап туктагач, скрипкасын читкәрәк алып куйды да янә бер стакан аракы салып, баягы кебек тын да алмыйча эчеп куйды. Авызын кул аркасы белән генә сөрткәннән соң, яңадан сүзгә кереште.

– Менә ичмаса Тукай музыканы ярата иде. Аңлый белә иде… Хәер, башкача булуы да мөмкин түгел. Кайнар йөрәкле бөек шагыйрь иде шул ул. Әле дә булса күз алдымда тора… Ә күз карашлары нинди иде аның! Юк, яше утызга да җитмәгән кешедә андый карашлар булуы хәтәр. Бик хәтәр!.. Минем өчен ул шагыйрь генә түгел, музыкант та иде. Әйе, музыкант та иде. Музыка тыңлаганда, хисләре кузгалмаган кешене Каюм Насыйри мүкле йөрәк дип атаган. Берәр җыр ишетеп күңеле кузгалмаса, ул кешенең йә хисе юктыр, йә күңеле авырудыр, ди. Кемдер тагын әйткән, музыка кеше табигатенә тәэсир итә, холыкны күркәмләндерә, вәхшилекне бетерә, канны сафлый, фикерне киңәйтә, ди.

Исереп өлгергән музыкантны игътибар белән тыңлап утырган Асылхан сорау биреп куйды:

– Ибрай… Синең ул симфонияңнең азагы нәрсә белән бетә соң?

– Азагымы?

– Әйе.

Ләкин музыкант җавап биреп өлгерә алмады, аны ютәл буды. Киң калку маңгаена эре тир бөрчекләре бәреп чыкты. Муен тирәләре кызарды, тамырлары бүртенде…

– Хәзер… – диде ул, куллары белән гафу үтенгән сыман ишарәләр ясап. Әмма ютәл аны яңа көч белән буып алды. Беркавым сыны катып тавыш-тынсыз гына ютәлләде ул. Бары иңбашлары гына калтырана иде. Ахырда ютәле бераз басылды. Еш-еш сулыш ала башлады. Әмма ютәл буганда авызын каплаган кулына күз төшереп алу белән, уч төбендәге алсу тапларны күреп, тиз генә кулын артына яшерде.

– Азагы турында… мин үзем дә бик озак баш ваттым, – диде ул, һаман еш-еш сулап. – Ниһаять, таптым кебек. Ахыры аның, соңгы аккордлары… үлем белән бетәчәк… Бу дөньяда бернәрсә дә мәңгелек түгел ич…

* * *

Гөлбану тормышка чыкты.

Бик тиз түгелме?

Түгел. Исламбикә карчык әйтмешли, кыз баланың буйга җитү белән урынына урнашуы хәерле.

Һаман да шул Камил абыйсы инде… Бик тә изге күңелле, игелекле кеше булып чыкты ул. Гөлбануны дөньяга яңа күз белән карарга өйрәтүче дә, шәхси тормышында зур үзгәреш ясаучы да шул булды.

Узган гомер – искән җил димәсләр иде аны. Камил абыйсыҗиде ел сөргендә булып кайтты. Чак кына да үзгәрмәгән ичмаса. Хәтта бераз тазара да төшкән кебек. Бары чигә чәчләре генә чаларган. Хәер, анысы да үзенә килешеп тора тагын.

Үзе һаман элеккеге кебек дәүләтне, патшаны сүгә. Ничәмә-ничә тапкыр кулга алынып, төрмәләрдә утырып, ниһаять, әнә җиде ел сөргендә булды. Гөлбануның әнисе әйтмешли, «Акыл кермәсә керми икән…»

Беренче тапкыр килеп чыккан көнне нәрсә дигән иде әле?

– Мин инде сезне таный алмам дип уйлаган идем, – дип башлады ул. – Ирле-хатынлы икесе-ике яклап җигелеп эшлиләр, мин әйтәм, череп баеп беткәннәрдер. Ташпулатлар салып кергәннәрдер дип уйлаган идем… Ә сезнең һаман булса шушы алачыкта яшәп яткан көнегез икән әле.

Әтисе көрсенеп әйтеп куйды:

– Һәй, Камил туган! Кая инде ул безгә дигән ташпулатлар… Ачтан кәкрәймәсәк, шуңа мең-мең риза инде.

Ачылып китеп, гәпләшеп утырдылар. Җайлап кына узганнарны кузгатасы иттеләр.

– Карап-карап торам да, тагын бер карап куям дигәндәй, – дип башлады Камил абыйсы сүзен. – Ярыйсы ук бәхетле кеше сез…

Читать дальше
Тёмная тема
Сбросить

Интервал:

Закладка:

Сделать

Похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Представляем Вашему вниманию похожие книги на «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» списком для выбора. Мы отобрали схожую по названию и смыслу литературу в надежде предоставить читателям больше вариантов отыскать новые, интересные, ещё непрочитанные произведения.


Отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар»

Обсуждение, отзывы о книге «Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар» и просто собственные мнения читателей. Оставьте ваши комментарии, напишите, что Вы думаете о произведении, его смысле или главных героях. Укажите что конкретно понравилось, а что нет, и почему Вы так считаете.

x