Бу чыннан да шулай иде. Өске каттан сәер авазлар ишетелү белән, байбикә Хәмитне чакыртып алды. Төссез, чырайсыз Мәрхәмбикәне күреп, Хәмит шүрли калды.
– Менә нәрсә, – диде Әби патша, нәфрәтләнеп. – Тормышның ансыз да рәте-чираты калмады… Хәзер әнә өйдән фәрештә качырырга керештеләр… Шул гына җитмәгән иде! Ил шелтәсеннән дә курыкмый бит, затсыз! Ни күреп битсезләнәдер. Теге озын сыйракны бүтән бу тирәгә аяк атламаслык итеп озат. Эзе булмаслык ит… Аларга юл куя-нитә калсаң, купец Микулай кебек, өйгә чегәннәр дә алып кайта башларлар. Аларның башка эшләре юк хәзер… Һәрбер ахмак үзенчә акылдан яза.
…Ә Ибрай өздерепме-өздерә!.. Кискен хәрәкәтләр ясаганда, аның озын чәчләре җилфер-җилфер килә. Менә ул, бөтен гәүдәсе белән киң хәрәкәт ясап, соңгы аккордын алды. Һәм сәхнәдәге артист кебек чак кына башын иятөшеп уйнаудан туктады.
Бер мизгел тынлык булып торды. Ахыр чиктә Асылхан әйтте:
– Рәхмәт, Ибрай!..
Бу минутта Зөһрәнең дә күзләре дымланган, матур йөзендә сабый бала шатлыгы балкый иде.
Тик Ибрай уйнап бетермәгән булган икән әле. Йөзе кырыс, төсе качкан иде аның. Башында туган уй-фикерен югалтудан курыккан кеше сыман, болай диде ул:
– Әмма кеше күңелендә гелән дә яз, гелән дә аяз булып тормый… Менә поэманың икенче өлеше…
Смычок кыллар өстеннән кызу-кызу биеп китте. Бүлмә эче яңадан аһәңле музыка белән тулды. Әмма бу юлы ул йөрәк өзгеч, җан тетрәткеч иде. Аннары авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең ачыргаланып кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде. Бер үк вакытта ул авазларда кемнеңдер рәнҗүе дә, нәфрәт тә бар кебек…
Ибрай ничек итеп искәрмәстән генә уйный башлаган булса, шулай көтмәгәндә көйне бүлде. Һәм әйтте:
– Симфониянең бер өлешен мин Тукайга багышлаячакмын… Бу өлешен Тукайның да тыңлаганы бар…
Яңадан уйный башлады. Бу авазлар бер әкренәеп, бер көчәеп, кайдадыр адашып калган кешенең үлем ачысы белән өзгәләнеп, ачыргаланып ярдәмгә кычкырган тавышын хәтерләтәләр иде.
Ибрай уеныннан туктады да кайчан, ниндирәк шартларда Тукайны күрүен, аның үтенече буенча симфониянең нәкъ менә шушы өлешен уйнавын сөйли башлады.
Гадәттә, Ибрай Кремльнең түбән урамындагы Попов кабагына йөри торган булган. Үзе зур, җылы, шуның өстенә якты. Һавасы да яхшы. Җитмәсә, тагын сыра янына кушылып бушлай бирелә торган вак балыгы да, яшел борчагы да башка урыннардагыга караганда тәмлерәк. (Хак булса, заманында Попов, конкурентларына үч итеп, сыра янына кушып, бушлай җиде төрле закуска бирә торган булган дип сөйлиләр.)
Аннары Ибрайга ул кабакка йөри торган халык та ошый. Гадәттә, монда студентлар, татар шәкертләре җыела торганнар иде. Эчеп исерү өчен түгел, күбрәк әңгәмә сатып, теге яки бу нәрсә турында сөйләшеп, бәхәсләшеп утыру өчен җыелалар. Шуңа күрәдер, монда сугыш, җәнҗал кебек нәрсәләр бөтенләй диярлек булмый.
Шуның өстенә әле, башка урыннардагы кебек, Ибрайга: «Теге дөньяда синең бу бармакларыңны килегә салып төячәкләр; үзеңне исә җәһәннәм утында яндырачаклар…» – дип тә янамыйлар. Русы да, татары да аны бер үк дәрәҗәдә яратып, үз итеп тыңлыйлар, аннары инде әйбәтләп сыйлыйлар…
Көннәрнең берендә өс-башы, кыяфәте шәкерткә охшаган бер егет, кереп, Ибрай белән исәнләшә. Башында – ул вакытта модада йөргән каймалы түгәрәк бүрек. Егет аның өстәле янына ук килеп утыра. Тыңлар өчен атап килгәнлеген әйтә.
Ибрай күңеленә бик хуш килә аның сүзләре. Җанланып сорап куя:
– Нәрсә уйныйм соң?
Шәкерткә охшаган егет елмая гына:
– Чын сәнгать, Ибрай туган, заказ белән приказны сөйми… Җаның теләгән нәрсәне уйна, – ди.
Ибрай симфониянең нәкъ менә шушы, икенче өлешен уйный. Скрипкасы елый, аһ орып өзгәләнә аның.
– Мәрхүм Кузьма, скрипкадан кеше өн-авазы, аһәңе, сыкравы, җан әрнетеп өзгәләнүе ишетелергә тиеш, ди торган иде. Бары тик шул чакта гына тыңлаучылар, музыкантның уйнавын колак салып түгел, ә дөньяларын онытып, бөтен барлыклары белән бирелеп тыңлаячаклар…
Шәкерткә охшаган егет тә, йөрәк өзгеч авазлар иркенә буйсынып, кинәт җитдиләнә, миһербанлык тулы мөлдерәмә күз карашларына кадәр кырыслана. Ачы көзге җилләр иркендә япа-ялгыз калган сыман тетрәп куя; туңгандагы кебек, тәнендә бала йоннары кабарып чыга…
Ул да булмый, кесәсеннән кечкенә генә куен кенәгәсе белән каләм чыгарып, сыра түгелүдән кибүне белмәгән өстәл өстенә иелеп, ашыгып-кабаланып нидер яза башлый. Күзләрен бер ноктага төбәп уйланып тора да тагын яза… Нәрсәгәдер ачулангандай итеп, кинәт кенә язганын шатырдатып сызып та ташлый…
Читать дальше