Әлеге шактый ук кинаяле итеп әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәгән Сабирҗан: «Шөкер иде әле хәзергә…» – дип мыгырданып куйды. Бу юлы инде Камил ачыктан-ачык көләргә мәҗбүр булды.
– Нилектән әйтәм мин аны, – дип дәвамлады ул. – Ни дәрәҗәдә начар яшәвегезне күрмисез дип әйтүем.
Бу юлы инде Сабирҗан әлеге төртмәле сүзләрне кабул итмәвен белдерде:
– Тәкъдирдән узып кая барасың? Ходайның язганы шулдыр. Шөкер дими ни дисең? Бездән дә начаррак, фәкыйрьрәк яшәүчеләр дә бар бит. Бер сынык икмәк бәрабәренә Печән базары чатын саклаган чаклар да бар иде. Шулай булмый ни! Ат аунаган җирдә төк кала, ди. Монда, ичмаса, уч тутырып акча алмасак та, ачтан кәкрәеп йөрмибез…
– Менә, менә!.. – дип элеп алды Камил. – Шул да булдымы сүз. Бездән дә начаррак яшәүчеләр бар, имеш. Шулай үзеңне алдалап яшәүдән ни файда! Чын хакыйкать чагыштыруда ачыла, ди. Ә нигә син сау-сәламәт көе кеше кулына карап яшәргә тиеш, ди? Менә шул коллык фәлсәфәсе харап итә безнең халыкны. Нишләмәк кирәк, палачлык, коллык мохитендә гасырлар буе буйсынып, кимсетелеп яшәү халкыбызның канына сеңгән. Тирес өстендә утырган аның исен сизми башлый, ди шул.
Сабирҗан да авызын ачып утырмады.
– Соң, үзең уйлап кара, кем, Камил туган. Безнең ише кагылган-орылганнар белән, бездәй ач әрвахлар белән хәзер дөнья тулы. Без әле, ичмаса, ачы таңнан күзне ертып, хәер эстәргә чыгып китмибез. Йөз суы түгеп кеше каршына барулар, ай-һай ла авыр, Камил туган… Гелән болай дәвам итмәс әле, үзгәрер бер… – дигән булды Сабирҗан, теленә башка сүз килмәгәч.
– Эх, Сабирҗан абый, тормыш һичкайчан да үзеннән-үзе генә үзгәрмәячәк. Власть, хөкүмәт әлеге кимчелекләрне һич тә бетерә алмый, алмаячак та. Чөнки үзе үк шул кимчелекләрне, ягъни ачлык-ялангачлыкны, хокуксызлыкны тудыручы… Чын, гадел тормышны сорап түгел, ә канлы көрәштә генә яулап алып булачак…
– Белмим шул… Тормыш әүвәл-әүвәлдән шулай яратылган, халык кына үзгәртә алырмы икән? Шикләнәм… Аннары кемнәр генә ул көрәшкә алыныр икән?..
Камил шундук каршы төште:
– Көрәш күптән бара, Сабирҗан абый. Дөнья үзгәрештә: яхшылык белән яманлык, мәхәббәт белән нәфрәт, азатлык белән залимлек көрәше бер генә минутка да тынып торганы юк… Дәүләт байлыгы ул – сезнең кебек, менә минем кебек миллионнарча эшче халыкның хезмәт җимеше. Дөньяның тоткасы – эшче хезмәте белән крестьян икмәге. Шул байлыкны барлыкка китерүчеләр, мәсәлән, сез, мин, тормышта беренче кирәк-ярактан да мәхрүм ителәләр икән (ашау-эчү, кием-салым, торак һәм, ниһаять, эш турында әйтәм мин), андый хөкүмәтнең поты бер тиен…
Бу «көфер сүзләр» нең хуҗаларга бик үк ошап бетмәвен ул үзе үк сизенде, ахрысы, сүзне икенчегә борды.
Камил, уенын-чынын бергә кушып, Гөлбануны танымавын әйтте.
– Шулкадәр гомер үттемени соң? Һай, бу вакыт дигәнең! – дип уфтанып куйды.
Гөлбану оялуыннан нишләргә белмәде, утта янгандай кызарды. Камил абыйсын да әйтер иде. Үзе утны-суны кичкән кеше, ә үзе кешене җир тишегенә кереп китәрдәй итеп оялта.
Ул гынамы әле, китәргә кирәк дип саубуллашканда, шундый итеп карап алды, Гөлбану нәрсә дип уйларга да, нигә юрарга да белмәде.
Ә инде икенче тапкыр килгәндә, Камил абыйсы бер егет тәиярткән иде. Егете чибәр, буй-сынга да шәп. Кайсыдыр заводта тимерче булып эшли икән. Бөтен килеш-килбәтеннән типсә тимер өзәрлек икәнлеге әллә каян сизелеп тора. Куллары зур, көрәк кадәрле. Ә үзе яшүсмер малайлар кебек оялчан, сүзгә дә бик тартынып кына кушыла, анда да «әйе», «юк» кебек кыска сүзләр генә кыстыргалап куйгалый. Нәкъ шундыйлар турында «бала җанлы пәһлеван» диләр.
– Менә таныш булыгыз, – диде Камил, егеткә күрсәтеп. – Ул да – безнең якташ…
Егет, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, бер мәлгә югалып калды. Аннары бурлат кебек кызарды, бары тик шуннан соң гына:
– Без инде танышлар… – дип әйтә салды.
Барысы да аптырап калдылар. Егет исә, оялчан елмаеп, иң элек Миңлегөлгә карап:
– Сезнең әле мине әллә ничә кат тиргәгәнегез дә булды, – диде.
Гөлбануның әнисе, хәтерләмим, кайчанрак булды икән соң андый хәл дигәндәй, иңбашларын сикертте.
Ул арада егет, читтәрәк торган Гөлбану ягына ым кагып, тагын да мәзәгрәк сүз әйтеп куйды:
– Ә Гөлбануның… хәтта колагымны борганы да бар…
Бар да рәхәтләнеп көлешеп алдылар. Гөлбану гына оялуыннан күзләрен кая яшерергә белмәде.
Соң бу бит теге тыкрык башында торган Низам исемле усал малай лабаса! Күр инде, ничек үзгәргән. Менә кайчан ул чыннан да алыштырып куйгандай булган… Бер акыл иясе: «Кешенең холкы, хәтта килеш-килбәте, үз-үзен тотышы җиде елга бер тапкыр үзгәрә», – дигән. Бу сүзләрдә хаклык бардыр, күрәсең. Тәртипсезләнеп, шәләй-вәләй йөргән бер малай әнә ничек үзгәргән, бөтенләй икенче кешегә, кыяфәтеннән ашкыну һәм ихтыяр көче бөркелеп торган, сокланып туймаслык егеткә әверелгән. Нәкъ шундыйларга карата инде «акыл кергән», «акылга утырган», «акыл теше чыгарган» дип әйтә торганнардыр.
Читать дальше