Авылда вакытларын исенә төшереп куйды Сабирҗан: урак өсләрендә җилкә аша селтәнеп учма салган чаклары, ындыр табакларында берсеннән-берсе уздырырга теләгәндәй чабагачларны җил уйнатып «дөпе-дөпе» китереп иген суккан вакытлары, ат җигеп йөргән чорлары үзәкләрне өзеп, йөрәкләрне өтәләп, сагындырып куйды…
Иң түрдә сыңар тәрәзәсе белән ишегалдына караган кечкенә өй тора. Хәмит шушы өй турында әйткәндер инде, дип уйлап куйды Сабирҗан. Беренче карашка ул мунчаны хәтерләтә. Ләкин аның мунча түгеллеген Сабирҗан шунда ук төшенеп алды. Чөнки шуның артында ук, алмагачлардан бераз читтәрәк, әйләндермәле кое янында, яңа салынган мунча күренә. Мунча янындагы ачык урында берничә баш умарта да бар.
Каралты-кураны кабат күздән кичергәннән соң: «Әйе, көч түкмичә, бил бөкмичә, монда да әпәй ашый алмассың…» – дип уйлап куйды Сабирҗан.
Ачның күзе икмәктә дигәндәй, Сабирҗан яңадан түрдәге кечкенә өйне караштыра башлады. Яшерен-батырын түгел, Сабирҗанның күңеленә бик хуш килгән бу нәни өй янында гына караңгы тыкрыкка чыга торган тагын бер капка бар. «Хезмәтчеләр капкасыдыр…» дигән нәтиҗә ясады ул үзенчә.
Сабирҗан бер-ике тапкыр инде үзенең килгәнлеге турында хәбәр салырга, ишегалдына керергә омтылыш та ясап карады. Әмма капка бусагасы аша атлап керергә кыюлыгы җитмәде. Әле дә ярый шулчак баскычлар астындагы зур ишектән, кулына елкылдап торган таш савыт тотып, бер хатын килеп чыкты.
Сабирҗан үзенең капка төбендә торганлыгын белдерү нияте белән җәһәт кенә тамак кырып, тавыш биреп куйды. Хатын туктады, ярым ачык капка артында торган Сабирҗанны баштанаяк күздән кичерде. Аннары, бу вакытлы-вакытсыз йөргән кешенең әллә ни шикләнерлек урыны юклыкка төшенгәч, бернинди тартынусыз-нисез:
– Сезгә ни кирәк?.. – дип сорады.
Сабирҗан, әйтәсе сүзен әйтеп өлгерә алмаудан курыккан кеше сыман ашыгып:
– Мине… мине чакырганнар иде, – диде.
– Кем чакырды?
– Хәмит чакырды… Күрәсе иде үзен.
Хәмит исемен ишетү белән, бу таза хатынның, бәлки, кырыслыгы кимер, йөзе ачылып китәр дип көткән иде Сабирҗан. Юк, ачылмады. Болай да ачулы йөзе тагын да кырысланды. Аннары ул:
– Хәзер… – дип әйтте дә әле генә чыккан ишектән кире кереп китте.
Күп тә үтмәде, шул ук ишектән Хәмит килеп чыкты. Аның әле генә табын яныннан кубып чыкканлыгы күренеп тора иде. Авызындагы ризыгын чәйнәп йоткач, калын иреннәрен сөртте дә:
– Ә-ә!.. Килдең дәме, якташ? Бик яраган… – диде.
Ул әле генә җелекле сөяк кимергән булса кирәк. Мыек чылгыйларына, эренгә охшап, майлы ит кисәкләре эләгеп калган. Ансыз да калын, итләч һәм һәрвакытта да юешләнеп торган иреннәре җете кызыл булып янып тора. Һаман да нәрсәдер чәйнәгәндәй итеп, төк баскан яңак сөякләрен уйнатып алды да сыңар учы белән яман каты итеп иреннәрен сыпырып сөртте. Сабирҗан, аның бераз алгарак чыгып төртеп торган юеш иреннәренә карап алу белән, ирексездән авылдашының тагын Шулпалы авыз дигән кушаматы барлыгын исенә төшерде. (Шулкадәр туры китереп кем кушкандыр, аты коргыры!) Сабирҗан тагын: «Әле дә ярый авылдашының әлеге кыяфәтен Миңлегөл күрмәде, югыйсә, ялый-ялый тәлинкә ярган, дип нәкъ менә шундыйлар турында әйтәләр инде, дип төрттермичә калмас иде» дигән уй чагылып китте.
Сабирҗан кирәкмәгән уйларны тизрәк башыннан чыгарып ташларга булды.
– Мин инде бая ук килгән идем… – диде ул. – Керергә кыймыйчарак торам.
– Бик мач килдең әле… Югыйсә байбикә каядыр китәргә җыена иде бугай… – Хәмит ак төшкән күзен чак кына кысып, сары тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте дә ишегалдына күрсәтте: – Әнә… теге мин сиңа әйткән өй шул була инде.
– Хәзер кемнәр соң анда?..
Хәмит, сорауга туры җавап бирмичә, теләр-теләмәс кенә:
– Бүген-иртәгә олагалар алар… – дип әйтте.
Хәмит кашларын җыерды һәм, бик әһәмиятле сүз башларга җыенгандай, кулын Сабирҗанның җилкәсенә салды.
– Әйдә әле, якташ… Аяк өстендә хаклык юк, ди. Чак кына гәп сатып аласы, дөресрәге, кисәтеп куясы сүзләр бар иде, – дип, Сабирҗанны лапаслар ягына борды, әмма бөркәү астына кергәнче үк сүзгә кереште. – Алай-болай ни өчен авылдан киттегез дип сораса-нитсә, каушап каласы булма… Аннары авызыңны чамалап ач. Сезнең ни өчен… шулай ук ничегрәк киткәнлегегез турында мин бит ишеттем…Шулай ук минем турыда да сүз куертасы булма. Телеңне теш артында тотуың хәерлерәк булыр. Шуны бел: иске гөнаһларның күләгәсе озын була, ди. Ишетсен колагың. «Белмим» сүзе күп бәладән коткара… Иң яхшы – теш агартмау, онытылып китеп сүз белән мавыкмау… Киләчәктә дип әйтүем. Хатыныңа да башта ук кисәтеп куй… Югыйсә хатын-кыз кайчак белгәненнән дә күбрәк сөйләнеп ташлаучан була. Аңладыңмы? Шуны бел: безгә, туган, исергәндә дә акылны җуярга ярамый. Бу турыда кабат кисәтеп торасы булмасын. – Аннары кинәт кенә сүзне уен-көлкегә борырга теләгәндәй өстәп куйды: – Үзең беләсең ич инде, туган… Чит-ят җиргә нужа куа безне… Нужа!
Читать дальше