– Ярар, күрербез, – диде байбикә. – Атны атланганда түгел, иярдән төшкәндә мактыйлар.
– Ышандыра алам сезне…
Байбикә Хәмитнең сүзләренә бөтенләй игътибар итмичә әйтте:
– Менә шул. Бездә эш күп булыр. Эшкә мохтаҗлык булмас… Тиешенчә хезмәт итсәгез, ачтан үлмәссез. Күреп торасыз, эшләмичә генә ашап ята торган заман түгел хәзер…
– Бик беләбез… – дип куйды Сабирҗан.
Байбикә сүзен түгәрәкләргә җыенган кеше сыман дәвам итте:
– Алайса шул. Мин жалуния-фәлән билгеләп тормыйм. Киләчәктә күз күрер… Тагын шулкадәресен әйтә алам: ачтан үлмәссез, баш очыгызда түбә булыр…
Сабирҗан, рәхмәт йөзеннән генә булса да, сүз кыстырып куюны кирәк тапты:
– Без инде әллә нәрсәгә өметләнмибез дә. Җанны асрый алсак, шул бик җиткән.
Байбикә аны бүлеп, хатыны турында да сорап куйды:
– Тазамы? Сау-сәламәтме?..
– Ходайга шөкер, хәзергә таза-сау…
Хәмит тә, эшнең җайга салынуын күреп, сүзгә кушылды:
– Хатынымы?.. Һәй, аның хатыны! – диде ул, телен тыя алмыйча. – Авылда бер кыз иде. Иң сылу, иң гүзәл… Менә инде…
Байбикә аны кырыс кына бүлде:
– Татарга тылмач кирәкмәс, кысылмыйча гына тор әле… Мин бит кәләш сайламыйм. Шулай ук кәнизәк-җария дә сатып алырга җыенмыйм… – Аннары Сабирҗан ягына борылып, сорау артыннан сорау бирә башлады:
– Балаларыгыз бармы? – дип сорады.
– Юаныч өчен бер бала үстерәбез…
– Димәк берәү генә?
– Берәү генә.
– Анысы яраган. Югыйсә хәерчене бала басучан була.
– Юк-юк! Берәү генә…
– Кыз баламы, ир баламы…
– Кыз бала.
– Кыз бала булуы да ярый. Кыз бала анага якынрак та, мәрхәмәтлерәк тә була.
– Кыз бала…
– Зурмы?
– Җиденче яше китте…
– Ярар. Биштән үткән, бишектән чыккан икән…
Байбикә, ахак кашлы калын-калын алтын йөзекләр белән бизәлгән кыска бармаклы куллары белән кәнәфи култыксаларына таянып, урыныннан торды. Эше дә мәгълүм булды: абзар-кура, йорт-каралты тулысынча аның карамагына тапшырылачак икән. Сабирҗанга бүген үк кичен хатыны белән килеп күренергә кушып, сүзен бетерде.
Хәмит авылдашын озата чыкты. Сабирҗан сөенергә дә, көенергә дә белмәде. Һәм сүз югында сүз булсын дигән кыяфәт белән Хәмит ягына борылып, читенсенеп кенә сүз катты:
– Әллә, димен, берьюлы хуҗаның үзе белән дә сөйләшәбезме?
– Хәзер, туган, аның белән сөйләшеп-нитеп торуның кирәге калмады. Монда, бая әйткәнемчә, Әби патша хуҗа. Дивана әйтмешли, сам хәҗәин, сам хуҗа ул… Хе-хе!..
– Татулыклары юкмы әллә?
– Бу турыда син сорама, мин әйтмим. Ирексезләп бер богауга богауланган ерткычлар кебек яшиләр шунда… – Аннары сер әйтергә теләгәндәй өстәде: – Тамагың тук, өстең бөтен булсын дисәң, син аның менә монысы белән тату булырга тырыш. Калганы ал да гөл булыр… Ә мин эшне җайга салдым… Рәтләдем! Хе-хе…
Хәмит, аңладыңмы дигән кебек итеп, кабат Сабирҗанның касыгына төртеп алды. Шунда ук ул зәгыйфь күзен кыскалап, кулларын угалап алды. Гаять зур эш башкарды, аяк ялы дигән нәрсә булса мишәйт итмәс иде, янәсе.
Сабирҗан да томана түгел, аның мәгәрич өмет итүен бик яхшы аңлады. Тик нишләмәк кирәк, кесә такыр. Һай, шул акча юклыгы!..
Сабирҗан акланырга теләгән кеше сыман итеп сөйләнеп алды:
– Мин, Хәмит туган, синең бу яхшылыкларыңны үлгәндә дә онытмам…
– Ничава!.. – дигән булды тегесе. – Бай бай өчен тырышыр, ярлы ярлыга булышыр диләрме әле? Без бит үз кешеләр, бер килешербез әле… Анысы хәзер үк берәр касә капканда яраган булыр иде булуын, – дип өстәп куярга да онытмады.
– Кич килгәндә берәр нәрсә юнәтергә тырышырмын, – диде Сабирҗан.
– Булмаслык булса, бик көчәнмә, бер җае чыгар әле.
Шунда шаярткан сыман итеп:
– Әйдә, авылдаш, берьюлы хуҗалыгың белән дә таныштырыйм инде… – дип куйды.
Ай-һай шыксыз иде әлеге елмаю, күрмәс өчен әллә ниләр бирерлек иде.
Алар тезелеп киткән аран-лапасларга кереп танышып йөри башладылар. Танышкан саен йорт-каралтының зурлыгына кабат исләре-акыллары китте Сабирҗанның. Әйе, дип уйлады ул, монда кәҗә майларың чыгасы бар икән әле…
Иң әүвәл тарантас лапасы, бөркәү астына керделәр. Монда өеп куелган төрле чаналарның, арбаларның бер дә исәбе-хисабы юк иде. Әнә ике-өч тарантас тора. Алар әзер, җик тә чыгып кит. Кырыйда йөк арбасы, ә стена буенда өсте-өстенә төрле чаналар өеп куелган. Әнә кошёвка, берәү генә дә түгел, икәү-өчәү. Шундук ябык чана (кибитка). Аннары баз өстенә күчтеләр. Монда да тупланган әйберләрдән шайтан аягын сындырырлык. Баз авызы янында ук ит чаба торган имән кискә. Шундук зур үлчәү. Янына төрле зурлыктагы герләр тезеп куелган. Матчага җиз тәлинкәле бизмән эленгән. Бер кырыйда кисап-киле тора, ике-өч төрле кул тегермәне. Ипләбрәк карасаң, тире иләү җайланмаларына кадәр бар монда.
Читать дальше